Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 81 82 ( 83 ) 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Әкәм- төкәм күзәттек 25.07.2017

Балаларның табигать белән кызыксынучанлык, аңа сак караш тәрбияләү, максатыннан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән бүген әкәм- төкәм күзәттек. Алар әкәм- төкәмне үз куллары белән ашаттылар (алма, кәбестә), яфрак өстенә куеп карадылар, яфрак өтендә әкәм- төкәм үзен үз өендә кебек хис итеп, иркен хәрәркәт итә. Әйләнә – тирә мохит белән бәйләнешләрен арттырып, балаларның игьтибарын, хәтерен, иң гади танып белү алымнары эшчәнлекләре үсә.
-
Бакчабыз уңышлары 24.07.2017

Хезмәткә тәрбия кечкенәдән үк башлана.1 кечкенәләр төркеме балалары белән тәжрибә участогында фасольләрнең чүбен утадык, су сиптек, үсентеләрнең үсешен балалар белән көндә кызыксынып карыйбыз.
-
Иң яраткан уенчыгыбыз-лего 21.07.2017

Кечкеләр төркемендә балалар легоны бик яратып уйныйлар.
-
Әкиятләр сэхнэләштердек 18.07.2017

Балалар белән бик күп әкиятләр карадык, аларның эчтәлеген искә төшердек, үзебезгә ошаган әкиятләрне сәхнәләштердек. Әкиятләр балаларны кыю, батыр булырга, зурларның сүзләрен тыңларга, хезмәтне яратырга, кеше әйберен рөхсәтсез алмаска, дус һәм тату яшәргә өйрәтә.
-
Паркка сәяхәт 17.07.2017

Елның иң матур фасылы. Тирә-юньдә чәчәкләр хуш исе. Ничек бүлмәләрдә түзеп ятмак кирәк! Без 1 нче кечкенәләр төркеме тәрбиячесе Ибраһимова Альбина Рашитовна белән якындагы паркка сәяхәт кылдык. Агачларның нинди генә юк! Үсемлекләрнең шифасы турында да сөйләштек. Сәяхәтебез әнә шулай күңелле һәм файдалы узды.
-
Төкле аягың белән, нәниләр 14.07.2017

"Ромашка" балалар бакчасына кечкенәләр төркеменә балаларны кабул итә башладык
-
"Татарча әкиятләр көне" 11.07.2017

Закирҗанова Л.Р.:
Әкиятләр тыңлап, сөйләп,
Телләребез ачыла!
"Су анасы", "Шүрәлеләр"-
Безнең дуслар барсы да!
Туган телдә әкиятләр карадык! Әкияләр безне бары тик яхшылыкка һәм матур гадәтләргә генә өйрәтә!
-
Походта! 04.07.2017

Закирҗанова Л.Р.:
Җылы көннәрне сагынып көтеп алабыз! Берсен дә заяга уздырмаска тырышабыз! Палатка корып, "учакта" чәй кайнаттык! Куркынычсызлык кагыйдәләрен ныгыттык! Балалар бик шатландылар!
-
"Юлга чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшы булсын!" 30.06.2017

Закирҗанова Л.Р.:
Балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән даими таныштырып торабыз! Шулай да махсус специалист килеп аңлату эшләре алып барганда балаларга тагын да кызыграк! Балалар өчен нәфис фильмнар карадык, "Сорау-Җавап" уены уйнап белемнәребезне арттырдык!
-
"Табигатьне саклыйк!" 28.06.2017

Закирҗанова Л.Р.:
Табигать кочагында яшәү, аны күреп тору, аның белән сөйләшү- бәхет”.Без шул бәхеткә төренеп яшибез,чөнки без барыбыз да табигать балалары. Яшел урманнарның шавы,чишмәләрнең челтерәгән агышы, күлебезнең сихри зәңгәрлеге күңелләргә сихәт бирә. Табигать безне туендыра,рухландыра, яшәү өчен дәрт бирә, көч-күәт өсти,матурлата,илһамландыра.Ул бит безнең ярдәмгә мохтаҗ. Без табигатьне күз карасы кебек якларга,усаллардан сакларга тиешбез.Табигатьне пычратучылар белән көрәшне бүгеннән ук башларга кирәк! Шуны истә тотып 2 нче кечкенәләр төркеме паркка барды, паркны чүптән арындырды, чистартты.









