МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 11 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
Президент "IT-Чемпион" җиңүчеләрен котлады 23.12.2014

Бүген Казанда "IT-Чемпион" конкурсы җиңүчеләрен котладылар. Әлеге мәртәбәле чарада 11 класс укучысы Шигабутдинов Алмаз катнашты. Ул безнең районның өч җиңүчесе арасында. Республикабызның төрле районнарыннан килгән укучыларны министрлар һәм Президентыбыз Рөстәм Минниханов сәламләде, үзләренең котлау сүзләрен җиткерделәр. Алмаз исә ноутбук белән бүләкләнде. Котлыйбыз, Алмаз сине! Афәрин!
-
Әлфинә татар әдәбиятыннан олимпиадада призер!
23.12.2014
8 класс укучысы Кашапова Әлфинә татар әдәбиятыннан муниципаль тур олимпиадада призер булды. Әлфинәне һәм укытучысы Гатиятуллин М.Г. ны чын күңелебездән зур уңышлары белән котлыйбыз! Алга таба да безнең шундый күңелле яңалыклар белән куандырып торыгыз.
-
Мәктәп линейкасында бүген котлаулар күп булды! 22.12.2014

Яңа атна, традицион рәвештә, укучыларның гомуми линейкасыннан башланып китте. Бүгенгесе линейкада төрле бәйге-ярыш җиңүчеләрен тәбрикләүләр өстенлек итте. Беренче чиратта "Җимлекләр бәйгесе" нә йомгак ясалды, җиңүче укучыларга (Минуллина Алия, Гатиятуллина Гөлгенә, Сафина Алинә - 3 класс, Газизов Ришат - 5 класс) грамота һәм бүләкләр тапшырылса,катнашучылар исә истәлекле бүләкләр белән билгеләнеп узды. Шулай ук туризм буенча җиңүче укучыларны һәм шимбә көнне Танайда узган Көрәш ярышында җиңү яулаган укучылар да тәбрикләнде. Котлыйбыз!
-
Татар көрәшендәге уңышларыбыз!
20.12.2014
Бүген Татар Танаенда Татар көрәше буенча ярышлар узды. Анда безнең укучыларыбыз да үз көчләрен сынады һәм сынатмадылар диясе килә. Уңышлы гына эшләп килүче көрәш түгәрәгенә йөрүче 4 егетебез катнашты анда. Үз авырлык үлчәмнәрендә 11 класс укучысы Гайнуллин Нияз һәм 8 класс укучысы Гафиятуллин Рәдис 2 һәм 3 урыннарны яулап кайттылар. Котлыйбыз!
-
Мәктәпнең яшь туристлары җиңү яулап кайтты! 19.12.2014

Бүген Яшел Үзән шәһәрендә “Новогодние забавы” дип исемләнгән туризм буенча муниципаль ярыш узды. Мәктәптә уңышлы гына эшләп килүче “Яшь турист” түгәрәге командасы әлеге ярышта уңышлы гына катнашып кайтты. Кышкы туризм элементларын үз эченә алган әлеге чара, Яңа ел тематикасына багышланган иде. Укучылар карта буенча Кар кызын эзләделәр, топознаклар буенча Кыш бабай хатын укыдылар, Убырлы карчык әзерләгән сынауларны уздылар һәм башка кызыклы да авыр да биремнәрне үтәделәр. Барлык командалар арасында иң яхшы вакыт күрсәтеп 1 урын алуга ирештеләр. Моннан башка тагын ике бәйгедә беренче һәм икенче урыннар яуладылар. Мәктәп командасын һәм тренерлары Шакиров Р.Ф. ны уңышлары белән котлыйбыз. Афәрин, укучылар!
-
Татар теленнән тестирование
17.12.2014
Бүген 9 класс укучылары татар теленнән тестирование узды. 90 минут эчендә укучылар белемнәрен тест формасында тикшерделәр. Эшләр Казан шәһәренә озатылды, анда бәяләнәчәк алар.
-
Мәктәпнең чираттагы зур җиңүе 15.12.2014

IT - чемпион конкурсының йомгаклау этабы нәтиҗәләре билгеле булды. Мәктәбебез ике номинациядә телгә алына. "Иң актив укучы" исеменә 11 класс укучысы Шигабутдинов Алмаз лаек булды, ул ноутбук белән бүләкләнәчәк. Котлыйбыз Алмаз! Һәм менә икенче зур шатлыгыбыз ул - мәктәпнең "Иң актив мәктәп" номинациясендә җиңүе. Җәмәгать! Безнең уку йортыбыз интерактив җиһаз белән бүләкләнә! Афәрин!
Әлеге чарада актив катнашкан укучыларбызны һәм укытучыларыбызны котлыйбыз. Бигрәк тә зур ктивлык күрсәткән укытучыларыбыз Замалиева Ф.Г. һәм Шигабутдинова Г.Ф. рәхмәтләребезне җиткерәбез.
-
Тарих-география атналыгы башланды
15.12.2014
Бүгеннән мәктәптә тарих-география атналыгы башлана. Укучылар төрле бәйге -ярышларда, интеллектуаль уеннарда, ачык чараларда катнашып үз белемнәрен сынап, күрсәтә алачаклар.
-
Укучылар "Час кода" акциясендә катнашты 12.12.2014

4-12 декабрь көннәрендә мәктәп укучылары Бөтенроссия күләмендә уздырылучы "Час кода" акциясендә катнаштылар. Әлеге чара информатика фәне кысаларында, укучыларның информацион технологияләргә һәи информатиканы өйрәнүгә кызыксынучанлыкны арттыру максаты белән уздырылды. Информатика укытучысы Абзалина Л.Р. укучылар белән әлеге акциядә актив катнашты, катнашучылар сертификатларга ия булдылар.
-
Укучылар җыелышы узды 10.12.2014

һәр мәктәпнең үз укучылар үзидарәсе органы бар. Бездә ул "Идел" укучылар оешмасы. Бүген әлеге оешмага керүче укучыларның зур җыелышы узды. Беренче булып һәр классның уку секторлары, группа рәисләре уку торышы, классның төрле чараларда ничек катнашулары, проблемалары турында чыгыш ясадылар. Оешма җитәкчеләре үз эшчәнлекләренә анализ ясадылар. Үзләрен борчыган мәсьәләләргә ачыклык кертергә, проблемалы ситуацияләрне чишеп карарга тырыштылар. Укытучыларның фикер-тәкъдимнәрен тыңладылар. Җыелыш әхлакый тәрбия темасына багышланган "Хикмәтләр дөньясы" циклыннан кыска фильм карау белән тәмамланды.
Әлеге җыелыштан соң һәр укучы үзе өчен нинди дә булса нәтиҗә ясар дип ышанып калабыз.












