Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
ИГЪТИБАР, ЯҢАЛЫК! 15.09.2022
Гимназиябезнең үз телевидениесе “Гимназия сулышы” тапшыруы белән эфирга чыга башлады. Бүгенге алып баручылар - 10 сыйныф укучылары Сөмбел Яхина, Адилә Зиязетдинова.
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 14.09.2022
«Тәэсир» татарча видеороликлар бәйгесендә актив катнашкан 3А сыйныфы укучысы Динә Наил кызы Нурлыева диплом белән бүләкләнде. Җитәкчеләре педагог-оештыручылар Алсу Мирзамөхәммәт кызы Хафизова, Миләүшә Рәдис кызы Аграпова.
-
Үзидарә утырышы 14.09.2022
“Ялкын” балалар оешмасының икенче үзидарә утырышы класс активлары катнашында узды бүген. Активларның фикер-тәкъдимнәре үзидарә министрлыкларының эш планын тулыландырды.
“Урман көне”нә багышланган рәсем, кул эшләре конкурсына нәтиҗә шимбә көнне ясалачак. Җомга көн гимназиякүләм узачак көзге экскурсияне күңелле итеп үткәрүгә әзерлек, “Бала хокук дөньясында” видеороликлар бәйгесенә эшләрне туплау, сыйныфларда дәреслекләрнең тышлыгына, чисталыгына рейд үткәрү, гимназистлыкка кабул итүгә әзерлек эшләре атна дәвамында барачак. -
Методик ярдәм 13.09.2022
Район мәгариф идарәсенең башлангыч белем бирү методисты Роза Әсгать кызы Имамов абашлангыч класслардагы укыту-тәрбия эшчәнлеге, белем һәм тәрбия бирүнең туган телдә алып барылуы белән танышты. Укучылар белән әңгәмә корды. Методик киңәшләрен бирде.
-
БЕЗНЕҢ АШХАНӘ 13.09.2022
Гимназиябездә укыту һәм тәрбия бирүдә өйдәгечә мохит тудырылган. Башлангыч һәм V-XI сыйныфлар укучы корпусларның, интернатның милли стильдәге дизайн белән эшләнүендә, кабинетларның җиһазланышында, укучы, укытучы-тәрбиячеләрнең үзара мөгаләмәсендә һәм һәр төр эшчәнлектә чагылыш таба ул.
Гимназиянең ике ашханәсендә дә хәләл нормативлар буенча туклану оештырылган. Бүген без V-XI сыйныфлар тукланучы яңа – 250 кешегә исәпләнгән ашханәдә булдык. Зәвык белән эшләнгән ашханә, ягымлы пешекче апаларыбыз, сыйфатлы ризыктан әзерләнгән кайнар аш – һәммәсе күңелгә хуш килеп тора. Затлы кафе-ресторанда кебек хис итәсең үзеңне. Укучылар да үзләрен табын артында тотарга, ашау әдәбенә өйрәнә биредә. Һәр сыйныфтан дежур укучылар сыйныфташларына кайнар аш таратырга ярдәм итә. Тукланганнан соң, укучылар савыт-сабаларны билгеләнгән урынга илтеп, өстәлләрне сөртеп чыгып китә.
Икенче дәрестән соң - 5-7 сыйныфлар, өченче дәрестән соң 8-11 сыйныфлар ашый. Бишенче, алтынчы дәресләрдән соң полдник – кичке әбәт бирелә. -
Ашханәдә 13.09.2022
Һәр көнне безне тәмледән-тәмле ашлар белән сыйлаучы пешекче апаларның һәр сәгате, һәр эше үзара бүленгән. Иртәнге дүрттән эшкә тотына алар.
Шеф-повар Ләйлә Рафис кызы Маликова, пешекчеләр Ләйсән Нур кызы Биганаева, Фәнүсә Фәнис кызы Галиева, Гөлнур Шакирҗан кызы Галимова, техник хезмәткәрләр Люда Владимир кызы Мөхәмәтдинова, Рәмзия Фән кызы Даянова үз хезмәтләрен яратып башкаралар, бер-берсен ярты сүздән аңлап эшлиләр. Күңелеңне салып, ризыкны олылап табын хәстәрең күрсәң генә өстәлгә килгән аш-су бәрәкәтле һәм сихәтле була. -
"Укучының мәдәни көндәлеге" 12.09.2022
1 сыйныф укучылары арасында "Укучының мәдәни көндәлеге" проектына старт бирелде. Әлеге уникаль белем бирү проекты Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов җитәкчелегендә 2014 елдан гамәлгә ашырыла. Проект нигезендә, укучылар музей, театр, китапханә, күргәзмә, фестивальләрдә йөреп, үз экскурсияләрен Культурныйдневник.рф порталында күрсәтеп барачаклар.
-
Сыйныф дәресләре 12.09.2022
Бүген – 12 сентябрь көнне, гимназиябездә “Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү” сыйныф дәресләре Ватан турында сөйләшүгә багышланды. 1-2 сыйныфларда “Ватан нәрсә ул?” темасына интерактив карта белән эшләү, 3-4 сыйныфларда “Буыннан-буынга: россиялеләрнең Ватанга мәхәббәте” турында әңгәмә, 5-9 сыйныфларда “Ватаным, син минем күңел түремдә!” темасына интерактив карта белән эшләү, 10-11 сыйныфларда “Ватанны сайламыйлар...” темасына шигырь конкурсы узды.
-
Яңа атнага старт 12.09.2022
Яңа уку атнасына старт бирелде. Бүген атналык дүшәмбе линейкасы үтте.
-
СӨЕНЕЧЛЕ ЯҢАЛЫК! 09.09.2022
Россия Федерациясенең “Уңайлы мохит” дәүләт программасы кысаларында, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы грантында катнашып, гимназиябез “Мосты дружбы”- “Дуслык күпере” проекты белән җиңү яулады!