Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
Китапханәдә экскурсиядә 28.10.2022
4А сыйныф укучылары гимназиябездәге китапханәдә экскурсиядә булды. Укучыларыбыз яңа китаплар белән таныштылар. "Китап дөньясына сәяхәт" дигән темага китапханә дәресендә катнаштылар. Укучыларыбызда китапка карата мәхәббәт һәм сакчыл караш тагын да ныгыды.
-
Төбәкара семинар 27.10.2022
26 нчы октябрь көнне гимназиябездә "Укучыларның уку-танып белү компетенциясен үстерү нигезе буларак функциональ грамоталылыкны формалаштыру" төбәкара семинары үтте. Семинар гимназиябез буенча экскурсия белән башланып китте. Проектлар күргәзмәсе, ачык дәресләр, мастер-класслар, башлангыч класс, биология, химия, тарих, математика укытучылары өчен секцияләр үткәрелде.
Пленар өлештә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Алексеева Татьяна Георгиевна, районыбыз башлыгы Зарипов Ленар Рафак улы сәламлау сүзләрен әттеләр. Татарстан Республикасы фәнни-эксперт советының сәләтле балалар белән эшләү буенча «Талант һәм уңыш» программалары рәистәше Мустафина Фәйрүзә Зөфәр кызы "Функциональ грамоталылык-педагог үсешенең яңа ресурсы" темасына чыгыш ясады. Укытучылар, укучылар чыгышлары тыңланды.
-
"Соңгы хат" 25.10.2022
Гимназиябезнең "Милли җәүһәрләр" театр коллективы Миләүшә Аграпованың "Соңгы хат" драмасын сәхнәләштерде. Спектакльне сәхнәгә 7А сыйныфы укучылары куйды.
-
Дәүләт флагларын күтәрү 24.10.2022
Атналык дүшәмбе линейкасы дәүләт флагларын күтәрү белән башланып китте.
-
"Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү" 24.10.2022
Бүген – 24 октябрь көнне, гимназиябездә "Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү" сыйныф дәресләре "Россия - Атом тармагының дөнья лидеры" темасына багышланды.
Әлеге фотода 6Г сыйныфы укучылары класс җитәкчесе Ләйлә Рафак кызы Минһаҗева белән дәрес вакытында. -
КОТЛЫЙБЫЗ! 24.10.2022
Гимназиябезнең 11 сыйныф укучысы Динислам Нурлыев, 10 сыйныф укучысы Раян Галиәхмәтов "Сайлаучылар хокуклары" Бөтенроссия олимпиадасының төбәкара этабы призерлары булды.
Укытучылары Миләүшә Мәгьсүм кызы Абдуллина.
Призер укучыларыбызны бүген атналык линейкада директорыбыз Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева тәбрикләде. Олимпиада хәрәкәтендә катнашучы барлык укучыларга да уңышлар теләде ул. -
Тарих һәм җәмгыять белеме атналыгы 24.10.2022
Гимназиябездә тарих һәм җәмгыять белеме атналыгы кысаларында "Татарстанның атаклы дәүләт эшлеклеләренең тарихи портретлары" бәйгесе башланды. Укучыларыбызның иҗади фантазиясе таң калдыра.
-
Өмәдә 22.10.2022
Гимназия коллективы, укучылар районкүләм өмәгә кушылды. Гимназиябез янбакчасында, "Бүләк" аланында коелган яфракларны җыйдык, чәчкәлекләрне кышка әзерләп куйдык.
-
Өмәдә катнашучыларга рәхмәт 22.10.2022
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, район башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов, Актаныш авыл җирлеге башкарма комитет җитәкчесе Илнур Хуҗин өмә барышы белән танышты. Укучыларның да, укытучыларның да район өмәсендә актив катнашуларына рәхмәт белдерделәр алар.
-
Без үз гамәлләребез өчен жаваплы 21.10.2022
Гимназиябез укучылары хокук белеме буенча «Без үз гамәлләребез өчен жаваплы» дигән бердәм дәрестә катнашты.