Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
E-Mail: | kirovschool@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 82 учащихся и 30 воспитанников |
У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 ( 83 ) 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
ел укучысы бәйгесендә 17.04.2017
17 апрель көнне мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы үтте. Көн тәртибе буенча җыелышка районның полиция бүлеге бәлигъ булмаганнар белән эшләү инспекциясенең өлкән инспекторы полиция майоры Ахунова Ания Анил кызы, авылыбыз фельдшеры Фатыйхова Люция апа чакырылганнар иде. Җыелыш ике өлештән торды. Беренче өлештә районыбызның эчке тәртибе, кич чыгулар, җинаятьләр турында Ания Анил кызы, язгы чорда баш калкытучы авырулар турында Фатыйхова Люция апа, тукланудагы үзгәрешләр турында мәктәп директоры Вәлиева Гөлназ Сәгыйтҗан кызы чыгыш белән катнаштылар. 2 нче өлештә "Ел укучысы" бәйгесе үтте. "Ел укучысы" исеменә 2 класс укучысы Хәмидуллин Фаяз ия булды.
-
Авиамодельләр конкурсында 08.04.2017
Районда үткәрелгән "Гади авиамодельләр" конкурсында мәктәбебез укучылары да катнашты һәм сертификатка ия булдылар.
-
Без яшь, без сәләтле бәйгесе 08.04.2017
7 апрель көнне районыбызда "Без яшь, без сәләтле" республикакүләм интеллектуаль олимпиадасы үтте. Ул ике этаптан торды. Проектлар яклау этабында мәктәбебез укучысы Имамов Нияз 2 дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнде, ә калган укучыларга сертификатлар тапшырылды.
-
Биологиядән кичә 08.04.2017
7 апрель көнне мәктәбебездз биология фәненән "Аукцион биологических знаний" дип исемләнгән кичә үтте.
-
Отходларны-доходларга 07.04.2017
3-8 апрель көннәре мәктәбебездә Химия һәм биология атналыгы итеп игълан ителде. Атналыкта күп кенә чаралар, бәйгеләр, ребуслар чишү, кул эшләре күргәзмәсе, кызыклы кичәләр үтте. "Отходларны- доходларга" кул эшләре күргәзмәсе моңа ачык мисал.
-
Ребуслар чишү бәйгесендә 05.04.2017
Химия-биология атналыгында 5-7 класслар арасында Ребуслар чишү бәйгесе үтте.
-
4 апрель- Халыкара интернет көне 04.04.2017
4 апрель көнне мәктәбебездә Халыкара интернет көне уңаеннан лаеклы ялдагылар өчен укучылар тарафыннан мастер -класс үткәрелде.
-
Баскетбол ярышында 01.04.2017
29 март көнне мәктәбебездә Актаныш, Пучы, Сәфәр, Киров егетләре арасында баскетбол ярышы үткәрелде. Укучыларыбыз 2 урынга ия булдылар.
-
Циркта бик күңелле 01.04.2017
30 март көнне мәктәбебезгә Белгород шәһәреннән цирк-тамаша килде. Тамашаны карарга укучыларыбыз белән бер рәттән авылыбызның "Тамчы"балалар бакчасыннан һәм Олыймән авылы балалар бакчасыннан да балалар бар иде. Өйрәтелгән эт, кракодил, елан, клоун чыгышлары балалар күңелендә бары матур хатирәләр булып кына уелып калдылар.
-
Тәрбияви чара 01.04.2017
29 март көнне районыбызның ЗАГСлар бүлегендә югары класс укучылары белән очрашу оештырылды. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баяновна укучыларны бик җылы каршы алды. Архив, эш бүлмәләре, Тантаналар залы белән таныштырды. Очрашуда районның имам-хатыйбы- Руслан хәзрәт, Мөслимәләр Шурасы рәисе Зөһрә ханым Закирова, психолог Хәһимә ханым Шәйгарданова, район үзәк хастаханәсенең баш врач урынбасары, акушер-генеколог Анжелика ханым Эдурдовна да катнашты. Алар үзләренең төпле киңәшләрен, тәрбияви фикерләрен укучыларыбызга җиткерделәр.