Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
Гимназиябездә бүген Корбан ашы узды. 16.06.2024

Гимназиябездә бүген Корбан ашы узды.
Актанышта чалынган корбаннарның итеннән авыз итү мәҗлесләре быел өч урында - гимназиябездә, Актаныш техникумында, аскы Актанышта ветераннар йортында оештырылды.
Гимназиябездә һәр елны да корбан ашы зурлап билгеләп үтелә.
Мәҗлестә район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, Актаныш районы башлыгы Ленар Рафак улы Зарипов,
район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Миркасыйм кызы Әнвәрова, гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмәтҗанова катнашты.
Мәҗлес бик күркәм узды. Руслан хәзрәт Мортазин корбан итеннән авыз итәргә килүчеләргә вәгазь сөйләде.
Ленар Рафак улы да райондашларыбызга, дин кардәшләребезгә мөрәҗәгать итеп, үзенең фикерләрен белдерде.
Пешекче апаларыбыз да корбан итеннән бик тәмле аш-су әзерләгән иде. Өстәлләр дә сый-нигъмәттән сыгылып торды.
Корбан гаете мөбарәк, чалган корбаннарыбыз кабул, дөньяларыбыз имин булсын! -
12 июнь - Россия көне! 12.06.2024

12 июнь - Россия көне!
"Бүләк" аланында көн дәвамында барган чараларда, шөгыльләрдә һәм бәйрәм уңаеннан узган дәрестә балалар туган ил, аның горурланырлык кешеләре, һәр өлкәдә ирешелгән уңышлар һәм казанышлар турында сөйләштеләр, "Солдат хаты" акциясендә катнаштылар. Балалар махсус операцияләрдә катнашучы якташларга күңел күтәргеч һәм рухландыргыч сүзләр яздылар.
"Сезгә, Россия сакчыларыбыз, батырлыгыгыз һәм каһарманлыгыгыз өчен рәхмәт! Исән булыгыз! Сезне Көтәбез! Сезнең Белән Горурланабыз!» - дигән юллар белән тәмамланды ул хатлар. -
СӨЕНЕЧЛЕ ИРТӘ! МӘРТӘБӘЛЕ ХӘБӘР!
11.06.2024
СӨЕНЕЧЛЕ ИРТӘ! МӘРТӘБӘЛЕ ХӘБӘР!
Бүгенге иртәбез дә сөенечле хәбәрдән башланды!
Гимназиябезнең чыгарылыш сыйныф укучылары Гилаев Айнурның математика (профиль) һәм рус теленнән тапшырган дәүләт имтиханнары 100 әр баллга, Галиев Илназның математикадан (профиль) тапшырган дәүләт имтиханы 100 баллга бәяләнгән!!!
Айнур белән Илназны, әти-әниләрен, укытучылары Энҗе Фирдәвис кызы Шәгъзамованы, Земфия Гыйльфан кызы Вәлиеваны, гимназиябез коллективын, директорыбыз Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмәтҗанованы әлеге күркәм уңыш, мәгариф өлкәсендәге мәртәбәле казаныш белән ихлас котлыйбыз!
Уңышлар - уңышка, җиңүләр җиңүгә ялгансын! -
"Мин үз ватаным белән горурланам!" 07.06.2024

Татарстан Республикасы профсоюз оешмасы тарафыннан оештырылган "Мин үз ватаным белән горурланам!" рәсем бәйгесенең район этабында катнашып, гимназиябез укучылары җиңү яуладылар!
2А сыйныф укучысы Вильданова Әминәне, 5Б сыйныф укучысы Сабиров Самирны, 6В сыйныф укучысы Сабирова Айзирәкне ихластан котлыйбыз! -
Күңелле каникуллар. 06.06.2024

Кичә, 4 июнь көнне, гимназиябезнең 5А сыйныф укучылары уку елының уңышлы тәмамлавын бәйрәм итү һәм яңа шәһәр күрү максатыннан Башкортстан башкаласы Уфада булдылар.
Сыйныфның ата-аналар комитеты кызыклы һәм бай эчтәлекле программа оештырган иделәр.
Иң башлап, балалар "Форд Боярд" уен квест-шоуында төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар.
Аннары "Интеллектус" Күңел ачу фәннәре музеена юлландылар. Монда алар төрле физик һәм табигый күренешләрне күрсәтүче 60тан артык прибор белән таныштылар, төрле экспериментлар үткәрүдә катнаштылар.
Тамак ялгап алгач, укучылар Уфаның төп символларының берсе булган Салават Юлаев һәйкәле һәм аның янындагы парк күркәмлеге белән хозурландылар.
Сәфәрчеләр сәяхәттән кәнәгатьлек алып, җәйге ялларга сөенешеп таралыштылар. -
СӨЕНЕЧЛЕ ИРТӘ! МӘРТӘБӘЛЕ ХӘБӘР! 05.06.2024

СӨЕНЕЧЛЕ ИРТӘ! МӘРТӘБӘЛЕ ХӘБӘР!
Бүгенге иртәбез сөенечле хәбәрдән башланды!
Гимназиябезнең чыгарылыш сыйныф укучысы Миләүшә Гыйльметдинованың рус әдәбияты фәненнән тапшырган бердәм дәүләт имтиханы 100 баллга бәяләнгән!
Миләүшәне, әти-әнисен, укытучысы Ирина Альбин кызы Нурыеваны, гимназиябез коллективын, директорыбыз Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмәтҗанованы әлеге күркәм уңыш, мәгариф өлкәсендәге мәртәбәле казаныш белән ихлас котлыйбыз!
Уңышлар - уңышка, җиңүләр җиңүгә ялгансын! -
Гимназиябезнең 4А сыйныф укучылары Әлмәт шәһәренә экскурсиягә бардылар. 30.05.2024

Гимназиябезнең 4А сыйныф укучылары Әлмәт шәһәренә экскурсиягә бардылар. Алар музейларда, уен үзәкләрендә һәм «Сфера» планетариенда булдылар. Укучылар бик күп яңалыклар тупладылар.
-
9,11 сыйныф укучылары дәүләт имтиханнарын тапшырырга әзерләнә 29.05.2024

Уку елы тәмамланса да, гимназиябездә һәркем эзләнүдә. Укытучылар да, укучылар да хезмәттә. 9,11 сыйныф укучылары дәүләт имтиханнарын тапшырырга әзерләнә. Химия, математика, география фәннәреннән күрсәтмә биремнәрне эшлиләр. Катлаулы мәсьәләләр чишелешен укытучы белән берлектә анализлап нәтиҗә ясыйлар.
30 май көнне химия, физика, тарих һәм географиядән имтихан тапшырачак алар. -
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме 25.05.2024

"Соңгы кыңгырау" бәйрәме гимназиябездә быел да көтелгән һәм онытылмас истәлекле мизгелләре белән күңелгә уелды.
Тантанада Актаныш районы башлыгы Ленар Рафак улы Зарипов катнашып, укучыларыбызны, укытучыларыбызны бәйрәм белән тәбрикләде. Чыгарылыш сыйныф укучыларына үзенең фикерләрен җиткерде.
Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмәтҗанова укытучыларыбызны, остазларыбызны, укучыларыбызны тәбрикләп, һәр көне кабатланмас эш-мәшәкатьләре, уку ыгы-зыгысы белән кайнап яшәлгән уку елының яңалыкларына, ирешелгән уңышларга тукталды. "Ел укучысы" исеменә лаек булган укучыларыбызны игълан итте. Сөенечле мизгелләр! Чөнки мондый мәртәбәле исемгә быел гимназиябезнең ике укучысы лаек булды! 9 сыйныф укучысы Шакирова Лиана һәм 11 сыйныф укучысы Руфинә Гарифуллина.
Бәйрәмебез 11 сыйныф укучылары тәкъдим иткән театраль тамаша, чыгарылыш - 4 һәм 9 сыйныфларның җыр-биюләре белән үрелеп барды. -
"Ел укучысы-2024" 24.05.2024

Гимназиябезнең 9 сыйныф укучысы Лиана Шакирова 2023-2024 нче уку елы нәтиҗәләре буенча Актаныш районының "Ел укучысы" булды!
Котлыйбыз!
















