Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
ҖӘЙГЕ ТУКТАЛЫШ: КЫРЫМГА ЮЛЛАМА – БҮЛӘККӘ!!! 09.09.2022
«Tatar Hack» цифрлы карарлар эшләү конкурсында җиңүче укучыларыбызга Татарстанның мәгълүмати технологияләр үзәге җәен Кырымда ял итү һәм уку мөмкинлеге тудырды быел – гимназиянең биш укучысына юллама бүләк итте. “Информатика буенча татарча БДИ” проектын эшләүче Булат Камалов, “Авыл туризмы” проектын эшләүче Булат Төхбәтуллин, “Татарча информатика” проектын эшләүче Ләйсән Әфтахова һәм Динара Исхакова, “Эволюция теориясе” проектын эшләүче Айбулат Гаянов 12-30 август көннәрендә «Сәләт» яшьләр үзәгенең Кырым Республикасы, Форос бистәсе, «Сәләт – Ак Барс» яшьләр үзәгендә ял итте.
«Сәләт - Аршан» аланында алар лидерлык сыйфатларын үстерде һәм мәгълүмати технологияләрне өйрәнде. Смена дәвамында шәхси үсеш, проектлар белән идарә итү өлкәсендә дә үзләрен сынап карады алар. Хыялларын, идеяларын тормышка ашыру юлларын эзләделәр, әлеге юнәлештәге заманча технологияләр белән таныштылар. Дәресләрне, остаханәләрне алдынгы белгечләр һәм остазлар алып барды. Уку-укыту программасыннан тыш, егет-кызларыбыз спортта, кичке чараларда, интеллектуаль уеннарда да бик теләп катнаштылар. -
Дуслык агачы 08.09.2022
1Б сыйныфы укучылары технология дәресендә укытучы апалары Гөлназ Дильшат кызы Солтанова белән берлектә Дуслык агачы ясадылар.
-
ИХЛАСТАН КОТЛЫЙБЫЗ! 08.09.2022
Бөтенроссия "Дети вместо цветов" акциясендә катнашып, гимназиябезнең 3А сыйныф укучылары, ата-аналары һәм сыйныф җитәкчесе Лилия Васик кызы Галләмова Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
-
"Ялкын" балалар оешмасы яңалыклары 07.09.2022
"Ялкын" балалар оешмасы президенты - XI сыйныф укучысы Зилә Хафизова һәр өлкә министры белән түгәрәк өстәл артында фикерләште бүген. Һәркем үз фикерен белдерде, тәкъдимнәрен әйтте.
"Ялкын" балалар оешмасы узган елгы эшчәнлегенә дә нәтиҗә ясады. Уңышларыбыз белән горурланабыз! "Чын әйдәман" бәйгесендә район мәктәпләре арасында Камил Масалимов гран-при яулады. "Ел активы" республика бәйгесендә III урын алуга ирештек. "Тәэсир" видеороликлар бәйгесендә дә безнең эшчәнлек югары бәяләнде. "Татар сүзе" халыкара бәйгесендә дә актив катнашып, призлы урыннар яуладык. "Йолдызлык" фестивалендә дә чыгыш ясадык, район этабында гран-при алуга ирештек. -
"Мөһим темага сөйләшү” 05.09.2022
5 сентябрьдән гимназиябездә “Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү” сыйныф дәресләре башланып китте. Һәр класста да тәүге сөйләшү узды бүген.
Сыйныф сәгатендә ачыктан-ачык сөйләшү темасы, дәресне үткәрү тәртибе, методик тәкъдимнәр, интерактив визуаль контент федераль югарылыкта әзерләнеп тәкъдим ителсә дә, яшь үзенчәлегенә карап, сөйләшү характеры, теманы ачу формасы үзгә. I-II, III-IV, V-VII, VIII-IX, X-XI сыйныфлар өчен 34 сәгатьлек еллык бердәм программа булдырылган.
Бүген 1-2 сыйныфларда “Кешегә белем ни өчен кирәк?” темасына викторина, 3-4 сыйныфларда “Россия рекордлары” белем бирү квизы, 5-9 сыйныфларда “Ни өчен укырга кирәк?” дигән темага интеллектуаль марафон, 10-11 сыйныфларда “Мин нәрсә беләм?” темасына фикер алышу, үзара бәхәсләшү узды. -
БЕЛЕМ БӘЙРӘМЕ БЕЛӘН!!! 01.09.2022
Кадерле укучылар! Гимназиябезгә тәүге тапкыр укырга килүче беренчеләребез! Әти-әниләр! Дәү әти-дәү әниләр! Укытучылар! Тәрбиячеләр! Сезнең һәммәгезне дә Белем бәйрәме - яңа уку елы башлану белән тәбрик итәбез!
Хәерле сәгатьтә! -
Безнең җиңү 26.08.2022
2021-2022 нче уку елы нәтиҗәләре буенча гимназиябез Гран-прига лаек булды!
-
Чыгыш 26.08.2022
Гимназиябезнең 8а класс җитәкчесе Фардиева Регина Равил кызы район мәгариф хезмәткәрләре конференциясендә “Ата-аналар белән эш оештыруда сыйныф җитәкчесенең роле” темасына чыгыш ясап, эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
-
Ихластан котлыйбыз! 26.08.2022
Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева районыбызның мөхтәрәм кешесе, озак еллар мәгариф идарәсен җитәкләгән, мәгариф системасына тирән эз салган Шакиров Әхсән Шакир улы исемендәге премия белән бүләкләнде.
-
Энҗе Фирдәвис кызын котлыйбыз 26.08.2022
Гимназиябезнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Шәгъзамова Энҗе Фирдәвис кызы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Ихластан котлыйбыз!