Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
Россия мәктәпләрендә кинодәресләр 14.02.2025

Илебездә “Россия мәктәпләрендә кинодәресләр” исемле проект башланып китте.
Һәр ай укучыларда тәрбияви темаларга кинофильмнар күрсәтелә.
Бу айда урта сыйныфлар «Честь имею» (честь) исемле фильм карадылар.
Соңыннан бергәләп фильм эчтәлеге буенча фикер алыштылар.
-
Бөек Ватан сугышы ветеранына хат 14.02.2025

Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «80 игелекле эш»акциясе дәвам итә.
Бүген укучылар “Бөек Ватан сугышы ветеранына хат” акциясендә катнаштылар. Матур теләкләр һәм рәхмәт сүзләрен кәгазьгә төшереп, өчпочмаклы хатлар ясадылар.
-
Каюм Насыйриның тууына 200 ел тула 14.02.2025

Бөтен гомере буе халыкка фидакарьләрчә хезмәт кылган, милләт мәнфәгатен үзенең яшәү кыйбласы иткән татар галимнәре һәм әдипләре шактый күп. Алар арасында иң мөхтәрәм урыннарның берсен Каюм Насыйри, гасыр башындагыча әйтсәк, Каюм баба алып тора. 77 яшендә вафат булган бу игелекле зат ярты гасырдан артык, алны-ялны белмичә, милләткә хезмәт итә.
Бүген, 14 февральдә энциклопедик галим, язучы, мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 200 ел тула.Каюм Насыйри - танылган татар мәгърифәтчесе, тел галиме, тарихчы, тәрҗемәче, язучы, фольклорчы.
Шулай ук 15 февраль көнне герой-шагыйрь – Муса Җәлилнең туган көне.
Бу исемне телгә алуга, күз алдына ниндидер гадәттән тыш кеше килгәндәй була. Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да.
Җәлил исемен илебез халкы горурлык белән искә ала. Һәр буын аны йөрәгендә саклый. Аның көрәше һәм эшчәнлеге – күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге.
Шул уңайдан гимназиябездә радиотапшыру узды. Укучылар татар халкының күренекле шәхесләре белән якыннан таныштылар.
-
Бөек Ватан сугышының данлыклы битләре 12.02.2025

Гимназиябезнең “Җиңү варыйслары” командасы башлангыч сыйныфларда “Бөек Ватан сугышының данлыклы битләре” исемле викторина уздырды. Һәр сорауга укучылар чыгыш әзерләделәр, илнең батыр уллары турында тарихи мәгълүматлар белән таныштырдылар. Зоя Космодемьянская, Алексей Маресьев һ.б. турында тыңлау укучыларны аеруча җәлеп итте.
-
Гимназия музеенда 12.02.2025

“Җиңү варыйслары” командасы гимназия музеенда экскурсиядә булдылар. Алар Бөек Ватан сугышы чоры экспонатлары белән таныштылар. Укучыларны аеруча гимназиябезне тәмамлаган батыр укучыларның тарихы җәлеп итте.
Музейда Гимадетдинов Г., Баязитова С., Галиуллин П. турында фәнни-тикшеренү эшләре саклана. Әлеге эшләр язылу сәбәпле, аларның исемнәре “Хәтер китабына”да теркәлгән.
-
Россия мәктәпләрендә кинодәресләр 12.02.2025

Илебездә “Россия мәктәпләрендә кинодәресләр” исемле проект башланып китте.
Һәр ай укучыларда тәрбияви темаларга кинофильмнар күрсәтелә.
Бу айда югары сыйныфлар «Неанисия» (здоровый образ жизни) исемле фильм карадылар.
Соңыннан бергәләп фильм эчтәлеге буенча фикер алыштылар.
-
Муса Җәлил музее 12.02.2025

12 нче гыйнвар көнне 7в сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчесе Фәридә Шамилевна һәм гимназия музее җитәкчесе Лилия Маратовна белән берлектә Муса Җәлил музей-йортында булдылар.
Экскурсия вакытында укучылар герой-шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан таныштылар. Экскурсиядән соң мөхтәрәм кунаклар белән очрашу узды. Укучылар алдында танылган шагыйрь, драматург, тәнкыйтче, публицист Ренат Харис һәм Буа районы якташлыгы җитәкчесе Ирек Закиров чыгыш ясадылар.
Чара укучыларга бик ошады.
-
Тирмәдә кунакта 11.02.2025

Бүген гимназиябез укучылары «Тирмә» туристик комплексында экскурсиядә булып кайттылар. Ул Иске Татар бистәсендә урнашкан.
Уңайлы тирмәдә татар халкының көнкүреше белән танышырга, бик матур тамаша карарга, чәй эчәргә мөмкин. Шулай ук укучылар уен кораллары, сугыш кораллары, тирмә җиһазлары белән таныштылар.
Әлеге атмосфера бер укучыны да битараф калдырмады.
-
80 игелекле эш 10.02.2025

Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «80 игелекле эш»акциясе башланып китте.
Акция барышында укучыла, 80 көн дәвамында, 9 майга кадәр һәр көнне изге эшләр башкарачаклар.
Гимназиябезнең “Җиңү Варислары” командасы җиң сызганып эшкә тотынды. Үткән атна дәвамында алар бик күп чаралар уздырдылар һәм төрле акцияләрдә актив катнаштылар.
Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бик матур стенд та ясап куйдылар.
-
Радиоэфир узды 10.02.2025

Традиция буенча, һәр дүшәмбе радиодулкыннарга “Гимназия хәбәрләре” тапшыруы чыга. Һәр сыйныф үткән атна яңалыклары һәм киләсе атнада булачак чаралар белән таныштыра.
Бу атнада тапшыруны 10 нчы сыйныф укучылары алып бардылар.













