Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
Тарих һәм җәмгыять белеме атналыгы
16.11.2023
Тарих һәм җәмгыять белеме атналыгы кысаларында, гимназиябезнең 7 сыйныфларында интеллектуаль турнир «Үз уен» телевизион тапшыруы форматында узды. Укучылар биш командага бүленделәр. Һәр раундта алар үзләре сайлаган тематик сорауларга җаваплар бирделәр.
-
“Россия - минем горизонтларым”
16.11.2023
"КИЛӘЧӘККӘ БИЛЕТ": Минем төбәктә сәламәтлек саклау һәм медицина - Татарстан
16 ноябрь көнне гимназиябездә “Россия - минем горизонтларым”(“Киләчәккә Билет”) дәрестән тыш эшчәнлек курсы “Здравоохранение и медицина в моем регионе - Минем төбәктә сәламәтлек саклау һәм медицина” темасына багышланды. Бүгенге дәрес, төбәк компоненты кысаларында, Россиядә медицина темасының дәвамы буларак узды. Гимназиябез укучылары Татарстандагы медицина үзәкләре, алдынгы табиблар эшчәнлеге белән таныштылар. Тест биремнәре үтәделәр, сорауларга җаваплар бирделәр. -
«Русский медвежонок – 2023» олимпиадасы
15.11.2023
Гимназиябездә бүген – 15 ноябрь көнне «Русский медвежонок – 2023» олимпиадасы узды.
2000 елдан бирле узучы әлеге олимпиадада Россия укучылары гына түгел, чит илләрдән дә балалар бик теләп катнаша. Биремнәр уен формасында һәм ул баланы бик тиз үзенә җәлеп итә. Һәр биремдә язылган җавапларның дөресен сайлап алу кирәк. -
Бүген гимназиябезнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары беренче тапкыр Казан шәһәрендә уздырылган "Тәрбия. Белем. Тел" темасы астында уздырылган Бөтенроссия "Туган тел" форумында катнаштылар.
14.11.2023
Бүген гимназиябезнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары беренче тапкыр Казан шәһәрендә уздырылган "Тәрбия. Белем. Тел" темасы астында уздырылган Бөтенроссия "Туган тел" форумында катнаштылар. Шәрипова Чулпан Рәмзил кызы "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларны кызыксындыру алымнары һәм нәтиҗәгә ирешү юллары" темасы астында методик мәйданда чыгыш ясады. ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Закирова Минзәлия Заһри кызы Чулпан Рәмзил кызына рәхмәт белдерде, форумның сертификатын тапшырды. Әлеге форумда Татарстан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган 800 артык укытучы фикер алышты.
-
КОТЛЫЙБЫЗ!
14.11.2023
КОТЛЫЙБЫЗ!
Минзәлә шәһәрендә узган “English Art Festival” инглиз телендәге зона иҗади
конкурс-фестиваленең гала-концертында гимназиябезнең 6В сыйныф укучысы Сабирова Айзирәк инглизчә җыр җырлап, 2 урын яулады!
Җитәкчесе – Румия Данис кызы Темел. -
КОТЛЫЙБЫЗ: "КЭС-БАСКЕТ" мәктәп баскетбол лигасының Бөтенроссия турнирының муниципаль этабында гимназиябезнең баскетбол командасы III урын яулады!
13.11.2023
КОТЛЫЙБЫЗ: "КЭС-БАСКЕТ" мәктәп баскетбол лигасының Бөтенроссия турнирының муниципаль этабында гимназиябезнең баскетбол командасы III урын яулады!
Команда уенчысы – 10Б сыйныф укучысы Әмир Газизов турнирның “Иң яхшы снайпер”ы исеменә лаек булды.
Молодцы! -
КОТЛЫЙБЫЗ!
11.11.2023
"Адымнар-Түбән Кама" күптелле белем бирү комплексында Әлмәт, Чаллы, АлабугаТүбән Кама һәм Актаныш командалары арасында узган КВН да катнашып, гимназиябезнең "Мандарин" командасы II урын яулады! Визитка, өй эше, СТЭМ биремнәрендә һәм сорауларга җаваплар табуда тапкыр да, шаян да, зирәк тә булды мандарин яратучы егет-кызларыбыз.
-
«Россия бөркетләре» сафына кабул итү тантанасы
10.11.2023
Гимназиябездә башлангыч сыйныф укучыларын «Россия бөркетләре» сафына кабул итү тантанасы узды.
Тантана Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннарын башкару, дәүләт флагларын кертү белән башланды. Алга таба балалар «бөркет»ләр турындагы риваять, аларның кануннары белән таныштылар, «Россия бөркетләре гимны»н башкардылар һәм Ватанны яратырга, тырышып укырга, игелекле эшләр кылырга, үз сүзеңне тотарга, дуслыкның кадерен белергә, кайгыртучанлык күрсәтергә һәм вөҗдан буенча эш итәргә вәгъдә бирделәр. -
“Россия – минем горизонтларым”
09.11.2023
“Россия – минем горизонтларым” дәрестән тыш эшчәнлек курсында Татарстан Республикасы төбәкара пилот проекты белән катнаша. Проект “Профилум” яшүсмерләр өчен халыкара онлайн-белем бирү сервисы белән берлектә эшләнә.
-
«ЗУР ЭТНОГРАФИК ДИКТАНТ»
08.11.2023
«ЗУР ЭТНОГРАФИК ДИКТАНТ» ХАЛЫКАРА АКЦИЯСЕНӘ КУШЫЛДЫК