Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
"Белем бәйрәме!" 04.09.2017

Бүген – белем бәйрәме, сентябрь аена аяк басу белән шатлыклы да бераз мәшәкатле дә көннәр башлана. Һәр бала көтеп алган , кызыклы вакыйгаларга бай булган , яңа уку елы башлана.Күңелләрдә сөенеч , йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы һәркемгә шатлык сөенечләр генә алып килсен.
Шушы уңайдан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Гөләндәм апалары белән кечкенәләргә бәйрәм күрсәттеләр. Бәйрәм Маша белән Аю килгәч тагында җанланып китте. Альбина Рашитовна һәм Гөлназ Расуловна үз рольләрен бик оста башкардылар.
Беләсезме, дуслар,
Жирдә зур мәктәп бар.
Тормыш диләр аның исемен.
Шатлыгы да шунда,
Кайгысы да шунда,
Сыналуы шунда кешенең.
-
Россия флагы көне 22.08.2017

22 август- Россия флагы көне буларак, без 1нче кечкенәләр төркеме бу бәйрәмне игътибарсыз калдырмадык.
-
Дамба буена сәяхәт 16.08.2017

Соңгы елларда республикада, шулай ук, безнең районда сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, олысын-кечесен спортка тарту буенча күп игътибар бирелә. Узган елны Актанышта дамба буен янарттылар, фонтан, спорт-площадка төзеделәр. Вакытны файдалы һәм күңелле итеп үткәрергә менә дигән урын. Без дэ уртанчылар төркеме балалары белән шунда барып уйнап кайттык.
-
Стадион ачылу тантанасы 15.08.2017

Актаныш районына оештырылган эшлекле сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзәк стадионның ачылу тантанасында катнашты. Бу көтеп алган зур вакыйгага мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеме балалары да үзләренең чыгышлары белән катнаштылар.
Ә стадионда спорт белән шөгыльләнү, ярышлар уздыру, башка төрле массакүләм чаралар оештыру өчен бөтен шартлар да тудырылган. Урыны да уңайлы җирдә, үзәктә. Актив ял итүчеләргә дә, җиңел атлетика белән шөгыльләнүчеләргә дә мөмкинлекләре бар.
-
Геройларның исеме мәңгелек! 09.08.2017

Без балалар белән Җиңү паркына экскурсияга бардык. Без анда сугышта катнашкан хэрби техникалар карадык. Экскурсия барышында Боек ватан сугышында катнашкан геройлар һәм Әвган сугышында хәләк булган якташларыбызның истәлекле ташсыннары белән таныштык, истәлек өчен мәңгелек ут янында фоторәсемгә төштек.
-
Уенчыклар иленә сәяхәт. 08.08.2017

Балаларны өлкәннәр хезмәте белән таныштыру, сатучы һөнәренә карата кызыксыну уяту, аралашу культурасын камилләштерү максатыннан Мингазова мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән “Уенчыклар дөньясы” кибетенә экскурсиягә керде. Сатучы апалар үзләренен хезмәте турында төрле кызык әйберләрне мавыктыргыч итеп сөйләделәр, уенчыкларга карата сак караш тәрбияләделәр.
-
Сәламәт тәндә- сәламәт акыл 07.08.2017

Балаларда спортка кызыксыну уяту, спортның кеше тормышындагы әһәмиятен аңларга булышу, аларда бердәмлек хисен тәрбияләү максатыннан, 1 нче кечкенәләр төркемендә "Күңелле стартлар" конкурсы булып узды.
-
“Юл кагыйдәләре – безнең дусларыбыз” 01.08.2017

Кечкенә бала һәркөнне тормышына янаган куркыныч күренешләр белән очраша. Мондый очракларда бала тиешле чишелеш таба алмыйча югалып калырга мөмкин.Шушы максаттан чыгып без балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәткәндә төрле алымнар һәм методлар кулланабыз. Мәсәлән: әңгәмәләр, күзәтү, экскурсия, шигырьләр, җырлар өйрәнү, матур әдәбият, өстәл уеннары, төрле сюжетлы уеннар, шөгыль, КВН, кичәләр. Әлбәттә, бу өлкәдә тәрбия һәм белем бирү эшләре бергә үрелеп барыла. Балалар белән эш эзлекле рәвештә, план буенча үткәрелә.Мингазова һәм Ибрагимова буген төркем балалары белән юлдагы машиналарны күзәтте
-
"Бүләк" урманына кунакка 31.07.2017

1 кечкенәләр төркеме балалары жәйнең матур көнендә, мәктәпкә әзерлек төркеме белән "Бүләк" урманына экскурсиягә барды."Бүләк" урманы безне роллерда йөрүче апалар һәм абыйлар белән каршы алды. Без бу спорт төре белән якыннан танышу өчен 2 нче мәктәпнең физкультура укытучысы Ришат Петрович белән әңгәмә кордык.Бу спорт төренең килеп чыгышын сөйләде, киңәшләре бирде, киемнәре белән таныштырды.. Безгә бу сәяхәт бик ошады.
-
Бакчадагы көннәребезне ямьле һәм файдалы үткәрәбез! 26.07.2017

Кояш чыккач, нурга чумгач
Урам, кырлар, яланнар,
Сөенеп бакчага киләбез:
Без бәхетле балалар.









