Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары
Белем бәйрәме
Опубликовано: 01.09.2023Белем бәйрәме традицион рәвештә тантаналы линейка белән башланып китте. Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмәтҗанова укучыларны, ата-аналарны, укытучыларны, мөхтәрәм остаз укытучыларны бәйрәм белән котлады, беренче сыйныф укытучыларына "Әлифба" һәм Белем иленең ачкычын тапшырды. Бәйрәмебезнең кунагы - Актаныш районы башлыгы Ленар Рафак улы Зарипов та үз тәбрикләүләрен җиткерде.
Мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен гимназиябезнең башлангыч сыйныфлар укытучылары Дилара Дуглас кызы Хөббетдинова, Ания Хәсип кызы Мусина, Лилия Васик кызы Галләмова, математика укытучылары Рәмилә Әдип кызы Хаҗиева, Регина Равил кызы Фәрдиева, Земфия Гыйльфан кызы Вәлиева, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Энҗе Фирдәвис кызы Шәгъзамова, инглиз теле укытучысы Румия Данис кызы Темел Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Яңа уку елында укучыларыбызга да яңа җиңүләр, тугры дуслар ,кызыклы дәресләр теләп калабыз !
К списку новостей