Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
E-Mail: | kirovschool@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 82 учащихся и 30 воспитанников |
У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Чисталык айлыгы 04.05.2017
1 майдан 31 майга кадәр районыбыз буенча Чисталык айлыгы дип игълан ителде. Шул уңайдан укучыларыбыз да читтә калмый, җирлегебезгә ярдәм итә - юл буйларын, басуларны чистарту, мәктәп яны территориясен чүптән арындыру өмәләрендә актив катнаша.
-
Туган тел көне 26.04.2017
26 апрель көнне мәктәбебездә зур чара үтте. Чараны мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Н.М.Җиһангирова әзерләде. "Язлар безгә Тукай белән килә "дип исемләнгән 5-8 класслар арасында әдәби викторинаүткәрелде. Укучылар тарафыннан Тукай шигырьләре, җырлары, Татар театрына багышланган шигыр ьләр, Г.Тукайга багышланган шагыйрьләребезнең иҗатлары яттан сөйләнде. Авылыбыз китапханәчесе Энҗе Фасил кызы Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча күзәтү ясады. Чара Г.Тукайның "Туган тел" шигыре белән тәмамланды.
-
Туган тел атналыгы 24.04.2017
24-29 апрель көннәре мәктәбебездә Туган тел атналыгы дип игълан ителде. 24 апрель көнне 9 класс укучылары татар теленнән районда БРТ тапшырдылар. 25 апрель көнне 1-11 класс укучылары катнашында шигырь бәйгесе үтте.
-
Мигъраҗ кичәсендә 22.04.2017
22 апрель көнне авылыбызның мәдәният йортында урнашкан китапханәдә Мигъраҗ кичәсе үткәрелде. Мәктәбебездән 5-6 класс кызлары да чакырулы иделәр. Авылыбыз китапханәчесе Сибгатуллина Энҗе Фасил кызы оештырды аны. Авылыбызның ак апасы, остазбикә Әфүзә апа бу көн турында тирән эчтәлекле вәгазь сөйләде. Коръән укырга өйрәнгән 8 апабызга Шәһадәтнамәләр дә тапшырылды. Роза апа Шәйхелмәрдәнова моңлы тавышы белән мөнәҗәтләр укыды. Укучыларыбыз шигырьләр сөйләделәр. Кичә тирән эчтәлекле һәм тәрбияви төстә үтте.
-
Өмәдә 22.04.2017
22 апрель җирлегебездә Өмә көне дип игълан ителде. 2 дәрес укыганнан соң мәктәп укучылары тирә-юньннәрне җыештырырга, чүптән арындырырга өмәгә чыктылар.
-
"Гомер бик кадерле!" 21.04.2017
20 апрель көнне "Гомернең кадерен белик!" дип исемләнгән ачык класс сәгате үтте. Анда авылыбыз фельдшеры Фатыйхова Люция апа чакырылган иде. Ул укучыларга сәламәтлекнең кадерен белү, аны саклау, язгы чорда баш калкытучы йогышлы авырулар турында хәбәр итте.
-
Җирлек хуҗасы белән очрашу 21.04.2017
21 апрель көнне мәктәбебезнең югары класс укучылары җирле узидарә рәисе Гафуров Айваз Әбсогет улы белән очрашу үткәрделәр. Җирлекнең, мәктәбебезнең киләчәге, аның проблемалары хакында сүз барды. Укучылар кызыксынган сорауларына да җаваплар тапты.
-
Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы 20.04.2017
17-22 апрель көннәре районыбызда "Язгы мәрхәмәтлелек аталыгы" дип игълан ителде. Шул уңайдан мәктәбебез укучылары билгеләнгән ялгыз әби-бабайларга, авылыбыз уртасында торган һәйкәлгә шефлык оештырдылар.
-
Компьютерда кунакта 19.04.2017
19 апрель көнне "Госуслуг порталы-безнең дус һәм ярдәмче" исеме астында укучылар тарафыннан өлкәннәребезгә аңлату эшләре алып барылды.
-
Музейда 18.04.2017
18 апрель көнне башлангыч класс укучылары үзебезнең мәктәбебездә урнашкан Туган якны өйрәнү музеенда булдылар.