• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а
Телефон: 89172573988, 89270410506
E-Mail: gaou.ggi@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ
Руководитель: Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна
Год основания учреждения: 2005
У нас учатся: 447 учащихся
У нас учат: 39 учителей

Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары

“Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү” кабинетын ачу

Опубликовано: 29.11.2023

“Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү” кабинетын ачу “Светофор” отряды яшь инспекторларының музыкаль чыгышы белән башланды. Инспекторлар юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен янәдән бер кат искә төшерделәр.
Укучыларның рәсем бәйгесенә дә әлеге тантанада нәтиҗә ясалды. Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт учреждениесенең Чаллы шәһәрендәге территориаль идарәсе профилактика бүлеге җитәкчесе Резеда Рәҗәп кызы Гыйльметдинова һәм гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмәтҗанова җиңүчеләрне игълан иттеләр.
“Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү” кабинеты балаларны урамда һәм юлда куркынычсыз тәртип нигезләренә өйрәтүнең заманча таләпләренә туры китереп җиһазландырылган. Стеналардагы стендлардан һәм башка күзаллау әсбапларыннан тыш, анда “Күңелле светофор” юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча укыту комплексы, “Юл хәрәкәте әлифбасы” ике яклы магнит-маркер тактасы, идән-өстәл уеннары, транспорт һәм җәяүлеләр светофорының электрлаштырылган моделе бар. Юл ситуациясен модельләштерүдә, уен формасында үткәрелгән дәресләрнең эчтәлеген тәэмин итүдә алар - иң нәтиҗәле ысуллар булып тора. Кабинет җиһазлары балалар белән тематик дәресләр үткәргәндә күп кенә ситуацияләрне чишәргә мөмкинлек бирәчәк. Урамда һәм юлда дөрес тәртип күнекмәләрен ныгытачак.
Заманча җиһазландырылган кабинетны ачудагы ярдәмнәре өчен гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Миркасыйм кызы Әнвәрова, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт учреждениесенең Чаллы шәһәрендәге территориаль идарәсе профилактика бүлеге җитәкчесе Резеда Рәҗәп кызы Гыйльметдинова, Актаныш районы буенча ЮХИДИ профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Рәзиф кызы Мөхәммәтовага рәхмәт белдерде.
“Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт учреждениесенең Чаллы шәһәрендәге территориаль идарәсе профилактика бүлеге җитәкчесе Резеда Рәҗәп кызы педогог-оештыручылар Миләүшә Рәдис кызы Аграпова һәм Алсу Мирзамәхмүт кызы Хафизовага Рәхмәт хатлары тапшырды.



К списку новостей