Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
22 ноябрь - сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне. 22.11.2023
22 ноябрь - сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне. Шул уңайдан, китапханәбездә китап күргәзмәсе эшли.
Рәхим итегез! -
“Разговоры о важном-Мөһим темага сөйләшү”сыйныф дәресләре 21.11.2023
20 ноябрь көнне, гимназиябездә “Разговоры о важном-Мөһим темага сөйләшү”сыйныф дәресләре гаилә темасына багышланды, "Гаиләдәге мөнәсәбәтләр турында" дип аталды.
-
ПСИХОЛОГИЯ АТНАЛЫГЫ. 21.11.2023
ПСИХОЛОГИЯ АТНАЛЫГЫ: Гимназиябездә бүген “Игелек һәм үзара аңлашу көне”. “Гимназиягә син нинди кәеф белән киләсең?” акциясе кысаларында, педагог-психолог Зөлфия Мазгаровна Хафизова 3Б сыйныф укучылары белән әңгәмә үткәрде. Укучылар, иң элек, үзләренең кәефләренә бәяләмә бирделәр. Аннан, кәефләре тасвирланган кәгазь кисәкләрен Кәеф агачына элделәр. Психологик киеренкелектән котылу – ял бүлмәсендә бергәләп төрле уеннар уйнадылар.
Бөтенроссия психология атналыгы кысаларында, гимназиябездә ачык тренинг дәресләре, акцияләр, сыйныф сәгатьләре һәм конкурслар узачак. -
КОТЛЫЙБЫЗ! 20.11.2023
Гимназиябезнең 10 сыйныф укучысы Самат Солтанов экология буенча бөтенроссия фән олимпиадасының район этабы җиңүчесе!
Укытучысы – Зөлфия Әсгать кызы Исламова.
Котлыйбыз! -
Итоги муниципального этапа олимпиады 2023-2024 20.11.2023
-
“РОБОКВЕСТ” РЕСПУБЛИКА ЯРЫШЫНДА ГИМНАЗИЯБЕЗ УКУЧЫЛАРЫ ҖИҢҮ ЯУЛАДЫ! 20.11.2023
“РОБОКВЕСТ” РЕСПУБЛИКА ЯРЫШЫНДА ГИМНАЗИЯБЕЗ УКУЧЫЛАРЫ ҖИҢҮ ЯУЛАДЫ!
17 ноябрь көнне Мөслим районында “РобоКвест” республика ярышы быел икенче тапкыр узды. “Офык” мәктәптән тыш эшләр үзәгендә 9 районнан 15 команда составында 60 укучы үзләренең көчләрен сынады. -
КОТЛЫЙБЫЗ! 18.11.2023
КОТЛЫЙБЫЗ!
Математикадан район олимпиадасы җиңүчеләре!
6В сыйныфы укучысы Маликов Раяз – җиңүче, 6А сыйныфы укучысы Бакиров Раил – призер.
Укытучылары - Регина Равиль кызы Фәрдиева.
4А сыйныфы укучысы Имамова Румия – призер.
Укытучысы – Лилия Васик кызы Галләмова.
Котлыйбыз! -
ФОРУМ «КАМА АРЪЯГЫ ТАТАРЛАРЫ ТАРИХЫН ҺӘМ МӘДӘНИЯТЕН ӨЙРӘНҮНЕҢ АКТУАЛЬ ПРОБЛЕМАЛАРЫ» 17.11.2023
Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, «Мәгариф» журналы редакциясе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Актаныш муниципаль районы администрациясе, Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты белән берлектә гимназиябездә бүген «КАМА АРЪЯГЫ ТАТАРЛАРЫ ТАРИХЫН ҺӘМ МӘДӘНИЯТЕН ӨЙРӘНҮНЕҢ АКТУАЛЬ ПРОБЛЕМАЛАРЫ» дигән мәртәбәле форум уза.
Актаныш районы башлыгы Ленар Рафак улы Зарипов:
- Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк дип язган мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәче, тарихчы Шиһабетдин Мәрҗәни. Тарих - ул хәтер. Ата-бабаларыбызның данлы үткәне, миллилегебезне чагылдырган үзгә бер гореф-гадәтләре, рухи байлыгыбыз. Тарихны өйрәнү, аны барлау, саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру – һәрберебезнең изге бурычы. Үсеп килгән буынны, гасырларны колачлаган бай тарихыбыз, милли мәдәниятебез ярдәмендә тәрбияләргә кирәк. Бары тик шул вакытта гына киләчәгебез дә өметле, дәвамлы булачак.
Бүген гимназиябездә шушы максатларны чынга ашырган зур тарихи чара уза. Галимнәребезгә, “Татмедиа” җәмгыятенә, “Мәгариф” журналы коллективына, үзебезнең мөгаллимнәргә һәм барлык оештыручыларга уңышлар теләп калам. -
"19 ноябрь - юл һәлакәте корбаннарын искә алу көне"нә багышланган акция 17.11.2023
Гимназиябезнең Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары "19 ноябрь - юл һәлакәте корбаннарын искә алу көне"нә багышланган акциягә кушылды.
-
“Умный мамонтенок” халыкара олимпиадасында катнашып, гимназиябезнең 1В сыйныфы укучысы Илзия Шакирова рус теле/укырга-язарга өйрәтү юнәлешендә 1 урын алды! 16.11.2023
“Умный мамонтенок” халыкара олимпиадасында катнашып, гимназиябезнең 1В сыйныфы укучысы Илзия Шакирова рус теле/укырга-язарга өйрәтү юнәлешендә 1 урын алды!
Әзерләүче укытучылары – Илиза Энгель кызы Ахунова, Алсу Илгиз кызы Гафурова.