• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а
Телефон: +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21
E-Mail: g1.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая"
Руководитель: Шамсеева Гульфия Гаязовна
Год основания учреждения: 1990
У нас учатся: 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан
У нас учат: 37 преподавателя

Новости гимназии №1

Безнең күңелләрдә син, Тукай

Опубликовано: 21.04.2016

21 көнне гимназиядә Г. Тукайның 130 еллыгына багышланган “Безнең күңелләрдә син, Тукай” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Аны 7”Б” сыйныфы укучысы Л. Шамеева белән 9 “А” сыйныфы укучысы Э. Миңнуллина алып барды. Кичә гимназиядә уза торган музыкаль фольклор түгәрәгенә йөрүче 4 А, 4Б сыйныфларының чыгышлары белән башланып китте. Татар халык авыз иҗаты әсәрләре белән башланып, Тукай иҗатына барып ялгану кичәгә аерым бер табигыйлек өстәде. Программа “Тукай – күңелләрдә” ,“ Илебездә, телебездә, күңелләрдә Тукай мәңгелек” дип исемләнгән район һәм шәһәркүләм бәйгеләрдә актив катнашкан, Т.Миңнуллин исемендәге укытучылар һәм укучылар III республика конференциясенең “ Драматургия. Театр яктылыкка, нурга илтә!...” номинациясендә беренчелекне яулаган, “Казан-йорт” фестивалендә уңышка ирешкән һәм гимназия күләмендә узучы бәйгеләрдә җиңүгә ирешкән укучыларыбыз чыгышларыннан төзелде. Тукай шигырьләре туган телдә һәм рус, инглиз телләрендә дә яңгырады. Башкарылган нәфис сүзләр җыр-бию белән бергә үрелеп барды. 6”А” сыйныфы башкаруында сәхнәләштерелгән “ Таз” әсәре кичәнең кульминацион ноктасы булса, 8 “А” сыйныфы сәхнәләштергән Ш. Камалның “Акчарлаклар” повестеннән өзек – нур өстенә нур булды! Тукайның тәрҗемәи хәленнән алып, ахыргы көненәчә булган тормышын һәм гимназия укучыларының Тукай каберен зыярәт кылмышын тасвирлаган презентация үткән белән бүгенгене бәйләде... Тукайның туган көнен искә алу кичәсе һәркемнең дә күңеленә хуш килде.



К списку новостей