Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары
“Разговоры о важном-Мөһим темага сөйләшү”сыйныф дәресләре
Опубликовано: 21.11.202320 ноябрь көнне, гимназиябездә “Разговоры о важном-Мөһим темага сөйләшү”сыйныф дәресләре гаилә темасына багышланды, "Гаиләдәге мөнәсәбәтләр турында" дип аталды.
Гаилә ул-мәхәббәт, игелек, бер-берең турында кайгырту. Гаилә ул-безнең көч җыя торган урын.
Укучыларыбыз да, гаилә турында фикер алышып, үзләренең гаиләләре турында сөйләделәр. Гаилә кыйммәтләрен барладылар. Әти-әни, бабай-әби тәрбиясе турында да сөйләштеләр. Гаилә кыйммәтләрен саклауда нәсел шәҗәрәсенең мөһимлеге турында да фикер алыштылар.
Балалар «Гаилә» темасын ачучы видеолар карадылар. Екатерина һәм Александр Стриженовлар, Сергей Жуков гаиләләре белән таныштылар. Аларның гаиләдә бәхетле яшәү серләре белән таныштылар. «Гаилә традицияләре»дигән интерактив биремнәр эшләделәр. Туганлык бәйләнешләрен билгеләү өчен рус телендә 30дан артык сүз булуын да ачыкладылар. Гаилә турында мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерделәр.
Фотоларда 7Г сыйныф укучылары укытучылары Зөлфия Әсгать кызы Исламова белән дәрес вакытында.
К списку новостей