Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
Бездә бүген Сабантуй! 27.05.2017

Бүген бездә Сабантуй -
Эшләреңнең барын куй!
Тизрәк йөгер мәйданга,
Бәйрәм башлана анда.
-
Россиякүләм «Китапнамә»ләр («Буктрейлер») бәйгесе 24.05.2017

Лотфуллина Л.Г : Татар интернетын үстерү фонды, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениеләре Бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 131 ел тулуга багышланган «Хезмәтем, көчем – милләтем өчен» девизы астында дистанцион Россиякүләм «Китапнамә»ләр (ингл. booktrailer) бәйгесе үткәрде!..
-
VI Республика фәнни тикшеренү конференциядән соң!! 18.05.2017

Туган телне саклау, өйрәнү һәм үстерү, милли гореф-гадәтләребезгә, рухи байлыгыбызга мәхәббәт тәрбияләү, укытучыларда фәнни эзләнүләрдә иҗадилыкка омтылыш һәм кызыксыну уяту максатыннан, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты, «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат» дәүләт автономияле гомумбелем учреждениесе белән берлектә, VI республика «Гамил Афзал укулары» үткәрде. Укуларның беренче турында 834 фәнни эш тикшерелеп, 145е икенче турга үткән булып чыкты. Әлеге фәнни хезмәтләр 9 секциядә якланды һәм шулай ук мәгариф хезмәткәрләреннән, танылган галимнәрдән торган морган мәртәбәле жюри комиссиясе тарафыннан бәяләнде. Җиңүчеләр министрлыкның төрле дәрәҗәдәге дипломнары белән бүләкләнде
-
Язгы эшләр 17.05.2017

Балаларда хезмәт кешесенә, бакчачы һөнәренә хөрмәт тәрбияләү. Бәйләнешле сөйләм һәм танып белү эшчәнлеген үстерү. Балаларның өлкәннәр хезмәте турында күзаллауларын киңәйтү.
-
Аюга кунакка барабыз.. 11.05.2017

Лотфуллина Л.Г.:Уеннар, тәрбия чарасы буларак, баланың шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый, психик үсешенә ярдәм итә. Алай гына да түгел, алар нәниләрдә дуслык, иптәшлек, гаделлек, зирәклек кебек сыйфатлар да тәрбияли. Уеннар ярдәмендә бала тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә. Физик активлык, балаларда җитезлек, өлгерлек, кыюлык сыйфатлары тәрбияләү белән беррәттән, нәниләрнең игътибарын арттыруга, хәтерләрен үстерүгә дә булышлык итә. Уен вакытында балаларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйльлекләре арта, оештыруга сәләтләре үсә. Кечкенәдән алынган хәрәкәт күнекмәләре нәниләргә тышкы дөнья белән тирәнрәк танышырга ярдәм итә.
-
Зур бабаларыбызны хөрмәтләп... 05.05.2017

Лотфуллина Л.Г: Бөек Ватан сугышы вакыйгалары инде бик еракта калган. Без сугыш турында әби-бабайларыбыз сөйләгәннән, кинолардан күреп кенә беләбез. Ә менә кечкенә балаларга бу вакыйгаларны аеруча аңлату авыр. Бөек Ватан сугышы чоры белән таныштыру; авылдашларыбызның Җиңүне якынайтуга керткән батырлыклары һәм тырыш хезмәтләре белән таныштыру; сугыш афәтенең һәр кеше, һәр гаилә өчен фаҗига булуын төшендерү; сугыш һәм тыл ветераннарына олы хөрмәт хисе тәрбияләү; сугыш елларының бар авырлыгын үз җилкәләрендә татыган балалар язмышының ачылыгын аңлату; тыныч тормышның кадерен белеп, үткәннәргә ихтирам белән караучы шәхес тәрбияләү максатларын истә тотып без ата-аналар белән “Ветераннарга - зур хөрмәт.” дип аталаган почмак булдырдык.
-
Юлда йөрергә өйрәнүне кечкенәләр төркеменнән башлап........ 04.05.2017

Лотфуллина Л.Г: Балаларны юл йөрү кагыйдәләрнә өйрәтүдә дә эшнең төрле алымнары һәм төрләрен куллану кирәк. Болар – әңгәмәләр, матур әдәбият чыганаклары белән танышу. Шигырьләр ятлау, видео һәм диафильмнар карау, күзәтүләр, экскурсияләр үткәрү, ситуатив уеннар, өстәл уеннары, үстерелешле һәм хәрәкәтле уеннар оештыру. Һәрбер төркемдә тәрбияче һәм балаларның гомуми эшчәнлеге белән беррәтән мөстәкыйль эшчәнлек өчен дә мөмкинлекләр тудырылган булырга тиеш. Тормыш һәм хәрәкәт куркынычсызлыгы почмагында сюжетлы-рольле уеннар өчен атрибутлар, юл йөрү билгеләре, төрле транспорт чаралары рәсемнәре, микрорайон макеты, урамда җәяүлеләр һәм транспорт белән була торган ситуацияләр рәсемнәре, светофор блуы шарт.
-
Өлкәннәр хезмәтенә ихтирам "Балта остасы "һөнәре белән танышу 25.04.2017

Лотфуллина Л.Г: Кечкенәләр төркеме балаларның өлкәннәр эшчәнлегенә карата кызыксынуын хуплау. Өлкән кешенең нәрсә һәм ничек эшләвенә балта остасы ничек итеп ватылган бүлмә җиһазларын төзәтә , аның ни өчен теге яки бу гамәлләр башкаруына игътибар юнәлтү. Кайбер хезмәт гамәлләрен танырга һәм атарга өйрәндек
-
Бәйрәм,бүген, бәйрәм бүген! 24.04.2017

Г. Тукай тууына 131 ел уңаеннан бакчабызда шигырь кичәсе булып узды. 2 нче кечкенәләр төркеме балалары бик теләп катнаштылар. Матур шигырьлләр ятлап, сәнгатьле итеп сөйәделәр!
-
Актаныш музеенда кунакта!! 21.04.2017

Закирҗанова Л.Р.:
2 нче кечкенәләр төркеме балалары да Актанышыбыз музеенда кунакта булды! Балалар хайваннар дөньясы, борынгы предметлар, Хәтер китабы белән бик кызыксындылар! Күңелләрендә әлеге экскурсия якты хатирә булып калды!









