Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары
ОЛИМПИАДАЛАРГА ӘЗЕРЛЕК – ЕЛ ДӘВАМЫНДА!
Опубликовано: 15.09.2023ОЛИМПИАДАЛАРГА ӘЗЕРЛЕК – ЕЛ ДӘВАМЫНДА!
Укуның беренче көннәреннән үк укучыларыбыз бердәм дәүләт имтиханнарына һәм олимпиадага әзерлек эшләрен башладылар.
Бүген без сезне 9В сыйныфы укучысы Әмирхан Шәймәрдановның уңышлары белән таныштырабыз. КНИТУ-КАИ оештырган, физика буенча авиатөзүче В.А. Окулов исемендәге лицейда физика юнәлешендәге лагерь сменасында укыды да, ял да итте ул.
Әлеге сменаның төп бурычы – физика фәненә кызыксыну уяту. Укучыга галим, тикшерүче, ачыш ясаучы буларак, үз-үзен сынап карау мөмкинлеге тудырыла. Әмирхан да физика һәм математика фәннәреннән алган белемен, лабораториядә эшләү күнекмәләрен, индивидуаль проектларда эшләү тәҗрибәсен кулланып, әлеге сменада үзенең сәләтләрен ачты. Үзен кызыксындырган сорауларга җаваплар эзләде. Смена дәвамындагы актив эшчәнлеге өчен II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
К списку новостей