Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
"Йолдызлык-2025" фестивалендә гимназиябез Гран-при яулады! 26.02.2025

"Йолдызлык-2025" фестивалендә гимназиябез Гран-при яулады!
Әлеге җиңүгә үз өлешен керткән укучыларга һәм аларны әзерләгән җитәкчеләргә, әти-әниләргә бик зур рәхмәт!
Алга таба да уңышлар телибез йолдызчыкларыбызга! -
Илһам чишмәсе 24.02.2025

Гимназиябезнең 7А сыйныф укучысы Әхмәдгалиев Самир
“Илһам чишмәсе” исемендәге V төбәкара җыр бәйгесендә катнашып, Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. -
"Туган як " музеена сәяхәт 22.02.2025

4В класс укучылары районның "Туган як " музеенда булдылар. Алиса апалары балаларга туган ягыбызның табигате, анда яшәүче күренекле шәхесләребез, халкыбызның борынгы көнкүреше, яшәеше турында кызыклы мәгълүмат бирде.
Бик эчтәлекле, кызыклы очрашу булды. Экскурсияне оештыручы әти-әниләребезгә, музей коллективына зур рәхмәтебезне җиткерәбез. -
Семинар-киңәшмә 20.02.2025

18-19 февраль көннәрендә гимназиябездә
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге җитәкчесе
Шәяхматова Роза Искәндәр кызы җитәкчелегендә, Актаныш, Әгерҗе, Мөслим һәм Сарман районнары мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методика бүлекләре җитәкчеләренең һәм методистларының семинар-киңәшмәсе узды.
Укучыларның
гимназиябезнең брендына әйләнеп баручы иҗади-шәхси проект эшләре үрнәк методик күргәзмә буларак тәкъдим ителде.
Укучыларның һәм укытучыларның, сыйныфларның, профильле уку сыйныфларының, ата-ана һәм укучының проект эшләре республика югарылыгында яңа ачышлар буларак бәяләнде. -
ХӘРБИ-ПАТРИОТИК АЙЛЫК 17.02.2025

ХӘРБИ-ПАТРИОТИК АЙЛЫК:15 февраль – Әфганчылар көне!Гимназиябез укучылары район мәдәният йортында узган район чарасында катнашып, әфган сугышында катнашкан сугышчы-интернационалистлар белән очрашты.
-
Төбәкара семинар 17.02.2025

Гимназиябездән директорның укыту эшләре буенча урынбасары Рәйхан Флүс кызы Галимҗанова, инглиз теле укытучылары Сания Мөдәрис кызы Гыймранова, Фәйрүзә Филарис кызы Ганиева, Румия Данис кызы Темел, Рузилә Айдар кызы Мусина «Адымнар - Казан» полилингваль белем бирү комплексында узучы "Полилингваль белем бирү шартларында укытуның интерактив ысуллары һәм алымнары ярдәмендә функциональ грамоталылык формалаштыру" төбәкара семинарында катнаша бүген.
-
Инглиз теле атналыгы 14.02.2025

Инглиз теле атналыгы кысаларында, бездә практика узучы - НДПУның 5 курс студенты Фәрдиева Алисә Нәзим кызы 8Б сыйныфында «Һөнәрләр» темасына дәрестән тыш ачык дәрес үткәрә.
-
Йомгаклау әңгәмәсе- 2025 12.02.2025

Гимназиябезнең 9 сыйныф укучылары бүген – 12 февраль көнне рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе уза, һәм ул төп дәүләт имтиханына керү мөмкинлеге булып тора.
Имтихан 4 этапны үз эченә ала: текстны уку һәм сөйләп чыгу, монолог, диалог. -
"Тату сыйныф серләре" 09.02.2025

Гимназиябезнең 6Б сыйныф укучылары "Тату сыйныф серләре" республикакүләм конкурсының район этабында катнашып, 2 урын яуладылар!Алар “Безнең күңелле тату сыйныф” визит карточкасы, проект эше этапларында гимназиябез данын якладылар.
Югары дәрәҗәдә әзерләнгән оригиналь чыгышлар тәкъдим иттеләр!
Хөрмәтле укучылар, Гүзәл Фәритовна һәм әти- әниләр! Сезне чын күңелдән зур җиңүегез белән котлыйбыз! -
Гимназиябез укучылары КФУ галимнәре белән фән олимпиадаларына әзерләнә, рус әдәбиятыннан онлайн-дәрес. 06.02.2025

















