• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а
Телефон: +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21
E-Mail: g1.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая"
Руководитель: Шамсеева Гульфия Гаязовна
Год основания учреждения: 1990
У нас учатся: 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан
У нас учат: 37 преподавателя

Новости гимназии №1

Хезмәт каһарманнары белән очрашу кичәсе

Опубликовано: 27.11.2015

 Җир йөзенә килгән һәр кеше үзеннән соң якты эз калдырырга омтылып яшәсә, тормышыбыз күпкә матуррак һәм камилрәк булыр иде. Мондый изге максатны яшәү мәгънәсе итеп кабул иткәннәргә бүгенге кунакларыбыз — Хезмәт каһарманнарының тормыш юллары үрнәк. Бүген гимназиябездә әлеге каһарманнарның берничәсе белән танышырга мөмкинлек туды. Сыйныф сәгатьләрендә башланган очрашу актлар залында дәвам итте. Килгән кунаклар арасында барысы да олы ихтирамга ия, хезмәткә гашыйк мөхтәрәм кешеләр иде. Барысы да өлкән яшьтә булуларына карамастан, аларда хезмәт гаме белән сугарылган яшәү дәрте ташып тора. Әйе, нәкъ менә хезмәтләре аларга хөрмәт биргән, ахыр килеп, “күкрәкләрен күркәм иткән”. Бүгенге кунаклар арасында Социалистик Хезмәт Герое, "Урак һәм Чүкеч" алтын медале, Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары иясе, "РСФСР ның атказанган фән һәм техника эшлеклесе", СССР ның мактаулы радисты, ТР Фәннәр Академиясенең Мактаулы академигы, хәрби-тарихи фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы, Казан техник университетының мактаулы профессоры һ.б. Илдус Мостюковның гыйльми дәрәҗәләрен, ул лаек булган югары дәүләт бүләкләрен санап үтү өчен генә дә шактый вакыт үтәр иде. Казанның "Радиоэлектроника" фәнни-тикшеренү институтының чишмә башы да аңа барып тоташа. Чираттагы кадерле каһарман - Николай Василий улы Фролов. Ул Татарстанның Югары Ослан районы Волково авылында туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Казанга килә, “Спартак” аяк киемнәре комбинатына фрезерчы ярдәмчесе булып эшкә керә. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң,“Радиоприбор” заводына фрезерчы булып эшкә урнаша, анда озак еллар хезмәт куя. 1970 елда завод партия комитеты әгъзасы итеп сайлана. Эштәге батырлыгы өчен аңа Социалистик Хезмәт Герое дигән мактаулы исем бирелә. Аннары Николай Фролов партия өлкә комитеты Бюросы әгъзасы була. Лаеклы ялга чыкканнан соң, ул урынбасар сыйфатында “Татарстан геройлары” иҗтимагый оешмасы тормышында актив катнаша. Югары һөнәри осталыгы, хисапсыз тырышлыгы нәтиҗәсендә Любовь Евгений кызы Смирнова да Казан Оргсинтез заводының икътисадына үзеннән зур өлеш кертә. “ Мактаулы химик” исемен йөрткән әлеге ханым дәүләт дәрәҗәсендәге күп кенә бүтән бүләкләргә дә ия. Менә нинди икән бит ул, хезмәт тәме! Укучылар бары тик хезмәтнең генә кешене чын кеше итә алуына тагын бер кат инанды.



К списку новостей