Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
E-Mail: | kirovschool@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 82 учащихся и 30 воспитанников |
У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
Бакчада -эштә 04.09.2017
4 сентябрь көнне мәктәп бакчасында эш оештырылды. 5-11 класс укучылары бәрәңге, кишер, кызыл чөгендер алдылар. Яшелчәләр кышлык өчен подвалга урнаштырылды.
-
Класс сәгатендә
02.09.2017
2 сентябрь көнне мәктәбебездә "Экстремизмга-юк!" дип исемләнгән республикакүләм класс сәгатьләре үткәрелде.
-
1 сентябрь-Белем көне
01.09.2017
2017 елның 1сентябре илебездә икеләтә бәйрәм белән тәңгәл килде. Мөселманнарда Корбан гаете булса, мәктәпләрдә яңа уку елы башланды. Белем көне уңаеннан бәйрәм тантанасы үткәрелде. Мәктәбебез 104 укучы белән уку елын башлап җибәрде. Беренче класска 13 укучы кабул ителде. Бәйрәм тантанасында районыбызның мәгариф идарәсе җитәкчесе Вахитов Илшат Рафит улы, җирлек хуҗалары, СОМ оешмасы вәкилләре, балалар бакчасы коллективы, ата-аналар, ветеран укытучылар, мәктәп коллективы, укучылар катнашты.
-
Мәчеттә кунакта
08.06.2017
5 июнь көнне "Урманай" лагере укучылары авылыбызда урнашкан "Нур"мәчетенә экскурсиягә бардылар. Авылның имам хатибы Флүс хәзрәт Хуҗин, авылыбыз остабикәсе Әфүзә апа Кирамова балаларны бик җылы каршы алдылар. Рамазан ае хакында, әдәп-әхлак, тәртип кагыйдәләре турында тирән эчтәлекле вәгазь тыңланды. Лагерь балаларының күңелләре булып, абый-апаларына рәхмәт әйтеп өйләренә таралдылар.
-
Егетләр-кызлар көне
08.06.2017
8 июнь көннне "Урманай"лагеренндә егетләр-кызлар көне үткәрелде. Егетләр-кызлар үзләре белән таныштырып, һөнәрләрен күрсәттеләр. Отряд әйдәманнары әзерләгән сорауларга җавап бирделәр. Көн ахырында һәр катнашучыга бүләкләр тапшырылды.
-
Лагерь сабантуе
07.06.2017
7 июнь көнне мәктәп яны "Урманай" лагерендә Сабантуй оештырылды. Сабантуйда милли көрәш, әйбер кисү, чүлмәк вату, капчык сугышы, капчык киеп йөгерү, йомырка кабып йөгерү һ.б. милли уеннар уйналды, концерт номерлары куелды.
-
День русского языка 06.06.2017
6 июнь көнне "Урманай" лагерендә балалар белән "День русского языка" көне уздырдык. Бик кызыксынып кроссвордлар чиштеләр, шигырь конкурслары оештырдык. Рус халык әкиятләрен кем күбрәк таба конкурсын да уздырдык. Балалар барысы да бик шат калдылар.
-
Лагерьдә- медицина күзәтүе 05.06.2017
5 июнь көнне лагерь балалары медцина күзәтүе үтте. Буйлары, авырлыклары, чисталыклары каралды.
-
Лагерьдә бик күңелле 02.06.2017
2 июнь көнне лагерьдә ял итүче укучылар авылыбызның уртасында урнашкан ял паркына бардылар. Ял иттеләр, төрле уеннар уйнадылар, сәламәтлекләрен ныгыттылар.
-
Җиңүчеләр-Минзәләдә 01.06.2017
2016-2017 уку елында барлык төр чаралар буенча 1 нче урынга чыккан класс Минзәлә шәһәренә путевка белән бүләкләнде. 29 май көнне 2,6,10 класс укучылары экскурсиягә шушы шәһәргә бардылар. Туган як музее, педагогия көллиятендә урнашкан Муса Җәлил музеенда булдылар. Көн ахырында матур хатирәләр белән туган авылга кайттылар. Укучылар класс җитәкчеләренә, мәктәп дирекциясенә, исән-имин йөртеп алып кайткан шофер Радик абыйларына зур рәхмәтләрен җиткерделәр.