Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
| Телефон: | +7(855)523-07-27 |
| E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
| Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 89 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
Русча да яхшы бел... 21.10.2016

Бүгенге көндә милли балалар бакчаларында Татарстан Республикасы дәүләт телләренә өйрәтү укыту методик комплектларга нигезләнеп алып барыла. Бакчабызда балаларны рус теленә Эльвира Рафис кызы өйрәтә. Аның шөгыльләрен балалар бик яраталар, көтеп алалар. Уртанчылар төркеменә йөрүче балалар ике ай вакыт эчендә шактый гына сүзлек запасы тупларга да өлгергәннәр инде. Уртанчылар В төркеме әти-әниләре рус теленә өйрәтү эшчәнлегендә "кунак булып", балаларның ничек шөгыльләнгәннәрен күзәтеп киттеләр.
-
Азкомплектлы балалар бакчаларында сөйләм үсеше эшчәнлеген оештыру 20.10.2016

1нче санлы балалар бакчасына караган база балалар бакчаларының чираттагы утырышы Яңа Кормаш мәктәпкәчә белем бирү оешмасында үтте. Тәрбияче Нуртдинова Ләйсән уртанчылар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә рус теленә өйрәтү эшчәнлеге һәм театральләштерелгән тамаша күрсәтте. Азкомплектлы балалар бакчаларында сөйләм үсеше эшчәнлеген оештыруның нәтиҗәле юлларын эзләү буенча эшлекле сөйләшү булды.
-
Яфраклар атналыгы 10.10.2016

Сары, сары, сап-сары
Агачның яфраклары.
Җил исә, ява яфрак -
Көзнең матур чаклары.
Оча яфрак, уйный яфрак,
Һаваларда әйләнеп.
Бүген, бүген, бүген, бүген
Яфракларның бәйрәме.
Көз көне бәйрәм итәрлек вакыйгалар бик күп. Бар табигать алтын сары төскә керә - "Алтын көз" бәйрәме үткәрәбез, күп уңыш җыеп алабыз да - "Уңыш бәйрәме" үткәрәбез. Көз безгә бит алтын матур яфраклар да алып килә. Ә нигә соң "Яфраклар бәйрәме" үткәрмәскә? Җәй буе бар табигатьне матурлап, бар дөньяны яшеллеккә күмеп утырган яфраклар моңсу гына җиргә коелалар. Ә безнең алар өчен моңсуланырга ирек бирмичә ниндидер бәйрәм үткәрәсе килде. Уйладык, уйладык та үткән атнада, ягъни 3нче октябрьдән 7сенә кадәр "Яфраклар атналыгы" үткәрергә булдык. Атналык дәвамында балалар әти-әниләр белән бергәләп яфраклардан кул эшләре, оригиналь паннолар, гербарийлар ясадылар. "Көзге төсләр" фотоконкурсында катнаштылар, паркларга экскурсия вакытында төрле агачларны, яфракларны күзәттеләр. Кыскасы, атна бик күңелле, эшлекле үтте. Марданова Айгөл Дамир кызы "Яфраклар атналыгы"на нәтиҗә ясап һәр номинациядә үз эшләре белән катнашкан балаларга мактау грамоталары тапшырды.
-
Бәйрәм белән! 05.10.2016

Көзнең күркәм, ямьле бәйрәмнәренең берсе - Укытучылар көне. Ул күп илләрдә билгеләп үтелә. Бүген районыбызның мәдәният йортында гадәттәгечә мәгариф хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр. Алар арасында бакчабыз хезмәткәрләре дә бар. Шарапова Фәрсия Фәһим кызы Район Мәгариф идарәсенең мактау грамотасына, Сабирова Эльвира Рафис кызы Район башлыгы мактау грамотасына лаек булдылар. Аларны бу уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә тагы да югарырак үрләр яуларга язсын!
-
Көзге өмәләр гөрли... 30.09.2016

Бүген, 30 сентябрь көнне районкүләм өмә булып узды. Чарада бакчабыз хезмәткәрләре дә актив катнаштылар. Балалар бакчасы тирәли миләш агачлары утыртып районыбызны яшелләндерүгә үз өлешләрен керттеләр.
-
Милләтләр кроссы - 2016 26.09.2016

25 нче сентябрь көнне районыбызда "Милләтләр кроссы - 2016" спорт чарасы үтте. Кросста барлык мәгариф оешмалары да актив катнашты. Безнең балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Мисбахов Данияр үз яшьтәшләре арасында беренче урынны яулады. Бакчабыз хезмәткәрләре дә сынатмадылар . Үз категорияләрендә Аминова Резеда 2 урыннны, Сафина Чулпан 3 урынны яуладылар. Җиңүче хезмәттәшләребезне чын күңелдән котлыйбыз!!!
-
Белем бәйрәме белән!!! 01.09.2016

Җылы көннәре, яллары белән күңелле җәй артта калды. Белем бирү учреждениеләрендә бүген янә кыңгырау тавышы яңгырады. Бакчабыз җәйге ялларга туктамаса да, бүген ниндидер җанлылык сизелә. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм тәрбияче апалары Эльвира Рафис кызы бакчабызның барлык хезмәткәрләрен һәм башка төркем балаларын бәйрәм белән котларга телиләр икән! Аларның котлавына без дә кушылабыз - яңа уку елында яңадан-яңа идеяләр, иҗади уңышлар, сәламәтлек телибез!!!
-
"Ишек алдым - гөлбакча" 29.08.2016

Районыбызда ел саен мәгариф учреждениеләре, оешма-хуҗалыклар, шәхси хуҗалыклар арасында "Ишек алдым - гөлбакча" конкурсы үтә. Бүген әлеге конкурска йомгак ясалды. Мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү оешмалары арсында безнең балалар бакчасының чәчәклекләре 2 урын, ә чәчәкләрдән ясалган "Бала белән күбәләк" композициясе 3 урын яулады.
-
«Балалар бакчаларында тәрбия һәм белем бирүнең сыйфатын күтәрүдә телләр өйрәтүнең моделе» 25.08.2016

Мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсендә "Балалар бакчаларында тәрбия һәм белем бирүнең сыйфатын күтәрүдә телләр өйрәнүнең моделе" темасы астында конкурс үтте. Безнең балалар бакчасының эше 1 урында. Бакча хезмәткәрләрен әлеге җиңү белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
"Милли киемле курчаклар" 25.08.2016

Бакчабыз тәрбиячеләре районкүләм үткәрелгән "Милли киемле курчаклар" күргәзмәсендә катнаштылар. Үз куллары белән тегелгән рус, татар, башкорт, мари, чуваш, удмурт киемле курчакларга күпләр сокланып үттеләр.








