МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
Год основания учреждения: | 1956 |
У нас учатся: | 19 |
У нас учат: | 11 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
Чыршы бәйрәмендә 27.12.2014
Менә Яңа еллар да якынлаша. Бүген иртәнге якта 1-6 класс укучылары өчен Чыршы бәйрәме узды. Укучылар үзләренең матур чыгышлары белән әти-әниләрен, килгән кунакларны куандырдылар. Кыш бабай һәм Кар кызына үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Бүләкләр алдылар. Бәйрәм тамашасы бик матур узды.
-
Яңа ел чыршысы куелды 25.12.2014
Бүген Яңа елның иң төп атрибутларының берсе булган чыршы залга куелды. Инде укучылар дәртләнеп аны бизәп тә куйдылар. Чыршы янында беренче репетицияләр дә узды.
-
Мәктәп алдында кар сыннары үсеп чыкты 24.12.2014
Укучылар тырышып Яңа елга әзерләнә. Класслар бизәлгән, мәктәп фасадында аллы-гөлле утлар яна һәм менә кар сыннары да инде кунакларны каршы алырга әзер. Көннәрнең җылы торуыннан файдаланып кар скульптураларын инде ясап куйган идек. Һәм менә кичә көн бераз суыткач, персонажларыбыз матур киемнәргә киенделәр. Укучылар аларны буяу эшен тәмамладылар. Ничек булгандыр, бәясен сез бирегез!
-
Президент "IT-Чемпион" җиңүчеләрен котлады 23.12.2014
Бүген Казанда "IT-Чемпион" конкурсы җиңүчеләрен котладылар. Әлеге мәртәбәле чарада 11 класс укучысы Шигабутдинов Алмаз катнашты. Ул безнең районның өч җиңүчесе арасында. Республикабызның төрле районнарыннан килгән укучыларны министрлар һәм Президентыбыз Рөстәм Минниханов сәламләде, үзләренең котлау сүзләрен җиткерделәр. Алмаз исә ноутбук белән бүләкләнде. Котлыйбыз, Алмаз сине! Афәрин!
-
Әлфинә татар әдәбиятыннан олимпиадада призер!
23.12.2014
8 класс укучысы Кашапова Әлфинә татар әдәбиятыннан муниципаль тур олимпиадада призер булды. Әлфинәне һәм укытучысы Гатиятуллин М.Г. ны чын күңелебездән зур уңышлары белән котлыйбыз! Алга таба да безнең шундый күңелле яңалыклар белән куандырып торыгыз.
-
Мәктәп линейкасында бүген котлаулар күп булды! 22.12.2014
Яңа атна, традицион рәвештә, укучыларның гомуми линейкасыннан башланып китте. Бүгенгесе линейкада төрле бәйге-ярыш җиңүчеләрен тәбрикләүләр өстенлек итте. Беренче чиратта "Җимлекләр бәйгесе" нә йомгак ясалды, җиңүче укучыларга (Минуллина Алия, Гатиятуллина Гөлгенә, Сафина Алинә - 3 класс, Газизов Ришат - 5 класс) грамота һәм бүләкләр тапшырылса,катнашучылар исә истәлекле бүләкләр белән билгеләнеп узды. Шулай ук туризм буенча җиңүче укучыларны һәм шимбә көнне Танайда узган Көрәш ярышында җиңү яулаган укучылар да тәбрикләнде. Котлыйбыз!
-
Татар көрәшендәге уңышларыбыз!
20.12.2014
Бүген Татар Танаенда Татар көрәше буенча ярышлар узды. Анда безнең укучыларыбыз да үз көчләрен сынады һәм сынатмадылар диясе килә. Уңышлы гына эшләп килүче көрәш түгәрәгенә йөрүче 4 егетебез катнашты анда. Үз авырлык үлчәмнәрендә 11 класс укучысы Гайнуллин Нияз һәм 8 класс укучысы Гафиятуллин Рәдис 2 һәм 3 урыннарны яулап кайттылар. Котлыйбыз!
-
Мәктәпнең яшь туристлары җиңү яулап кайтты! 19.12.2014
Бүген Яшел Үзән шәһәрендә “Новогодние забавы” дип исемләнгән туризм буенча муниципаль ярыш узды. Мәктәптә уңышлы гына эшләп килүче “Яшь турист” түгәрәге командасы әлеге ярышта уңышлы гына катнашып кайтты. Кышкы туризм элементларын үз эченә алган әлеге чара, Яңа ел тематикасына багышланган иде. Укучылар карта буенча Кар кызын эзләделәр, топознаклар буенча Кыш бабай хатын укыдылар, Убырлы карчык әзерләгән сынауларны уздылар һәм башка кызыклы да авыр да биремнәрне үтәделәр. Барлык командалар арасында иң яхшы вакыт күрсәтеп 1 урын алуга ирештеләр. Моннан башка тагын ике бәйгедә беренче һәм икенче урыннар яуладылар. Мәктәп командасын һәм тренерлары Шакиров Р.Ф. ны уңышлары белән котлыйбыз. Афәрин, укучылар!
-
Татар теленнән тестирование
17.12.2014
Бүген 9 класс укучылары татар теленнән тестирование узды. 90 минут эчендә укучылар белемнәрен тест формасында тикшерделәр. Эшләр Казан шәһәренә озатылды, анда бәяләнәчәк алар.
-
Мәктәпнең чираттагы зур җиңүе 15.12.2014
IT - чемпион конкурсының йомгаклау этабы нәтиҗәләре билгеле булды. Мәктәбебез ике номинациядә телгә алына. "Иң актив укучы" исеменә 11 класс укучысы Шигабутдинов Алмаз лаек булды, ул ноутбук белән бүләкләнәчәк. Котлыйбыз Алмаз! Һәм менә икенче зур шатлыгыбыз ул - мәктәпнең "Иң актив мәктәп" номинациясендә җиңүе. Җәмәгать! Безнең уку йортыбыз интерактив җиһаз белән бүләкләнә! Афәрин!
Әлеге чарада актив катнашкан укучыларбызны һәм укытучыларыбызны котлыйбыз. Бигрәк тә зур ктивлык күрсәткән укытучыларыбыз Замалиева Ф.Г. һәм Шигабутдинова Г.Ф. рәхмәтләребезне җиткерәбез.