Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 561 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
Казан квест 26.04.2025

Гимназиябез командасы ел да Бөтендөнья татар яшьләре үткәргән чараларда бик теләп катнаша. Укучылар заманча, туган телебездә оештырылган уеннар, акцияләр бик ошый.
Күптән түгел алар квест уенында уңышлы катнаштылар.
Быел исә “Казан квест” уенында катнашып гимназиябез такымы диплом белән бүләкләнде.
Укучыларны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Җиңү Батырлары эзләреннән 26.04.2025

26 нчы апрель көнне 10 нчы сыйныф укучылары Закирова Алсу, Вафин Илдар, Мөхәммәтшин Илшат, Хадиева Дилә Шәһәркүләм “Җиңү Батырлары эзләреннән” исемле квест уенында катнаштылар. Укучылар Казан шәһәренең тарихи урыннарында йөреп, төрле биремнәр үтәделәр. Нәтиҗәдә командабыз эрудиция өчен диплом һәм татлы ризыклар белән бүләкләнде.
-
Габдулла Тукайның тууына 139 ел 25.04.2025

26 апрельдә татар халкы бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулуны билгеләп үтә. Безнең республикада Тукай туган көне - туган тел көне дип игълан ителде.
Менә инде күп еллар халкыбызда матур традиция яши - татарлар яшәгән төбәкләрдә шагыйрьнең туган көнендә шигърият бәйрәмнәре, төрле күркәм чаралар үткәрелә.
Безнең гимназиябездә дә бөек шагыйребез – Г.Тукайның туган көненә багышланган бәйрәм кичәсе узды. Укучылар шагыйрьнең әсәрләрен башкардылар, сәхнәләштерделәр һәм җырладылар. Чара “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
-
Хезмәт алдынгылары 25.04.2025

Гимназиябездә, яз айларында үтә торган өмә кысаларында, хезмәт алдынгылары бүләкләнде. Укучылар гимназия территориясендә тырышып хезмәт куйдылар. Шундый эш сөючән, уңган, тырыш укучыларыбыз белән без горурланабыз!
Егетләргә алга таба да уңышлар телибез!
-
Тукай безнең күңелләрдә 25.04.2025

26 апрель – республика өчен әһәмиятле дата. Бу көнне без бөек татар шагыйре, заманча татар әдәбиятына нигез салучыларның берсе – Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез.
Ел саен апрель аенда бөек шагыйребез исемен йөртүче гимназиябездә бик күп чаралар уза.
Быел да башлангыч сыйныф укучылары “Тукай безнең күңелләрдә” исемле рәсем бәйгесенә бик матур рәсемнәр ясадылар.
-
Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган радиоэфир 25.04.2025

26 нчы апрель көнне гимназиябез радиосында бөек шагыйребез – Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган радиоэфир узды. Чараны туган тел укытучысы – Илфира Фәритовна алып барды. Укучылар Г.Тукайның тормышы турында кызыклы фактлар белән таныштылар, әсәрләрен тыңладылар.
-
Россия - минем офыгым 24.04.2025

Бүген “Россия - минем офыгым” сыйныфтан тыш эшчәнлек курсы кысаларында “Аграр Россия: терлекчелек, селекция, генетика” дәресе узды. Укучылар төрле тестлар, биремнәр ярдәмендә илебез атом-төш сәнәгате белән таныштылар.
Дәреснең максаты: укучыларны төрле һөнәрләр дөньясы белән таныштыру, һөнәр сайлау процессына әзерләү. Соңыннан укучылар бергәләп каралган видеороликлар турында фикер алыштылар, сорауларга җавап бирделәр.
-
Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен... 23.04.2025

23 нче апрель көнне 4 нче сыйныф укучысы Гайнуллин Әмир Габдулла Тукайның туган көненә багышланган “Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен...” Республикакүләм яшьләр фәнни-иҗади бәйгесенең “Тукай – безнең күңелләрдә” номинациясендә 2 дәрәҗә дипломга лаек булды.
Әмирне һәм җитәкчесе - Эльмира Рөстәмовнаны чын күңелдән котлыйбыз, уңышлар телибез!
-
Ватанга хезмәт итү – изге эш 22.04.2025

Бүген гимназиябезнең 9 нчы сыйныф укучысы Сәләйманова Сабрина Парламент дәресләре – 2025 республикакүләм бәйгесе кысаларында үткәрелгән “Ватанга хезмәт итү – изге эш” иншалар бәйгесендә 2 нче урынга лаек булды. Бүләкләү тантанасын Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы Дәүләт Советы белән берлектә Хөкүмәт йортында үткәрделәр.
Укучы кызыбызны котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез!
-
Г.Тукай шигырьләрен укучылар бәйгесе 22.04.2025

Һәр ел гимназиябездә бөек шагыйребез – Г.Тукайга багышланган бик күп чаралар уза. Бүген исә Г.Тукай шигырьләрен укучылар бәйгесе үтте. Чарада 1-8 нче сыйныф укучылары катнашты. Укучылар шагыйрьнең иң матур әсәрләрен жюри әгъзаларына тәкъдим иттеләр.
26 апрель - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көн. Габдулла Мөхәммәтгариф улы татар шигъриятендә иң якты йолдыз. Халкыбызның сөекле улы калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык- безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз.
Тукай үз милләтенең киләчәге, теле, мәгърифәте, сәяси үсеше өчен җан атып яшәгән татар баласы һәм татар әдәбиятын дөнья киңлекләренә алып чыккан милли шагыйрь. Аның исеме татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле. Үлемсез Тукай шигърияте, халык вөҗданы байрагыдай, гасырлардан гасырларга уза.













