Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
Рус теленнән уку грамоталылыгы буенча 9 сыйныф укучылары тест биремнәре эшләделәр. 18.12.2023
Рус теленнән уку грамоталылыгы буенча 9 сыйныф укучылары тест биремнәре эшләделәр.
Уку грамоталылыгы - функциональ грамоталылыкның иң мөһим өлеше. Ул - укучыда текстларны аңлау, куллану, бәяләү, алар турында уйлану сәләтен үстерә. Рус теленнән белемнәрне билгеләгәндә уку аеруча зур урын алып тора, чөнки чит тел өйрәнүдә уку - төп компонент. -
«УҢЫШНЫҢ НИГЕЗЕ БУЛАРАК ПРОЕКТ ФИКЕРЛӘВЕН ФОРМАЛАШТЫРУ» регионара семинары 16.12.2023
«УҢЫШНЫҢ НИГЕЗЕ БУЛАРАК ПРОЕКТ ФИКЕРЛӘВЕН ФОРМАЛАШТЫРУ» регионара семинары Татарстан һәм Башкортостан республикаларының полилингваль гимназия директорларын, укытучыларын эшлекле сөйләшүгә туплады. Төбәк һәм федераль грантларның гимназиябездәге укыту- тәрбия эшчәнлегендә максатчан тотылышы буенча тәҗрибә уртаклаштык. Проект эшләрендә, ачык дәресләрдә укучыларның үзләренә максат-бурычлар куюлары һәм чишелеш юлларын табулары, уңышка ирешүләре күрсәтелде.
Семинар гимназиябезнең актлар залында тантаналы ачылды. Укучылар, укытучылар һәм ата-аналар белән берлектә әзерләнгән җыр-биюләрдә безнең кыйблабыз, традицияләребез, милли тәрбия чагылыш тапты.
Кунакларны гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмәтҗанова,
Татарстан Республикасы тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фонды башкарма директоры Зөлфия Хафиз кызы Сөнгатуллина, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Илдар улы Халиков сәламләде.
Якташыбыз - драматург
Данил Салихов исемендәге драматургия кабинетын ачылды.
Проектлар күргәзмәсендә укучыларыбызның эшләре тәкъдим ителде.
Татар теле һәм әдәбияты, инглиз теле, математика, рәсем һәм сызым, психолог- педагоглар секцияләре эшендә ачык дәресләр узды.
Семинарны йомгаклау - пленар өлештә Актаныш районы башлыгы Зарипов Ленар Рафак улы, Татарстан Республикасы тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фонды башкарма директоры Сөнгатуллина Зөлфия Хафиз кызы,
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән ми- нистрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы
Халиков Илгиз Илдар улы, гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмәтҗанова чыгыш ясады. -
Технологиядән район олимпиадасы җиңүчеләре. 16.12.2023
Технологиядән район олимпиадасы җиңүчеләре.
6Б сыйныф укучысы Таңсылу Курмакаева, 9А сыйныф укучысы Зилә Кирамова, 10Б сыйныф укучысы Әмирхан Шайхразиев - җиңүче, 8Б сыйныф укучысы Ильзара Рәшитова - призер.
Укытучылары Гүзәл Фәрит кызы Хөснетдинова, Ришат Тимершәех улы Сибгатуллин.
Котлыйбыз! -
КОТЛЫЙБЫЗ! 13.12.2023
КОТЛЫЙБЫЗ!
Гимназиябезнең “Милли җәүһәрләр” театр коллективы Миләүшә Аграпованың “Онытырга хакым юк” драмасы белән “Ният” төбәкара татар балалар театраль коллективлары фестиваль-конкурсында катнашып, диплом белән бүләкләнде.
Яшь артистларыбызны, җитәкчеләре – педагог оештыручылар Миләүшә Рәдис кызы Аграпова һәм Алсу Мирзамөхәммәт кызы Хафизованы котлыйбыз, киләчәктә дә матур җиңүләр телибез! -
ИГЕЛЕК ҺӘМ ШӘФКАТЬ 11.12.2023
ИГЕЛЕК ҺӘМ ШӘФКАТЬ: Гимназиябезнең "Ялкын" иҗтимагый балалар оешмасы ел да, шефлыкка алган балаларга, Кыш Бабай күчтәнәче тапшыра!
Гыймадиева Миләүшә Рушат кызының һәм Миргаязова Миләүшә Мират кызының, хәлләрен белеп, бүген Кыш Бабай бүләкләрен бирдек. -
Математикадан район олимпиадасы җиңүчеләре 08.12.2023
Математикадан район олимпиадасы җиңүчеләре!
7 сыйныф: Әмир Әхмәдгалиев, Ильяр Хафизов, Ильяс Гыймадиев, Данияр Мисбахов – призерлар.
Укытучылары Регина Равилевна Фәрдиева.
8 сыйныф: Әмир Ибраһимов – призер.
10 сыйныф: Альбина Әхмәтҗанова – призер.
Укытучылары Рәмилә Әдиповна Хаҗиева.
Котлыйбыз! -
“Заманча технологияләргә таянып укучыларның сөйләм телен үстерү” республика семинары 08.12.2023
Директорның укыту эшләре буенча урынбасары Рәйхан Филүс кызы Галимҗанова, татар теле укытучысы Айгөл Ралиф кызы Әхмәдгалиева, озынайтылган көн төркеме тәрбиячеләре Нәзилә Айдар кызы Галиәхмәтова, Гөлнара Йосыф кызы Акбирова “Адымнар-Әлмәт” күптелле гимназиясендә “Заманча технологияләргә таянып укучыларның сөйләм телен үстерү” республика семинарында катнаша.
-
Гимназиябездә укулар бүген гадәттән тыш режимда бара. 07.12.2023
Гимназиябездә укулар бүген гадәттән тыш режимда бара.1-2 сыйныфлар - Учи.ру, 3-4 сыйныфлар "Россия электрон мәктәбе" платформасында укый. 5-8 сыйныфларда дәресләр Zoom Meetings платформасында һәм Сферум укыту профилендә видеоконференция режимында укытыла. 9-11 сыйныфлар гимназиябездә гадәттәгечә укый.
Фән олимпиадаларының район этабы билгеләнгән тәртиптә дәвам итә. -
Котлыйбыз! 06.12.2023
Гимназиябездә узган юл хәрәкәте иминлегенә багышланган рәсем конкурсында җиңүче укучыларыбыз: 1А сыйныф укучысы Диана Газетдинова, 1Б сыйныф укучысы Руслан Сафин, 3Б сыйныф укучылары Амелия Сәлахова, Ильяс Вәгыйзов, Газиз Шәйхетдинов.
Котлыйбыз! -
Һөнәри осталыкны күтәрү курслары 05.12.2023
Укучыларның функциональ грамоталылыгын үстерү мәсьәләләре буенча гимназиябезнең идарә итү командасы - директорның укыту эшләре буенча урынбасары Рәйхан Филүс кызы Галимҗанова, директорның методик эшләр буенча урынбасары Юлия Валентин кызы Әмирҗанова, башлангыч сыйныф, математика һәм информатика укытучыларының, гуманитар циклның методик берләшмә җитәкчеләре Айгөл Данис кызы Зиннурова, Регина Равил кызы Фәрдиева, Резеда Шамил кызы Рәфыйкова Казан шәһәрендә һөнәри осталыкны күтәрү курсларында укуда.