Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
Ел тәрбиячесе - 2017 23.01.2017

Бүген "Ромашка" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе -2017" район бәйгесе башланып китте.Тәрбиячеләрнең иң осталары, батырлары безнең балалар бакчасында ачык шөгыльләр күрсәтәләр, аларга уңышлар телик!!!
-
Этеп йөрергә өйрәнәбез 12.01.2017

Лотфуллина Л.Г ( кечкенәләр төркеме) : Мөстәкыйль уйнарга өйрәнсен өчен, өлкәннәр кече яшьтән үк бала уенына җитәкчелек итәргә тиеш. Уйнарга өйрәнмәгән бала машинаны берни уйламыйча этеп йөри , курчак белән дә теләр теләмәс уйный. Уенчыклар белән дә башкача уйный белми, алар аны тиз туйдыра. Белем бирү стандартлары таләпләрендә кече яшьтәге балалар өчен уенчыклар исемлегендә “Этеп йөри торган “ уенчыклар бар. Әлеге уенчыклар балалар фантазиясе өчен иркен мәйдан булып тора.
-
Әкият терапиясе һәм аның әһәмияте 11.01.2017

Әкият терапиясе – психик сәламәтләндерү һәм акыл үсешен үстерүдә кулланыла. Хәзерге заманда әкият терапиясе бик актуаль булып тора. Әкият аша без чынбарлык белән параллель үткәрә алабыз. Шуңа да ничек иртәрәк бу эшне башласак, шулай яхшырак. Әкиятнең эчтәлегенә, геройларның образларына сораулар, чагыштыру алымнарын кулланып, без балалар белән анализ ясыйбыз, шул вакытта балаларның уй-фикерләрен, уй-кичерешләрен үзебезгә билгеләп бара алабыз. Әкият терапиясе шөгыльләре балаларны чынбарлыктан аермый. Һәрбер шөгыльнең ахырында балалар белән берлектә сораулар ярдәмендә фикер алышалар: әкият сезне нәрсәгә өйрәтте? Бу белемнәрне һәм тәҗрибәне үз тормышыбызда ничек кулланачакбыз? Шулай итеп әкият илендә сәяхәт иткәндә, балалар тормыш тәҗрибәсен туплыйлар, социаль күнекмәләр булдыралар.
-
Кыш бабайга кунакка 26.12.2016

Балаларда бәйрәм кәефе булдыру, сәләтләрен ачу. Иҗади мөмкинлекләрен үстерү. Дуслык, бердәмлек хисе тәрбияләү максатыннан без бүген Кыш бабайга һәм кар кызы янына кунакка бардык. Үзебез белән куянны, песине, әти-әниләрне дә иярттек. Кыш бабайга үзебезнең һөнәрләрне күрсәтеп, ярдәм итеп биеп, җырлап күңел ачтык
-
Лего-вак моториканы үстерә 22.12.2016

Леголар белән уеннар бик күп төрле булалар. Алар ярдәмендә вак моториканы гына түгел, ә фантазияны да үстерергә, төсләрне аерырга да өйрәнергә була.
-
Әти-әниләр ярдәме! 20.12.2016

Әти- әниләребез балаларга уеннар ясап алып килделәр. Дидактик уеннар балаларның сүзлек запасларын арттыру белән генә чикләнми, программа материалын яхшырак үзләштерергә ярдәм итә, белемнәрне уен формасында үзләштерергә мөмкинлек бирә.
hәрбер әти-әниләр балаларның яшь hәм шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып,дидактик уеннарны катлауландыра яисә җиңеләйтә алырлык итеп ясаганнар.
Бу уеннар үткән(өйрәнгән)материалны ныгытып кына калмыйлар,ә балаларның хәтерен ,игътибарын, сөйләмен,фикерләү сәләтен,кул чуклары мускулларын үстерәләр
-
Шамаил конкурсы 16.12.2016

-
РМО утырышы 12.12.2016

-
Әтәч башняга менә кикрикүкк кычкыра 05.12.2016

Эксперимент үткәрергә өйрәндек: үтә күренмәле көпшә эченнән предметны этеп чыгарырга кирәклеген аңладык, башкаларга ярдәм итү теләге булдыру, сүзлекне баету, тәрбияченең сорауларына җавап бирү, мөстәкыйльлелек һәм активлык күрсәтү теләген үстерү.
Берсе өстенә икечесен куеп, ике төрле зурлыктагы шакмактан башня төзү , төзегән корылма белән уйнау, һәм уку елы башында нәрсәләр өйрәнгәннәрен күрсәтү максатыннан кечкенәләр төркеме балалары әти-әниләрне кунакка чакырдык
-
“Могҗиза тудыручы су” 01.12.2016

Зурлар төркемендә “Могҗиза тудыручы су”дигән темага Мингазова Г.Ә. ачык шөгыль үткәрде. Тәҗрибәләр үткәреп карау аша балалар мөстәкыйль фикер йөртеп, гади нәтиҗәләр ясый белүләргә өйрәнделәр. Бу шөгыльдә табигатьтә яшәү чыганагы булган суга сак караш тәрбияләнде.









