Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Новости гимназии №1
“Мавыктыргыч Фән һәм Техника йорты”на сәяхәт
Опубликовано: 01.12.2015“Мавыктыргыч Фән һәм Техника йорты” – Татарстанда балалар һәм зурлар өчен төзелгән иң беренче интерактив фәнни үзәк. Бу фәнни – техник үзәктә балалар уен алымы аша мохитнең төрле күренешләре белән танышып, техниканың төзелешенә һәм эш кагыйдәләренә төшенәләр, башваткычлар һәм катлаулы мәсьәләләрне бергә чишү юлларын өйрәнәләр. Әлеге техник үзәктәге шөгыльләнү мавыктыргыч иҗади эшчәнлеккә әверелеп, һәр бала теге яисә бу могҗизаның шаһиты булган хәлдә, башкарылган эшнең яшерен серләренә төшенергә ашкына. Нәтиҗәдә, җитди фәнни кануннарны үзлегеннән мөстәкыйль үзләштерә. Нәни балалар өчен бу үзәк төрле күренешләрнең һәм җисемнәрнең яңа якларын ачучы онытылмаслык “тылсым дөньясы” булып истә кала. Урта һәм өлкән сыйныфларда белем алучы мәктәп укучыларына физика, химия, механика, оптика кебек фәнни дөньяның гаҗәп ачышлары белән файдалы. 1нче декабрь көнне башлангыч сыйныф укучылары нәкъ менә әлеге “йорт”ка сәяхәт кылды. Әйләнә-тирә мохитнең төрле күренешләре белән танышып, техника төзелеше һәм эшчәнлек ысуллары, эш кагыйдәләренә төшенеп, башваткыч һәм катлаулы мәсьәләләрне бергәләп чиштеләр. Балалар сәяхәттән бик тәэсирләнеп, уңай хис-кичерешләр белән кайттылар!
К списку новостей













