МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
Год основания учреждения: | 1956 |
У нас учатся: | 19 |
У нас учат: | 11 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Троеборьедан җиңү белән!
04.04.2015
Мәктәп командасы Яшел Үзәндә узган троеборье буенча муниципаль ярышларда катнашып кайтты. 9-11 класс укучыларыннан торган 2 кыз һәм 2 егетебез ярышларда уңышлы чыгыш ясап, гомуми команда зачетында 1 урынга чыкты. Котлыйбыз!
-
Җиңүнең 70 еллыгына рәсем бәйгесе 03.04.2015
Бүгенге көндә илебезнең һәр почмагында Җиңүнең 70 еллыгын каршыларга зурлап җыеналар. Безнең укучылар да әлеге уңайдан төрле чараларда актив катнашалар. 5 класс укучылары шушы атнада рәсем бәйгесе оештырдылар. Укучылар бик теләп катнаштылар, эшләнгән рәсемнәрдән күргәзмә оештырды ( Класс җитәкчеләре Гафиятуллина Ә.Г.)
-
Сыерчык ояларына бәйге тәмам 01.04.2015
Мәктәп укучылары арасында "Сыерчык оялары" бәйгесе узды. Бәйгедә укучылар теләп катнашты. Шушы көннәрдә эшләргә нәтиҗәләр ясалды. Җиңүчеләр һәм катнашучы укучылар грамота һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
-
немец теленнән ачык дәрес булды 20.03.2015
Мәктәптә методик айлык дәвам итә. Шушы айлык кысаларында бүген немец теленнән Гобәйдуллина Р.А. 6 класста ачык дәрес күрсәтте. Дәрес заман таләпләренә җавап бирерлек итеп үткәрелде. Шуңа да Рәсә Алмазованың дәресе коллегалары тарафыннан уңай бәя алды.
-
"Живая классика"
17.03.2015
Ученица 6 -го класса Абзалина Гулия приняла участие в муниципальном туре Всероссийского конкурса чтецов "Живая классика".
-
Алтын медальләр үз хуҗаларына тапшырылды 16.03.2015
Узган уку елында мәктәпне тәмамлаучылар арасында ике укучыбызның аттестатларында "5" ле билгеләре генә иде, ягъни алар алтын медаль ияләре булырга тиешләр иде. Әмма медаль бирелү мәсьәләсе ул вакытта дәүләт тарафыннан вакытында хәл ителми калды. Менә ниһаять, әлеге зур бүләкләр үз хуҗаларын таптылар. Мәктәп директоры Максумов М.М. аларны тантаналы төстә, бүгенгесе көндә югары уку йортлары студентлары булган Гайнуллина Илүзә һәм Ганиев Ришатка тапшырды.
-
Әлифба бәйрәме 14.03.2015
Бүген 1 нче сыйныфлар өчен зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме узды. Менә алар торышында да укырга өйрәткән Әлифба дәресе артта калды. Хәзер инде алар әдәби уку һәм татар телен укый башлаячаклар. Укытучылары Җәмәлиева Ф.Г. үз укучылары белән әти-әниләргә һәм бәйрәм кунакларына бик матур кичә әзерләгән иде.
-
"Татарча исемнәрен әйт" биологиядан ярыш-бәйге 13.03.2015
Күпләребез ТНВ каналында "Переведи" дип исемләнгән тапшыруны кызыксынып карыйбыз. Үзебезне күпләр татарча яхшы белә дип санаса да, әлеге тапшыруны караганнан соң моның алай ук булмавына инанабыз. Менә әлеге тапшыру аналогы буларак, бүген, 6-10 класс укучылары биологик атамаларны белүдә үзләрен "Татарча исемнәрен әйт" дигән уен аша сынап карады. Бер карашка гади генә саналган үсемлек, гөмбә, кош, агач һ.б. исемнәрен татарча белеп бетермибез икән әле. Мәсәлән, лещ - корбан балыгы, филин - байгыш, һ.б. Нәтиҗәдә, финалга 8 класс кызлары Гафиятуллина Илсинә һәм Кашапова Әлфинә узды. Соңгы турда да аларның баллары тигез иде. Соңгы ноктаны жюри куйды, аларның сорауларына җавап биргәннән соң бер балл өстенлек белән Әлфинә җиңү яулады. Әфәрин, дуслар! (Укытучы:Шакиров Р.Ф.)
-
Открытый урок по русскому языку 12.03.2015
Учитель русского языка Гафиятуллина Альфия Абдулсаматовна, сегодня, пригласила своих коллег на открытый урок. Вместе с учениками 5 класса учитель провел мастер-класс по одной из тем в разделе глаголов. Коллеги урок оценили высоко.
-
"Зоологик эстафета" да ярыштылар 12.03.2015
Кеше ике аякта хәрәкәт итә. Бу барыбызга да мәгълүм. Ә хайваннар ничек хәрәкәт итәләр соң? Әгәр яхшылап күзәтсәк, уйласак белербез – хайваннар арасында нинди генә хәрәкәт ысулы юк: дүрт яки алты аякта да, шуышып та, сикереп тә, хәтта арт белән алга таба да һ. б. Бүген башлангыч сыйныф укучылары хайваннарның хәрәкәт итү алымнары белән танышырга һәм аларның йөрү алымнарын кабатлап “Зоологик эстафета”да катнаштырга спортзалга ьыенды. "Арысланнар" һәм "Тиеннәр" командасы бар яктан да үзләрен сынады. Нәтиҗәдә "Тиеннәр" җиңүгә иреште. Командаларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Әлеге чара биология атналыгы кысаларында узды.