Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
Волейболчыларыбыз 27.09.2022
Сарман районының Җәлил поселогында узган районара волейбол ярышында гимназиябезнең волейбол командасы Актаныш данын яклады.
Бөгелмә, Чистай, Сарман район командасы белән дусларча очрашуда матур уен күрсәтте алар. Молодцы, егетләр!
-
"Китапка икенче тормыш бүләк ит!" 26.09.2022
Китапханәбездә "Китапка икенче тормыш бүләк ит!" хәйрия акциясе старт алды. Акция китапханә фондын фәнни, популяр, матур, белешмә әдәбияты белән тулыландуру максатыннан, 26 сентябрьдән 30 октябрь кадщр аралыкта уздырыла.
-
Kazan Digital Week 22.09.2022
Kazan Digital Week форумы цифрлы трансформациягә һәм илнең фәнни суверенитетын эшләүгә багышланган иде. Форум барышында 120 гә якын чара узды. 32 илдән 13 меңгә якын кеше катнашты. Форумның күргәзмә экспозициясе IT-өлкәдә 200 дән артык проект күрсәтелде.
11сыйныф укучысы Айбулат Гаянов күргәзмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановны гимназиябезнең җиңүче "QR-абонемент Berdam" проекты үзенчәлекләре, мобиль кулланма белән таныштырды. -
Экскурсиядә 22.09.2022
22 сентябрь - көн белән төн тигезләшкән көн. Уңыш бәйрәме! Сөмбелә бәйрәме! Гимназиябездә дә бәйрәм бүген. Дуслык көне, Табигать көне! Укучыларыбыз экскурсиядә бүген. Матур, күңелле яллар сезгә! Табигатьнең, көзнең матурлыгын фотога алырга да онытмагыз! Сөмбелә уңаеннан, көзге муллыкны чагылдырган фотобәйге - яңа конкурс игълан итәбез.
-
"Юл хәрәкәте иминлеге атнасы" 22.09.2022
Районыбызда 19-23 сентябрь көннәре "Юл хәрәкәте иминлеге атнасы" дип игълан ителде. Юл хәрәкәте иминлеге атнасы кысаларында Юл хәрәкәте дәүләт автоинспекциясенең Актаныш бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова һәм административ җәза үтәтү инспекторы Чулпан Габидинова бүген гимназияябезнең башлангыч сыйныф укучылары белән очрашты.
-
"Татар сүзе" 21.09.2022
Гимназиябезнең "Татар сүзе" иҗат түгәрәгенә йөрүче укучылар белән остазыбыз - Габдулла Тукай премиясе лауреаты, язучы, шагыйрь Илфак Мирза улы Ибраһимов Әлфия Авзалованың интеактив музеенда очрашты бүген. Укучыларыбыз үзләре язган шигырьләрне Мөхәммәт Мирзага сөйләделәр, шагыйрь беләнфикер алыштылар, киңәшләрен тыңладылар. Әлеге хакта татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Рәмзил кызы Шәрипова ТНВ журналистларына эксклюзив интервью бирде.
-
Талантлар академиясендә 20.09.2022
Гимназиябезнең тарих һәм иҗтимагый дисциплиналар укытучысы Рәмис Илгиз улы Хәсәнов, 5-19 сентябрь көннәрендә, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең «Алгарыш» гранты хисабына белем күтәрү курсларында укып кайтты. Ике атна дәвамында Санкт-Петербург шәһәрендә “Талантлар академиясе” – сәләтле балаларны ачыклау һәм ярдәм үзәгендә укучылар белән эшләү күнекмәләренә, яңа алымнарга өйрәнде Рәмис Илгиз улы.
-
Урман хезмәткәрләре көне 19.09.2022
18 сентябрь - Урман хезмәткәрләре көненә багышланган күргәзмәгә бүген атналык линейкада нәтиҗә ясалды. Җиңүче укучыларыбызны, сыйныфларны Актаныш районы урманчылыгы җитәкчесе Әгъзәп Әхмәтгалиев котлады.
-
Көзге кросс 19.09.2022
Шимбә, 17 сентябрьда, оештырылган көзге кросста гимназиябез укучылары актив катнашты.
-
"Мөһим темага сөйләшү" 19.09.2022
Бүген – 19 сентябрь көнне, гимназиябездә “Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү” сыйныф дәресләре Космос, очучылык темасына багышланды. Әлеге фотода 5Б сыйныфы укучылары дәрес вакытында.