Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
E-Mail: | kirovschool@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 82 учащихся и 30 воспитанников |
У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
Бию-мәйдан 09.12.2016
Район буенча үткәрелгән "Бию-мәйдан" дип исемләнгән бию бәйгесендә мәктәбебезнең сәнгать мәктәбе укучылары "Кубанский танец" белән районда 2 урынны, Мари халык бию белән дә 2 урынга ия булдылар.Район хакимиятенең Дипломы һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр.
-
Яңа елга әзерлек 09.12.2016
Мәктәбебездә кызу эш өсте. Район буенча җибәрелгән контроль эшләр, олимпиадалар, ОГЭ, ЕГЭ га әзерлек консультацияләре һәм дә якынлашып килүче Яңа елга әзерлек башланды. 6 класс укучылары мәктәп газетасына материаллар туплый, 7 класс укучылар Яңа ел сценарийсы яза, кечкенәләр кием-маска әзерлиләр, шигырь-җыр кабатлыйлар, узидарә советы укучылары бәйрәм лотерея билетлары тәкъдим итәләр.
Хоккей мәйданчыгында да күп эшләр эшләнде. Һәр класс график нигезендә мәйданчыкны чистартып торды. Боз катырылды. Хәзер инде укучыларыбыз буш вакытларында рәхәтләнеп тимераякта шуарлар дип уйлыйбыз.
-
Бию конкурсында 03.12.2016
Район күләмендә оештырылган "Бию-мәйдан" бию конкурсының зона туры 2 декабрь көнне безнең җирлектә үтте. Балалар бакчасы, мәктәп укучылары, укытучылар коллективы һәм авыл яшьләре яхшы әзерлек белән сәхнәдә чыгыш ясадылар.
-
Без-начар гадәтләргә каршы! 02.12.2016
Мәктәбебездә "Без- начар гадәтләргә каршы" темасы астында класс сәгатьләре үтте. Бу акциядә барлык класслар да актив катнашты.
-
Спид-юк! 02.12.2016
Спидка каршы көн уңаеннан Россия 24 каналыннан ачык чара күрсәтелде. Чарада барлык укучылар да катнашты.
-
1 декабрь- Спидка каршы көрәш көне 01.12.2016
1 декабрь - Спидка каршы көрәш көне уңаеннан мәктәптә " Мөстәкыйль балалар" группасы укучылар арасында анкета алу, җырлы-биюле уеннар, рәсем конкурсы оештырды.
-
Мәктәбебездә-ярминкә 01.12.2016
1 декабрь-Мөмкинлекләре чикләнгәннәр көне уңаеннан мәктәбебездә Ярминкә уздырылды. Һәр класс тәмле ризыклар пешереп алып килеп, иптәшләренә, укытучыларга тәкъдим итте. Аннан җыелган акчага мөмкинлекләре чикләнгән 13 кешегә күчтәнәч пакеты тутырылачак.
-
Күңел җылысын биреп 30.11.2016
Мәктәбебездә бу көннәрдә Пучы Картлар йортында тәрбияләнүче абый-апалар өчен укучыларыбыз күңел җылыларын биреп ярдәм йөзеннән оекбаш, башмак, перчатка, бияләй, шапка-шарф кебек кирәкле әйберләр әзерләделәр.
-
Ләбиб Леронның юбилей кичәсендә 26.11.2016
26 ноябрьдә мәктәптә зур бәйрәм оештырылды. Якташыбыз, авылдашыбыз,хөрмәтле кешеләребез- Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, һәм 55 яшьлек юбилеен каршылаучы шагыйрь Ләбиб Лерон белән очрашу кичәсе булды. "Синең бер тамчы караңа тулы кояш сыйган бит" дип исемләнгән юбилей кичәсендә шагыйрьнең туганнары, классташлары, укыткан укытучылары, районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, котларга район хакимиятенең социаль мәсьәләләр буенча җаваплы вәкиле Дилбәр Миркасыймовна, җирлек башлыгы Гафуров А.Ә., мәктәп коллективы, укучылар катнашты.Башлангыч класс укучылары шагыйрьнең шигырьләрен, җырларын тәкъдим иттеләр, 6класс укучылары "Яңа ел биштәре" дип исемләнгән пьесасын сәхнә куйды. Бәйрәм ахырында һәм ике язучы-шагыйрь дә укчыларның сорауларына җавап бирделәр, китапларын тәкъдим иттеләр. Укучыларга тере язучы-шагыйрьне күреп сөйләшү, бергә фотога төшү онытылмаслык зур хатирә, бәхет булгандыр.
-
Спорт бәйрәмендә 25.11.2016
Әниләр көне уңаеннан 25 ноябрь көнне башлангыч классларның "Әти, әни һәм мин - спорт гаиләсе" бәйгесе үткәрелде. Класстан һәм гайләнең әнисе кунак итеп чакырылган иде. 1 класстан - Измайловлар гаиләсе, 2 класстан-Хамидуллиннар , 3 класстан- Хафизовлар, 4 класстан- Шакировлар гаиләләре көч сынаштылар. Үзләре белән таныштыру белән башланып киткән бәйге, олимпиа сорауларына җавап бирү, эстафетада катнашу белән дәвам итте. Бәйгене 9 класс укучылары алып бардылар, матур җырларын Әниләребезгә тәкъдим иттеләр. Йомгаклап, мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Н.М.Җиһангирова катнашкан гаиләләрне котлады, грамоталар тапшырды. Бәйрәмгә килгән Әниләрне бәйрәм уңаеннан тәбрикләде.