Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 561 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 21 ( 22 ) 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Соңгы кыңгырау 24.05.2025

Соңгы кыңгырау ул - урта мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга юлланган укучыларны алдагы көннәрнең гаҗәеп матур да, тынгысыз да, соклангыч һәм авыр да булачагын искәртеп тора кебек. Бу чың аларның кадерле укытучылары белән хушлашу авазы да. Нәкъ менә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме безнең күңелләребездә укытучылар, сыйныфташлар һәм мәктәп еллары турында якты хәтирә булып сакланып калучы бәйрәм.
24 май көнне гимназиябездә соңгы кыңгырау яңгырады!
Чыгарылыш сыйныф укучылары актлар залында бик матур бәйрәм концерты күрсәттеләр. Укучыларны гимназиябез директоры Гөлфия Гаязовна, беренче укытучылары һәм әти-әниләре котлап, матур теләкләрен җиткерделәр. Бу мөһим көннәрен уртаклашырга укытучылары, әти-әниләре, дуслары, туганнары да килән иде.Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, сезгә күңел күтәренкелеге, оптимизм, үз-үзегезгә ышаныч, иҗади илһам, якты киләчәк һәм уңышлар гына телибез! Хәерле сәгатьтә!
-
Славян язуы һәм мәдәнияте көне 22.05.2025

24 май – борынгы заманның бөек мәгърифәтчеләре, славян әлифбасын уйлап тапкан Кирилл һәм Мефодий хөрмәтенә билгеләп үтелә торган Славян язуы һәм мәдәнияте көне.
Татарстанда Славян язуы һәм мәдәнияте көнен бәйрәм итү кысаларында фәнни семинарлар, концертлар, китап һәм сәнгать күргәзмәләре оештырыла.
Безнең гимназиябездә дә әлеге истәлекле көнгә багышланган чаралар узды. 6 сыйныфларда “Аз Буки Ведия” исемле квиз һәм мәгълүмати дәрес үткәрелде. Укучылар бәйрәмнең тарихы, кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар.
-
Кинодәресләр 22.05.2025

Илебездә “Россия мәктәпләрендә кинодәресләр” исемле проект башланып китте.
Һәр ай укучыларда тәрбияви темаларга кинофильмнар күрсәтелә.
Бу айда башлангыч сыйныфлар к «Лошадка для героя» (чувство долга), урта сыйныфларда Киноурок «Навсегда» (смелость, отвага), ә югары сыйныфлар «Там, где мечтают медведи» (ответственность перед миром и человечеством) исемле фильмнар карадылар.
Соңыннан бергәләп фильм эчтәлеге буенча фикер алыштылар.
#1татаргимназиясе
#МБОУтатарскаягимназия1имГТукая
#Минпросвещения #Росдетцентр #НавигаторыДетства#НавигаторыДетства16 #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ #киноуроки -
Балалар җәмәгать берләшмәләре көне 19.05.2025

19 май көнне Балалар җәмәгать берләшмәләре көне билгеләп үтелә.
Безнең әти-әниләр, әбиләр һәм бабайлар 19 майда Пионерия көнен бәйрәм иткәннәр. Хәзер бу датаның исеме яңа һәм бу көн 2022 елда оешкан балалар һәм яшьләр хәрәкәте "Алдынгылар" өчен дә зур бәйрәм.
Шул уңайдан башлангыч сыйныфларда өстәл уеннары турниры узды. Укучылар бергәләшеп кызыклы уеннар уйнадылар, үзара көч сынаштылар.
-
Без – Россия гражданнары 16.05.2025

16 май көнне Бөтенроссия “Без – Россия гражданнары” программасын тормышка ашыру кысаларында, беренче тапкыр паспорт алган укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Укучыларга паспорт тышлыгы һәм “Алдынгылар хәрәкәте” тамгасы бирелде.
-
Башлангыч сыйныф белән саубуллашу кичәсе 16.05.2025

16 май көнне гимназиядә 4 нче сыйныф укучыларының күңелләрендә иң якты, иң матур хәтирә булып сакланып калачак чыгарылыш - башлангыч сыйныф белән саубуллашу кичәсе үтте. Алар сабый чакның бер баскычыннан югарыга күтәрелделәр. Укучыларны әлеге истәлекле көннәре белән котлап, шатлыкларын уртаклашырга әти-әниләре дә килгән иде. Гимназиядә, чын мәгънәсендә, җыр-моңга күмелгән балачак бәйрәме узды.
Хуш, башлангыч! Бәлки әле, безне
Онытмыйча искә алырсың.
Ә син безнең йөрәк түребездә
Гүзәл мизгел булып калырсың. -
Исәнме, җәй! 16.05.2025

16 май көнне 2а сыйныфында “Исәнме, җәй!” исемле отчет концерты узды. Чара вакытында укучылар әти-әниләренә матур җырлар, биюләр, сәхнәләштерелгән әсәрләр күрсәттеләр, эчтәлекле шигырьләр сөйләделәр.
Чараны әзерләргә булышкан әти-әниләргә зур рәхмәт белдерәбез!
Укучыларга алга таба да уңышлар телибез!
-
Балалар илебезне ясыйлар 15.05.2025

15 май көнне “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан Республикасы бүлегенә башлангыч сыйныфлар матур рәсемнәр тапшырдылар. “Балалар илебезне ясыйлар” бәйгесе республика күләмендә 19 нчы тапкыр үткәрелә.
-
Сәяр 15.05.2025

15 май көнне, “Татарстан Республикасы дәүләт телләрен саклау һәм үстерү” программасы кысаларында, 7б сыйныфы укучылары “Сәяр” балалар һәм яшьүсмерләр театры фестиваленең бүләкләү тантанасында катнаштылар.
-
Батарейка җый һәм керпене коткар 15.05.2025

14-16 май көннәрендә “Язгы игелеклелек атналыгы” кысаларында “Батарейка җый һәм керпене коткар” акциясе узды. Укучылар өйләреннән тотылган батарейкалар алып килделәр. Нәтиҗәдә иң күп батарейка җыючы сыйныфлар билгеләнде.
Барлык актив катнашкан гаиләләргә рәхмәт белдерәбез!













