Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары
"Йолдызлык-2025"
Опубликовано: 03.02.2025Гимназиябездә "Йолдызлык" фестиваленең район турына сайлап алу узды. Мөхтәрәм жюри алдында 60 номер белән имтихан тоттык.
Ике сәгатьтән арткан, һәр чыгыш бер-берсен тулыландырып барган сынау-концертыбыз, балаларның сәләтләренә сокланып һәм хозурланып карап, сизелми дә узып китте. Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмәтҗанова һәр чыгышны үзе карап, балаларны җиңүгә рухландырып, көч биреп торды.
Гимназиябезнең һәр сыйныфы актив катнашты. Нәфис сүз, конферанс, җыр, бию, вокал һәм инструменталь ансамбльләр чыгышлары соклангыч булды.
“Йолдызлык” фестивалендә гимназиябездә узган “Зур биюләр”, “Хорлар бәйгесе” конкурслары җиңүчеләре дә сәхнә тотты.
“Ак нур”, “Хәзинә” җыр һәм бию ансабльләре җитәкчеләре Миләүшә Робсон кызы Солтанова, Әлфинә Фердинас кызы Фәйзуллина һәр яшь төркемендә яңа чыгышлар әзерләгән иде.
Сәхнә костюмнары әзерләүдә, тектерүдә әти-әниләребез, һәрвакыттагыча, гаҗәпләндерде дә, сокландырды да. Берсеннән-берсе матурлар! Рәхмәт сезгә!
К списку новостей