Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
E-Mail: | kirovschool@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 82 учащихся и 30 воспитанников |
У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 ( 87 ) 88 89 90 >>
-
Укучыларыбыз М.Ш.Шәймиев музеенда 25.01.2017
25 январь көнне мәктәпнең башлангыч -3-4 класс укучылары класс җитәкчеләре Шайхелмарданова Н.А. һәм Сәләхова Л.Х. белән районыбызның Әнәк авылында урнашкан Республикабызның беренче президенты М.Ш.Шәймиевның музей йортында булып кайттылар. Райондашыбызның юбилей көннәрендә оештырылган бу экскурсия укучыларга икеләтә истәлекле вакыйга булып күңелләренә кереп калачак.
-
Психологлар укучылар һәм ата-аналар белән 21.01.2017
17 январь көнне АСШ №1 мәктәбе психологы Зөһрә Хабибуллина укучылар һәм ата-аналар белән берлектә психологик тренинг уздырды. Укучыларга киңәшләр бирде, алар белән бергә-бер эчкерсез сөйләшү үткәрде.
-
Укытучыларыбыз- бәйгедә 21.01.2017
Мәктәбебездән "Ел укытучысы-2017" бәйгесендә музыка укытучысы Заһитова И.И. катнашты.
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының бәйгеләре Теләкәй төп гомум бирү мәктәбендә үтте. Мәктәбебездән анда Җиһангирова Н.М. катнашты һәм лауреат исеменә лаек булды.
-
9, 11 класс укучылары- белем илендә 21.01.2017
21 январь көнне 9 класс укучылары мәктәптә математика фәненнән биреп карау имтиханын тапшырдылар, ә 11 класс укучылары бу имтиханны Актанышта тапшырды.
-
Минзәләләр- кунакта
14.01.2017
13 гыйнвар көнне мәктәбебезгә Минзәлә авыл хуҗалыгы техикумыннан вәкилләр килеп, 9,11 класс укучылары белән очрашу уздырдылар. Техникумга кабул итү имтиханнары, торак шартлары, уку бүлекләре белән таныштырдылар.
-
Йолдызлыкка әзерлек 14.01.2017
Бу атнада Йолдызлык бәйгесенә әзерлек башланды. Заманча биюләр карау, вокаль ансамльләргә җырлар табу, алып баручыларга сүзләр, клип төшерү буенча фикерләр тыңланды.
-
Бәйгеләрдә-җиңәргә 14.01.2017
9 гыйнварда башланып киткән уку атнасы сизелми дә үтеп китте. Чөнки уку белән беррәттән укытучылар, укчыларның иҗади якын килеп үзләренең осталыкларын күрсәтү, бәйге-конкурсларда катнашулары башланып китә. Мәктәбебездән "Ел укытучысы-2017"бәйгесендә музыка укытучысы- Заһитова И.И., "Ел класс җитәкчесе"бәйгесендә башлангыч класс укытучысы Гиздуллина А.Ф., "Тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы җитәкче " бәйгесендә Җиһангирова Н.М., "Шәхес тәрбияләү"-педагог-организаторлар бәйгесендә Магданова Г.Х. катнашачаклар.
-
9 класста-ата-аналар җыелышы.
10.01.2017
5 гыйнвар көнне 9 класс укучыларының ата-аналар җыелышы булды. Мәктәп директоры Гөлназ Сәгыйтьҗан кызы җитәкчелегендә укытучылар коллективы- татар теле, математика, рус теле фәне, сайланма фән укытучылары катнашындагы бу җыелыш ата-аналар өчен үз балалары хакында уйланырга бик кирәкле очрашу булгандыр дип уйлыйм. Класс җитәкчесе Резеда Фердинантовна ата-аналарны чирек нәтиҗәләре белән таныштырса, укытучылар үз фәннәре буенча алынган ОГЭ, БРТ нәтиҗәләре белән таныштырдылар. Җыелыш бик үтемле, оешкан төстә үтте.
-
Хакимият елкасында 10.01.2017
6 гыйнвар көнне мәктәбебезнең спорт, сәнгать, уку, хезмәт өлкәсендә уңышка ирешкән укучылары - Сибгатуллина Алисә, Гардиев Айваз, Карамуллина Юлия, Шарифуллин Нафис район хакимияте оештырган елкада булып кайттылар.
-
"Костер" да эш гөрли 10.01.2017
Мәктәбебезнең узидарә советы рәисе һәм члены- Ганиева Рәйхан, Амирова Гөлнар 23-25 декабрь көннәрендә Казан шәһәренең "Костер" лагерында узидарә эшчәнлеге буенча белемнәрен күтәреп кайттылар. Кызларыбызга лагерь бик ошаган, аның хакында мәктәп линейкасында укучыларга җиткерделәр.