Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
E-Mail: | kirovschool@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 82 учащихся и 30 воспитанников |
У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
Әниләр көне уңаеннан 23.11.2016
Республика күләмендә ноябрь аеның соңгы якшәмбесе Әниләр көне дип билгеләнеп үтелә. Шул уңайдан мәктәптә бу атна тулысы белән Әниләребезне олылау, хөрмәтләү атнасы дип игълан ителде. Һәр класс Әниләребезне классларга чакырып бәйрәм бүләге ясый-чәй табыны әзерли, концерт программасы тәкъдим итә.
-
Бәйгеләргә әзерлек
19.11.2016
Башлангыч классларның барлык укучылары да "Әни-бу бәхет!", "Бозда шуу кагыйдәләре" темасына рәсем эшләделәр. 21 ноябрь көнне иң-иңнәренең эшләре район күләмендә конкурска тәкъдим ителәчәк.
-
Көрәш бәйгесендә
18.11.2016
18 ноябрь көнне районда көрәш ярышы булды. Физкультура укытучысы Булат Робертович җитәкчелегендә мәктәптән 9 укучы катнашты һәм уңышлы гына чыгыш ясады.
-
Мәктәптә-математика атналыгы
14.11.2016
14-19 ноябрь көннәре мәктәптә математика атналыгы дип игълан ителде. Атналыкны ачканнан соң 5-11 класслар арасында викторина үткәрелде, 4-9 класс укучылары математика фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасында катнашты (2 тур), 9-11 класс укучылары күренекле математиклар тормышыннан кызыклы вакыйгалар белән таныштылар, "Иң көчле математик" конкурсы, 5-8 класслар өчен КВН оештырылды. Укучылар бу атналыкта эзләнделәр, фикерләделәр, чиштеләр, белемнәрен тагын да тирәнәйттеләр, алар укытучылары Имамова РузиләХаҗип кызы һәм Вәлиев Рәхимҗан абыйларына бик рәхмәтле.
-
Олимпиадаларга әзерлек 11.11.2016
БДИ, БРТ белән беррәттән укучыларның район олимпиадаларына катнашу вакытлары да килеп җитте. Мәктәптә дәресләрдән соң - кичке якта олимпиадаларга, БДИ, БРТ әзерлек бара.
-
Тиздән-Әниләр көне
10.11.2016
Мәктәптә Әниләр көненә әзерлек эшләре бара. 9 класс укучылары "Әниләрнең бөеклеген яши-яши аңлыйбыз" мәктәп газетасын чыгаруга материаллар туплыйлар, "Әтиләр советы" белән мәктәп егетләре , әниләр һәм кызларга бәйрәм кичәсе әзерләргә җыеналар.
-
Сәнгать мәктәбендә 09.11.2016
Бу атнада дирекция тарафыннан сәнгать мәктәбенең эш тәҗрибәсе өйрәнелде.
Сәнгать мәктәбенең баян классына 6 укучы йөри, вокал- 2 , вокаль ансамблена- 12 , солфеджиода- 8 укучы белем ала. Җитәкчесе- Заһитова Илсөя Индус кызы. Хәзерге вакытта укучылар Ләбиб Лерон иҗаты буенча җырлар өйрәнәләр.
Бию классының чыгарылыш төркемендә - 7 укучы, 2 төркемдә - 7укучы шөгыльләнә. Җитәкчесе- Идрисова Роза Фәрит кызы. Хәзерге вакытта 30 ноябрь көнне үтәчәк бию конкурсына әзерлек бара.
Рәсем классының 1 төркемендә 3 укучы, 2 нче төркемендә 7 укучы шөгыльләнә. Җитәкчесе - Латыйпов Филүс. Укучылар Әниләр көненә багышлап иҗади эш әзерлиләр.
-
Ләбиб Лерон юбилеена әзерлек 03.11.2016
Ноябрь ае безнең мәктәбебез өчен бигрәк тә куанычлы һәм җаваплы ай булып тора. Чөнки якташыбыз Ләбиб абый Леронның 55 еллык юбилее. Шул уңайдан мәктәптә әзерлек эшләре бара. Укучылар иҗатын тагын да тирәнтен өйрәнәләр, әсәрләрен укыйлар, шигырьләрен ятлыйлар.
Шул уңайдан мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Н.М.Җиһангирова Ләбиб Леронның туганнары Асия апа һәм Рөстәм абый Шәйхразиевларда булып кайтты. Шагыйрьнең балачак, үсмер, яшьлек вакыты чорларын искә төшерделәр, фотоларын барладылар.
-
БРИ га әзерлек 03.11.2016
Каникулда районда, мәктәптә 9, 11 класс укучыларының кызу эш өсте вакыты булды. Укучылар рус теле, математика фәннәреннән алдан биреп карау имтиханын тапшырдылар. Мәктәптә укытучылар тарафыннан сайлап алу имтиханнарына да консультацияләр оештырыла.
-
Шома бас бәйгесе 01.11.2016
"Шома бас" район бәйгесе авылыбызда 1 ноябрь көнне үткәрелде. Ул көнне балалар бакчасы балаларыннан башлап, өлкәннәргә кадәр биеде. Бәйгегә жюри комиссиясе тарафыннан югары бәя бирелде.