Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
E-Mail: | kirovschool@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 82 учащихся и 30 воспитанников |
У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
Конкурска әзерлек 01.04.2017
Мәктәбебезнең 6 класс укучылары 7 апрель көнне узачак "Без яшь, без сәләтле" республика конкурсына әзерлек эшләре алып баралар.
-
Интеллектуаль уенда 01.04.2017
30 март Башкортстанның Илеш районы Яркәй урта мәктәбендә биология фәненнән "Экологик белем аукционы" дип исемләнгән регионара интеллектуаль уены үткәрелде. Безнең мәктәптән дә биология фәне укытучысы Г.Х.Магданурова җитәкчелегендә 3 укучыдан торган команда катнашты һәм уңышлы чыгыш ясап, Диплом, сертификатка ия булдылар.
-
Аҗаган ярышында
22.03.2017
22 март көнне районда Аҗаган ярышы үткәрелде. Безнең мәктәптән дә Шәйхелмәрдәнов Әнәс Вазыйх улы җитәкчелегендә укучылар командасы катнашты һәм 5 урынга ия булдылар.
-
"Кулъяулыгым-бүләгем" конкурсында
20.03.2017
20 март көнне "Кулъяулыгым-бүләгем"- Ак Калфак район хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы уздырган бәйгедә мәктәбебез укучылары-Гизетдинов Илсаф, Хуҗина Азилә уңышлы чыгыш ясадылар һәм 1 урынга ия булдылар.
-
"Без бергә" конкурсында
17.03.2017
17 март көнне районда үткәрелгән "Без бергә" Республика конкурсының район этабы үтте. Безнең мәктәптән дә укучыларыбыз катнашты. Шигырь сөйләү бәйгесендә 5 класс укучысы Ганиев Нурислам, 9 класс укучысы Карамуллина Юлия сертификатка ия булдылар. Мода театры бәйгесендә мәктәбебез 1 урынны яулады. 9 класс укучылары- Карамуллина Юлия, Гиздуллина Камилә, Сибгатуллина Алисәләр мәктәп формасын тәкъдим иттеләр.
-
"Йолдызлык"та 14.03.2017
12-13 март көннәрендә районыбызда Республикакүләм оештырылган "Йолдызлык-2017" бәйгесенең зона туры үтте. Мәктәбебез укучылары да уңышлы чыгыш ясадылар.
-
8 март бәйрәме уңаеннан 10.03.2017
7 март көнне мәктәбебездә "Озын толым, кыйгач каш-бигрәк матур син туташ!" дип исемләнгән кызлар бәйгесе үткәрелде. 5-8 класслар арасында озын толымлы кызларыбыз төрле бәйгеләрдә катнашып уңышларга ирештеләр- бишек җыры башкардылар, чәчләренә прическа ясадылар, телеңне йотарлык итеп ризык әзерләделәр, ситуатив сорауларга җавап бирделәр. Җиңүче дип 9 класс укучысы-Сибгатуллина Алисә табылды. Бәйрәм ахырында һәр классның егетләре кызларын һәм хатын-кыз укытучыларны, техник хезмәткәрләрне бәйрәм белән котладылар.
-
Сәнгать мәктәпләренең зона бәйгесе 09.03.2017
9 март көнне район мәдәният сараенда 12 март көнне узачак "Йолдызлык" зона бәйгесе өчен концерт номерларын карау үткәрелде. Авылыбызда урнашкан сәнгать мәктәбе - мәктәбебез укучылары - зона бәйгесенә 7 класс укучысы Сагбетдинова Сусанна, Трио башкаруында "Баллы чәкчәк"җыры белән һәм стильләштерелгән татар биюе белән укучыларыбыз чыгыш ясаячаклар.
-
"Йолдызлык"та беренче 06.03.2017
2 март көнне районда "Йолдызлык" бәйгесенең район туры үтте. Мәктәбебез бу бөйгедә зур тырышлык белән 1 урынны яулады. Катнашкан укучыларга, әзерләгән укытучыларга, ата-аналарга зур рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
Түбәләс тавына экскурсия 06.03.2017
4 март көнне мәктәп укучылары, укытучылары белән Түбәләс тавына экскурсиягә бардык. Тау шуып, туган якның табигатенә хозурланып, сәламәтлегебезне ныгыттык. Учакта пилмән, бәрәңге пешереп, чәй кайнатып ял иттек. Бу онытылмас көн һәрберебездә дә матур истәлекле көн булып күңелдә калыр.