Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 ( 86 ) 87 88 89 90 >>
-
"20 ноябрь - юл һәлакәте корбаннарын искә алу көне"нә багышланган акция 18.11.2022

Гимназиябезнең юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары 2А сыйныфы укучылары белән "20 ноябрь - юл һәлакәте корбаннарын искә алу көне"нә багышланган акция үткәрде. Укучылар ике командада ярышты. Ярыш барышында алар табышмакларга җавап тапты, светофор ясады, юл билгеләрен төзеде. Флешмоб һәм бергәләп кино карау да аларга бик ошады.
-
Әтиләр мастер-классы 18.11.2022

Әтиләребез Булат Шәйхразыев, Фәрит Лотфуллиннан агач эшкәртү буенча мастер-класс үткәрде.
-
Интернат тормышыннан 18.11.2022

6 сыйныф укучылары тәрбияче Исламова Зөлфия Зәет кызы белән иң тәмле кыстыбый пешерде. Интернатта яшәүче укучылар да кыстыбый белән сыйланды.
-
Экскурсиядә 17.11.2022

10 сыйныф укучылары район судында экскурсиядә булдылар.
-
Балалар туклануын дөрес оештыру 17.11.2022

Балаларның гимназиябездә туклануын дөрес оештыру мөһим мәсьәләләрнең берсе. Укучыларның туклануын ата-аналар контроле күзәтчелектә тота. Бүген башлангыч өлешендә укучыларга әзерләнгән төшке ашны 1А сыйныфында укучы Саматның әнисе Эльвира Хәмидуллина тәмләп карады. Гимназиядә әлеге юнәлештә ата-аналарның дежур тору графигы эшләнгән. Тикшерү вакытында ата-аналар тарафыннан барлык санитар-эпидемиологик нормалар да үтәлә.
-
Җиңүчеләребез һәм призерларыбыз 17.11.2022

География фәненнән район олимпиадасы җиңүчесе һәм призерлары:
Чекалин Гәдел (9а сыйныфы) - җиңүче,
Солтанов Самат (9а сыйныфы) - призер,
Хаҗиев Румил (8в сыйныфы) - призер.
Укытучылары Фәйзуллин Рөстәм Уел улы. Афәрин! Котлыйбыз!
-
Төшке аш 17.11.2022

Гимназиябезнең "Адымнар" комплексы ашханәсендә бүген 5Б сыйныфы ата-аналары төшке ашны тәмләп карады.
-
"Светофор" отряды 17.11.2022

Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары – гимназиябезнең "Светофор" отряды.
-
Котлыйбыз! 16.11.2022

Үсеп килүче буынны тәрбияләүдә милли традицияләрнең, туган телнең, гаилә кыйммәтләренең мөһимлеген ачучы гаилә видеороликларының II Бөтенроссия бәйгесендә 4Б сыйныф укучысы Самир Сабиров III урын яулады. Котлыйбыз, Самир!
-
"Ана-тормыш нигезе" 16.11.2022

Тиздән Әниләр бәйрәме. Шул уңайдан китапханәбездә "Ана-тормыш нигезе" дигән китап күргәзмәсе эшли. Укучыларыбыз әниләргә багышланган әсәрләр белән таныша алалар. Җәннәт-әниләрнең аяк астында. Әниләребезнең кадерен белик!















