Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 560 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Новости гимназии №1
Бәйрәм концерты узды
Опубликовано: 06.03.20268 март - Халыкара хатын-кызлар көне билгеләп үтелә.
Шул уңайдан гимназиябезнең актлар залында бик матур бәйрәм концерты узды.
Чараны укытучылар, гимназия хезмәткәрләре, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары тамаша кылды.
Бәйрәм концертында әниләргә, укытучыларга багышланган матур җырлар, дәртле биюләр, оригиналь номерлар күрсәтелде.
Гимназия җылылык, шатлык атмосферасы тудырды, аны язгы кәеф белән тулыландырды. Бу чара безнең тормышыбызда хатын-кызларга ихтирам һәм ярдәм итүнең мөһимлеген искә төшерде.
Хөрмәтле укытучылар, укучылар, әниләр, әбиләр, апалар!
Сезне язның тәүге бәйрәме – Халыкара хатын кызлар көне белән тәбрик итәбез. Хатын-кыз – ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы жылысы да сыйган.
Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба.
Сезнен тормышыгыз яхшылык һәм яктылык, мәхәббәт, якыннарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торса иде!
К списку новостей













