Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 91 ) 92 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Туп,туп,тубыбыз. 10.10.2016

-
Бүләк урманына экскурсия 07.10.2016

Көннәр матур тору сәбәпле, форсаттан файдаланып 2 нче кечкенәләр төркеме белән экскурсияләргрә еш йөрибез. Якындагы паркта һәм урманда бик теләп күңел ачабыз.
Бу юлы Бүләк урманында гөмбәләр күзәттек. Балаларга өлкәннәрдән башка гөмбәгә тияргә ярамаганлыгын аңлаттык.
-
Үткән гомерем бер мизгел 03.10.2016

1 нче октябрь - Өлкәннәр көне. Бу бәйрэмне без иң кадерлеләребез хөрмәтле ак яулыклы апа-әбиләр, түбәтәйле акксакалларыбыз хөрмәтенә оештырдык. Безнен максатыбыз:
Өлкәннәргә игътибар, ихтирам тәрбияләү. Халкыбызның гореф -гадәтләрен, йолаларын яңарту, югары әхлак сыйфатлары тәрбияләүдә куллану. Гаиләдә әбиләр тәрбиясенең әһәмиятен ачу. Олыларга булышу-шатлык икәненә инандыру.
Яшәгез сез мәңге яшь булып,
Туган йортыгызда ямь булып.
Сез булсагыз таза-сәламәт,
Оныкларга булыр бик рәхәт!
Оныкларга терәк булып,
Яшәгез сез шатлыкта.
Сәламәтлек, ак бәхетләр
Юлдаш булсын картлыкта.
-
Тәрбиячеләр көне белән сезне хөрмәтле коллегалар!!!!!!!!!!!! 27.09.2016

Бәйрәм белән сезне апалар! (КОТЛЫЙЛАР КЕЧКЕНӘЛӘР ТӨРКЕМЕ)
Сезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмегез - Тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз! Тәрбияче хезмәте – авыр һәм фидакарь хезмәт. Ул даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый. Һөнәри бурычыгызга тугъры калуыгыз һәм балаларга күрсәткән игътибарыгыз өчен рәхмәт. Көчегез төкәнмәвен, эшләү дәрте сүрелмәвен, балалар белән үзара аңлашу һәм һөнәрегезгә тугрылык телибез. Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын!
Без телибез сезгә олы бәхет,
Озын гомер, бетмәс шатлыклар.
Барыр юлларыгыз озын булсын,
Ашыкмасын килер картлыклар.
Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр
Күңелләрдә булган саф хисләр,
Озын гомер, якты тыныч тормыш –
Безнең сезгә әйтер теләкләр
-
"Көзге марафон" 26.09.2016

26 нчы сентябрь көнне садик күләмендә Бүләк урманы янында көзге марафон үткәрдек. Балалар үзләренең җитезлекләрен сынадылар, йөгерү ярышыннан соң төрле хәрәкәтле уеннар уйнадык. Балаларга бик күңелле булды!
-
Төрле төстәге туплар!! 23.09.2016

Балаларны предметларның зурлыгын, төсен билгеләргә өйрәтү, төсне (кызыл, яшел, сары, зәңгәр), зурлыкны (зур — кечкенә) белдерә торган сүзләр ярдәмендә сүз байлыгын арттыру, аваз ияртемнәрен ачык әйтүдә күнектерү
Игътибарны, кабул итүне, сенсор тою сәләтен үстерү;
Түземлелек, дидактик уеннар белән кызыксыну тәрбияләү
-
Кросс нации 2016 22.09.2016

Кросс нации-2016. 25 сентября - Всероссийский день бега
-
Голосуй за - КАЗАНЬ 21.09.2016

Голосуй за - КАЗАНЬ
-
Туган көн!!! 20.09.2016

Туган көн елга бер тапкыр гына килә торган иң матур бәйрәмнәрнең берсе! 2 нче кечкнәләр төркемендә туган көннәрне бик матур, эчтәлекле итеп уздырабыз, яраткан "Ак калач" җырын җырлап, дискотека да уздырабыз!! Балалар бик шат, кәнәгать булып калалар!
-
Йомшаккай бездә кунакта ! 16.09.2016

Бар кечкенә пескәем,
Бик акыллы дускаем.
Ап-ак йонлач күлмәге…
Бизи безнең бүлмәне.
Күзләре ялт-йолт итә,
Мыегы җиргә җитә.
Үзен бик яратам мин,
Аннан алда ятам мин.
Тик ул бик иртә тора,
Битен юып утыра.
“Мияу, мияу, мияу! – ди, –
Мин бик күптән уяу!” – ди.









