Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
E-Mail: | kirovschool@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 82 учащихся и 30 воспитанников |
У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
Каникулда - тимераякта 09.01.2017
Менә сизелми дә каникул вакыты узып та китте. Көннәр бик буранлы, суык торса да үзебез әзерләгән хоккей каробкасына юлны онытмадык. Карларын көрәп, рәхәтләнеп тимераякта шудык. Кич белән бигрәк күңелле монда. Кечкенәләр, зурлар белән боз өсте туп-тулы була. Янда гына кар сыннары елмаеп карап торса, Чыршыбикә төрле утларын балкытып, авыл халкын үз янына дәшә.
-
Бездә- кышкы лагерь 29.12.2016
26-30 декабрь көннәрендә мәктәбебездә кышкы лагерь ачылды. Башлангыч класс укучыларыннан торган ике отряд биредә ял итә. Шул ук вакытта Йолдызлык бәйгесенә өлкән әйдәман Магданова Гүзәл апалары укучыларга бию өйрәтә.
-
Лагерьдә бик күңелле 29.12.2016
Лагерьдә укучылар вакытларын бик күңелле уздыралар. Отряд җитәкчеләре Салахова Ләйсән Хәмбәл кызы, Гиздуллина Альмира Фәвәдис кызы укучылар белән төрле уеннар оештыралар, авылның мәдәният сарае янында урнашкан тауда шуалар, мәктәптәге гөлләрне тәрбиялиләр, кызыклы китаплар укыйлар.
-
Лагерьдә безгә бик ошый 29.12.2016
Лагерьдә укучыларны повар - Фәнүсә, Люзия апалары җылы аш белән тәэмин итә.
-
Кыш бабай призына чыршы бәйрәме 24.12.2016
Мәктәбебездә 5-7 класслар арасында Кыш бабай призына чаңгы ярышы үткәрелде. Егетләр арасында 1 урынны 7 класс укучысы Магдануров Булат, 6 класс укучысы Ганиев Динар, 3 урынны 5 класс укучысы Ахсанов Нурислам, кызлар арасында 1 урынны 6 класс укучысы Мирзаһитова Юлия, 2 урынны - Умырзакова Ләйсән, 3 урынны шул ук класстан Гайнетдинова Адилә яулады. Молодцы!
-
Чыршы әйләнәсендә 24.12.2016
23 декабрь көнне 5-11 классларның Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Барлык укучылар да зур тырышлык белән бәйрәмгә әзерләнгән иделәр. 6 класс укучылары "Яңа ел биштәре" әсәрен сәхнәгә куйдылар. 2017 елның символы - Әтәч буларак һәр класстан Әтәч булып киенгән укучылар катнаштылар. Алар үзләрен якладылар, теләкләр теләделәр. Мәктәп дирекциясе уку алдынгыларна, олимпиадада җиңүчеләргә, кар сыннары өчен бүләкләр тапшырды.
-
Яңа ел бәйрәмендә 24.12.2016
Башлангыч классларның Яңа ел бәйрәме зур әзерлек төсендә үтте. Театральләштерелгән чара белән башланып киткән бәйрәм күңелле уеннар, җыр-бию белән дәвам итте. Кыш бабайның бүләкләре мулдан иде- барлык балалаларга да бүләк өләште. Ахырдан лотерея уены тәкъдим ителде.
-
Тиздән -Яңа ел! 17.12.2016
Мәктәптә Яңа ел бәйрәменә әзерлек бара. Мәктәп яны, мәдәният йорты янына укучыларыбыз кар сыннары эшлиләр. Хоккей стадионын чиста итеп тәртиптә тоталар. 2017 елның Символы -Әтәч буларак, үз куллары белән костюм әзерлиләр.
-
Район мәгариф бүлеге тикшерүе 14.12.2016
Ноябрь аенда район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан мәктәбебез коллективына методик ярдәм йөзеннән фронталь тикшерү үткәрелде.Бу атнада шуңың йомгагы булып, педагогик совет булды. Педагогик советта район мәгариф бүлеге җитәкчесе Вахитов И.. , мәгариф бүлегенең методистлары катнашты. Алар коллективка үзләренең фикерләрен җиткерде, дәресләр анализланды, киңәшләр әйтелде.
-
Укучылар ярышта 11.12.2016
Мәктәбебез укучылары 11 декабрь көнне районда үткәрелгән кышкы сезонны ачу ярышында катнаштылар. Кечкенәләр группасы 4 урын, зурлар группасы 7 урынга ия булдылар.