Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 5 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 21 22 ( 23 ) 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Актив яшәү рәвеше 10.10.2025

10 октябрь көнне 6а сыйныфында "Активное долголетие" темасына түгәрәк әстәл оештырылды. Укучылар сәламәтлек төшенчәсе, өлкән яшьтә дә сәламәт яшәү рәвеше алып бару турында фикер алыштылар.
-
Мини-футбол 08.10.2025

7 октябрь көнне гимназиябез егетләре Казан шәһәре Вахитов районы мәктәпләре арасында узган мини-футбол ярышының финал уенында катнашып 1 урынга лаек булдылар.
Егетләрне чын күңелдән котлыйбыз!
Алдагы уеннарда уңышлар телибез! -
Гаиләбез ядкаре 08.10.2025

8 октябрь көнне өлкәннәр декадасы кысаларында 5а сыйныфында "Гаиләбез ядкаре" дип исемләнгән сыйныф сәгате узды.
Чарага сыйныф җитәкчесе һәм укучылар гаиләләрендә саклана торган истәлекле әйберләрне алып килделәр, аларның тарихы һәм килеп чыгышы белән таныштырдылар. -
Юл, әйдә дус булыйк 08.10.2025

8 октябрь көнне 3б сыйныфы укучылары "Юл, әйдә дус булыйк" яшь инспекторлар республика фестиваленең муниципаль этабында катнаштылар.
Бәйгедә катнашу өчен укучылар "Бергәләп юл иминлеге өчен көрәшик" программасын әзерләделәр һәм видеоязма төшерделәр. -
Хәтернең изге бурычы 08.10.2025

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында 5б сыйныфында "Хәтернең изге бурычы" исемле сыйныф сәгате узды. Укучылар әби-бабаларыбызның батырлыкларын истә тоту, ветераннарыбызга кадер-хөрмәт күрсәтү турында фикер алыштылар. Чарадан соң укучылар анкета тутырдылар.
-
Өлкәннәр көненә открытка 07.10.2025

Өлкәннәр декадасы кысаларында укучылар котлау открыткасы ясау буенча мастер-класста катнаштылар.Укытучы бәйрәм тарихы һәм аның традицияләре турында сөйләде. Балалар бергәләп эшләделәр: алар үз эшләренә иң кадерле кешеләргә җылылык һәм мәхәббәт өлешләрен салдылар. Карточкалар ачык һәм төсле булып чыкты.
Дәрес барышында балалар үзләренең фантазияләрен күрсәттеләр һәм төрле котлау открыткалары ясадылар.
-
Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр 06.10.2025

Бүген, 6 нчы октябрь көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес укытучы һөнәренең әһәмияте, кеше тормышындагы роле, һөнәргә карата хөрмәт хисләре турында иде, «Нәрсә ул хөрмәт?» дип аталды.
-
Тимер юл вокзалына экскурсия. 06.10.2025

6 нчы октябрь көнне, тимер юл транспортында куркынычсызлык кульурасын булдыру максатыннан, Тимер юл вокзалына экскурсия оештырылды. Квест уены барышында укучылар үз белемнәрен тикшерделәр. Тимер юлга барып җитү өчен укучылар төрле биремнәр башкардылар. Укучылар үзләрен машинист, тимер юл хезмәткәре ролендә сынап карадылар.
-
4 нче октябрь – Халыкара хайваннарны яклау көне. 05.10.2025

Халыкара хайваннарны яклау көне уңаеннан гимназиябез укучылары "Минем сөйкемле дустым" акциясендә катнаштылар.
Дүрт аяклы дуслары белән төшкән фотоларын үзләренең социаль челтәрләренә урнаштырдылар.
Әлеге фотоларны сезгә дә тәкъдим итәбез. -
Укытучылар көненә открыткалар эшләделәр 03.10.2025

Гимназиябез укучылары Халыкара укытучылар көненә багышланган котлау открыткалары ясадылар. Укытучыларга булган рәхмәт һәм хөрмәт хисләрен газеталарда чагылдырдылар.













