Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>
-
Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр 10.02.2025

Бүген, 10 нче февраль көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес Арктика, аның тарихы, бозваткыч флот, халакара аренада урыны турында иде һәм «Арктика үсеш территориясе» дип аталды.
-
Россия фәне көне 07.02.2025

8 февраль – Россия фәне көне.
1727 елның 8 февралендә Россиядә Петр I карары нигезендә, Сенат указы белән Фәннәр академиясе оеша. 1925 елда ул - СССР Фәннәр академиясе, ә 1991 елда Россия Фәннәр академиясе итеп үзгәртелә. 1999 елда РФ Президентының 7 июнь Указы нигезендә, бу көнне Россия галимнәре бәйрәме гамәлгә куела. Үзенең фәнни мәктәпләре, дөнья дәрәҗәсендәге галимнәре белән дан тоткан Татарстанда да бу көн күпләр өчен һөнәри бәйрәм.
Шул уңайдан башлангыч сыйныфларда “Фән кешеләре турында” дип исемләнгән чара үтте.
Укучылар әлеге темага рәсемнәр ясадылар, фикер алыштылар.
-
Бөтендөнья балет көне 07.02.2025

7 февраль – Бөтендөнья балет көне билгеләп үтелә.
Балет – сәнгать төре буларак якынча биш йөз ел элек – Франциядә һәм Италиядә ренессанс чорында барлыкка килгән. Ул хореография сәнгатенең бер төре булып санала. Итальян теленнән «биим» дигәнне аңлата.
Әлеге истәлекле дата белән бәйле чаралар үткәрелде. Урта сыйныфлар “Дөнья даны серләре” исемле тематик фильм карадылар һәм фикер алыштылар.
-
Сталинград сугышының 82 еллыгына багышланган ветераннарның укучылар белән очрашуы узды 05.02.2025

Бүген гимназиядә Сталинград сугышының 82 еллыгына багышланган ветераннарның укучылар белән очрашуы узды. Очрашуга «Точмаш» заводы ветераннары Жариков В.Ф., Даутов Р.М., Индерейкин П.Н, Идел буе су транспорты дәүләт университетының Казан филиалы вәкилләре һәм Казан шәһәре Вахитов районы Ветераннар советы рәисе Бердников Г.П. килде. Сыйныфларда очрашуны ветераннар Сталинград сугышы тарихы, ул вакыттагы авыр тормыш һәм үз заводлары турында сөйләп башладылар. Укучылар Бөек Ватан сугышы елларында Сталинград сугышында катнашкан бабалары турында сөйләделәр.
Очрашу актлар залында бик матур һәм эчтәлекле чара белән тәмамланды. “Сталинград сугышы” викторинасында җиңүчеләргә мактау грамотасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Федераль куркынычсызлык хезмәте 04.02.2025

Бүген гимназиябезгә Федераль куркынычсызлык хезмәтеннән вәкил килеп, 10-11 сыйныф укучыларын институтлар белән таныштырды. Чыгарылыш укучылары өчен перспективалар, кандидатларга таләпләр, укырга урнашу тәртибе турында мәгълүмат бирелде.
-
Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр 03.02.2025

Бүген, 3 нче февраль көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес алдынгы технологияләр, бу өлкәдә эшмәкәрлек хезмәте турында иде һәм «Бизнес һәм технологик эшмәкәрлек» дип аталды.
-
Экология отряды 03.02.2025

Экология отряды күп еллар бик уңышлы эшләп килә. Укучылар акцияләрдә, чараларда актив катнашалар.
Бүген “Чишмә” экологик отряды гимназия территориясенә кошларга җимлекләр ясап элделәр.
-
Алдынгылар Советы утырышы 31.01.2025

Алдынгылар советы үз эшчәнлеген дәвам итә.
Бүген актлар залында Совет утырышы узды. Төрле юнәлешләр февраль аена план төзеделәр, чаралар турында фикер алыштылар.
-
Россиянең хәрби дан көне 31.01.2025

2 февраль — Россиянең хәрби дан көне буларак билгеләп үтелә.
Моннан 82 ел элек – 1943 елның 2 февралендә Сталинград янында 200 көн дәвам иткән, тарихта тиңе булмаган сугыш Совет гаскәрләренең зур җиңүе белән тәмамлана. Беренче дүрт ай дәвамында кискен обороналы сугышлар Дон елгасының зур борылышында, аннан соң Сталинград шәһәренең барып керү юлларында һәм шәһәр эчендә дәвам итә. Әлеге вакыт эчендә Совет гаскәрләре Иделгә омтылучы немец-фашистларының төркемнәрен хәлдән тайдырып, оборонага күчeргә мәҗбүр итәләр. Аннан соңгы ике ай ярым дәвамында Кызыл Армия hөҗүмгә күчә hәм дошман гаскәрләрен Сталинградның төньяк-көнбатышкарак hәм көньякка табарак тар-мар итеп, 300 меңлек немец-фашист группировкасын юкка чыгара.
Совет гаскәрләренең Сталинград янында җиңүе Ватан сугышында тамырдан борылышның башлануына китерә. Ул мөhим сугышларның берсе буларак тарих битләренә кереп кала.
Шул уңайдан башлангыч сыйныфларда “Җиңү юлы буйлап” исемле вертуаль экскурсия узды.
-
Пионербол турниры 30.01.2025

Гимназиябездә пионербол турниры дәвам итә.
Бүген 8А-8Б, 6В-6А, 7А-7В сыйныфлары үзара көч сынаштылар. Җанатарлар плакатлар ярдәмендә көч биреп тордылар.
Турнирда 6А, 7В, 8Б сыйныфлары җиңү яуладылар.
Командаларга финалда уңышлар тилебез!













