Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары
"Соңгы кыңгырау"
Опубликовано: 24.05.2023"Соңгы кыңгырау" бәйрәме гимназиябездә быел да онытылмас истәлекле мизгелләре белән күңелгә уелды.
Тантанада Актаныш районы башлыгы Ленар Рафак улы Зарипов катнашып, укучыларыбызны, укытучыларыбызны бәйрәм белән тәбрикләде. Чыгарылыш сыйныф укучыларына үзенең фикерләрен җиткерде.
Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмәтҗанова бәйрәм тәбрикләвен ветеран укытучыларыбызны - остазларыбызны хөрмәтләүдән башлады. Һәр көне кабатланмас эш-мәшәкатьләре, уку ыгы-зыгысы белән кайнап яшәлгән уку елының яңалыкларына, ирешелгән уңышларга тукталды. "Ел укучысы" исеменә лаек булган укучыларыбызны игълан итте. Сөенечле мизгелләр! Чөнки мондый мәртәбәле исемгә быел гимназиябезнең ике укучысы лаек булды! 9 сыйныф укучысы Самат Солтанов һәм 11 сыйныф укучысы Динара Камилҗанова.
Бәйрәмебез 11 сыйныф укучылары тәкъдим иткән театраль тамаша, чыгарылыш - 4 һәм 9 сыйныфларның җыр-биюләре белән үрелеп барды.
К списку новостей