МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
Год основания учреждения: | 1956 |
У нас учатся: | 19 |
У нас учат: | 11 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
Тарих-география атналыгы башланды
15.12.2014
Бүгеннән мәктәптә тарих-география атналыгы башлана. Укучылар төрле бәйге -ярышларда, интеллектуаль уеннарда, ачык чараларда катнашып үз белемнәрен сынап, күрсәтә алачаклар.
-
Укучылар "Час кода" акциясендә катнашты 12.12.2014
4-12 декабрь көннәрендә мәктәп укучылары Бөтенроссия күләмендә уздырылучы "Час кода" акциясендә катнаштылар. Әлеге чара информатика фәне кысаларында, укучыларның информацион технологияләргә һәи информатиканы өйрәнүгә кызыксынучанлыкны арттыру максаты белән уздырылды. Информатика укытучысы Абзалина Л.Р. укучылар белән әлеге акциядә актив катнашты, катнашучылар сертификатларга ия булдылар.
-
Укучылар җыелышы узды 10.12.2014
һәр мәктәпнең үз укучылар үзидарәсе органы бар. Бездә ул "Идел" укучылар оешмасы. Бүген әлеге оешмага керүче укучыларның зур җыелышы узды. Беренче булып һәр классның уку секторлары, группа рәисләре уку торышы, классның төрле чараларда ничек катнашулары, проблемалары турында чыгыш ясадылар. Оешма җитәкчеләре үз эшчәнлекләренә анализ ясадылар. Үзләрен борчыган мәсьәләләргә ачыклык кертергә, проблемалы ситуацияләрне чишеп карарга тырыштылар. Укытучыларның фикер-тәкъдимнәрен тыңладылар. Җыелыш әхлакый тәрбия темасына багышланган "Хикмәтләр дөньясы" циклыннан кыска фильм карау белән тәмамланды.
Әлеге җыелыштан соң һәр укучы үзе өчен нинди дә булса нәтиҗә ясар дип ышанып калабыз.
-
Муниципаль олимпиадада беренче җиңүчебез 09.12.2014
Икенче чирек укучылар һәм мәктәп коллективы өчен бик тә җаваплы чор. Чөнки нәкъ бу вакытта район һәм шәһәр укучылары арасында фәннәрне иң яхшы белүче укучыларны билгеләү буенча киеренке көрәш уза. Әлбәттә инде монда сүз фән олимпиадалары турында бара. Менә безнең мәктәпкә дә беренче куанычлы хәбәр килеп иреште. 7 класс укучысы Бикмуллина Гөлия немец теленнән Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль турында җиңүче дип табылды. Без Гөлияне һәм аны әзерләгән укытучысы Гобәйдуллина Р.А. ны чын күңелебездән әлеге зур җиңүләре белән котлыйбыз. Алга таба да зур уңышлар сиңа Гөлия! Афәрин!
-
Татар теленнән тестирование узды 06.12.2014
9 класс укучылары имтиханнарга әзерлек йөзеннән тус теле һәм математикадан тестирование уздылар инде. Менә чират татар теленә дә җитте. Шимбә, 6 декабрь, районыбызның һәр мәктәбендә 9 лар татар теленнән тест яздылар. 2 сәгать аралыгында биремнәрне башкарып чыгарга тиешләр иде алар. Ничек эшләүләрен биремнәрне тикшергәннән соң белербез!
-
"Җимлекләр бәйгесе" игълан ителде 05.12.2014
Мәктәп укучылары арасында "Җимлекләр бәйгесе" бара. һәр теләүче "Иң матур җимлек", "Иң оригиналь җимлек" номинацияләрендә катнаша ала. Шулай ук иң актив катнашучы класс та билгеләп үтеләчәк. Инде эшләр килә башлады. Укучылар үз иҗат җимешләрен урамда урнашкан ачык күргәзмә галлериясенә урнаштыра. Киләсе атнада җиңүчеләр билгеләнеп һәр укучы үз бүләген алачак!
-
Район вәкилләре катнашында ата-аналар җыелышы узды 03.12.2014
Кичә мәктәп укучылары ата-аналарының гомуми җыелышы булып узды. Әлеге җыелыш формасы икенче ел инде район администрациясе вәкилләре катнашында үтә. Җыелышта район башлыгы урынбасары Шәмсиев Ф.Н, мәгариф идарәсе исеменнән Акъегет урта мәктәбе директоры Саттарова Г.Р., авыл җирлеге башлыгы Кадыйров Р.С., укытучылар һәм әти-әниләр катнашты. Беренче булып сүзне мәктәп директоры Максумов М.М. алды. Ул җәмәгатьчелек алдындагы доклады (публичный отчет) белән чыгыш ясады. Үзенең чыгышында мәктәпнең уңышлары һәм проблемалары турында сөйләде. Шулай ук балалар бакчасы мөдире Тухватуллина М. үз эшчәнлекләрен яктыртты.
Соңында ата-аналар сорауларына Шәмсиев Ф.Н. үзе җавап бирде.
-
11 классники пишут итоговое сочинение по литературе 03.12.2014
Сегодня учащиеся 11 классов пишут итоговое сочинение по литературе.
-
Әниләр көненә карата кичәләр уза 28.11.2014
Россия Президенты 1998 елда Ана көнен билгеләп үтү турында указына кул куя. Инде менә ничә еллар ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә илебез халкы Аналар көнен билгеләп уза. Бүген безнең мәктәптә дә әлеге датага багышланган чаралар башланып китте. 5 класс укучылары класс җитәкчеләре Гафиятуллина Ә.Г. белән берлектә кунакка әниләрен дәшкәннәр. Матур концерт номерлары, кызыклы уеннар һәр әнинең күңеленә хуш килде.
-
Муниципаль тур олимпиадалар бара 25.11.2014
Узган атнада Яшел Үзән шәһәре мәктәпләре базаларында муниципаль тур олимпиадалар уза башлады. Безнең укучыларыбыз биология, немец теле һәм математикадан үз көчләрен инде сынап карады. Әлегә нәтиҗәләр билгеле булмаса да, без укучыларыбыз сынатмас, белемнәрен тиешле дәрәҗәдә күрсәтә алырлар дип ышанып калабыз. Алга таба катнашучыларга уңышлар телибез!