Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
Әнвәр Нургалиев гимназиябездә кунакта
12.10.2022
Башкортстан Республикасының халык артисты, Башкортстан Республикасының һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты Әнвәр Нургалиев гимназиябез укучылары белән очрашты.
Әнвәр абыйлары укучыларыбызга сәхнә серләрен ачты, үзенең мәктәп еллары, тормышы турында сөйләде, мастер-класс үткәрде, укучыларыбыз сорауларына җавап бирде. -
"Математик хоккей"
11.10.2022
Математика атналыгы кысаларында, 7 сыйныфлар арасында "Математик хоккей" уены узды. Укучыларга тиз арада төрле мисаллар чишәргә, сорауларга җавап бирергә кирәк иде. Уенда иң җитезләре 7Б сыйныф укучылары булды. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
КОТЛЫЙБЫЗ!
10.10.2022
Татарстан Бадминтон өметләренең 3 этабында - зона турында, 2010-2011 елгы үсмерләр арасында, ялгыз разрядта 2 урын алган 5В сыйныф укучысы Раяз Шәриповны ярышта лаеклы җиңүе белән котлыйбыз.
Молодец, Раяз! Киләчәктә дә уңышлар сиңа! -
КУЕН КЕСӘСЕНДӘ – ӨМЕТ, ЫШАНЫЧ ҺӘМ ЯРАТУ!
10.10.2022
Кадерле укучыларыбыз, әти-әниләр, дәү әти-дәү әниләр! Күңел телгәләнгәндә йөрәктән өзелеп төшкән иң газиз, иң мөкатдәс сүзләрне; сагыну, сагыш, сыкрау белән бергә сугарылган ярату, ышану, көтү хисләрен олы бер сабырлык белән үзенә сыйдырган өчпочмаклы хатларыбыз яуга чакырылган актанышлыларга барып җитте.
Бик кадерләп кабул итеп алганнар ул хатларны. Хәлиткеч мизгелләрдә үткән белән киләчәкне тоташтырып торачак әлеге хатларны укыганда күңелләре тетрәнеп, күзләре яшьләнгән райондашларыбызның. Бик кадерләп куен кесәләренә салып куйганнар аларны.
Бергәләп туплаган хәйрия ярдәме өчен дә ихлас рәхмәтләрен җиткереп, безгә видео җибәргәннәр булачак солдатларыбыз. Сезнең белән дә уртаклашабыз аларны. Без дә тетрәнәбез, күзләребез – яшьле... Рух ныклыгы, буыннан буынга күчеп, тупланып килгән яшәү көче, бер-береңә ышаныч, таяныч булуыбыз сынала торган вакыт. -
"Китапка икенче тормыш бүләк ит!"
10.10.2022
"Китапка икенче тормыш бүләк ит!" акциясе барышында гимназиябез китапханәсенә барысы 211 әдәби китап җыелды. Иң актив катнашучы сыйныфлар - 1а, 2в, 4а һәм 5а сыйныфлары. "Иң актив катнашучы" исеменә 6б сыйныф укучысы Гайнетдинов Илнур ия булды.
-
"Китапка икенче тормыш бүләк ит!"
10.10.2022
"Китапка икенче тормыш бүләк ит!" акциясендә 5В сыйныфы укучылары да актив катнашты.
-
Котлыйбыз!
10.10.2022
5А сыйныфы укучысы Адилә Харисова "Лето с книгой" төбәкара фотоконкурсында катнашып, III урын яулады. Сыйныф җитәкчесе - Рузилә Илдар кызы Гарипова. Молодец, Адилә!
-
Математика һәм информатика фәннәре атналыгы
10.10.2022
10-15 октябрь көннәрендә гимназиябездә математика һәм информатика фәннәре атналыгы үтә. Атна дәвамында төрле квест, бәйгеләр, уеннар үтәчәк.
-
"Just Dance Now"
08.10.2022
Гимназия-интернатта 10 сыйныф укучылары тарафыннан бик күңелле чара үткәрелде. "Just Dance Now" кушымтасына кушылып, укучылар үзләренең бию сәләтләрен ачтылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Җиңүчеләр: Дамир, Камилла, Азат, Булат, Раян, Раяна, Амалия. Тәрбиячеләре - Шәрифуллина Алия Вил кызы.
-
КОТЛЫЙБЫЗ!
08.10.2022
“Иң яхшы тормыш иминлеге нигезләре укытучысы” бөтенроссия бәйгесенең зона этабында районыбыз данын яклаган хезмәттәшебез - сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Сибгатуллин Ришат Тимершәех улы Актаныш район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.