Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 561 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 ( 129 ) 130 >>
-
"Без терроризмга каршы!" 14.12.2021

Өлкән сыйныфларда бүген “Терроризм – җәмгыятькә янау” темасына багышланган дискуссия үтте. Дискуссия “Нәрсә соң ул террорчылык?” дигән сорау белән башланып китте. Укучылар куелган сорауга дөрес һәм төпле итеп җавап бирделәр. Шулай ук укучылар куркыныч хәлләрдә үзләрен ничек тотарга икәнлеген искә төшерделәр.
-
Мини-футбол уеннарының шәһәр этабы башланды 14.12.2021

Гимназиябезнең футбол командасы бүген мини-футбол уеннары буенча шәһәр этабы матчларында катнашты. Бүгенге уенда безнең көндәшләр 183 нче гимназия һәм 36 нчы гимназия командалары иде. Нәтиҗәдә, безнең команда 183 нче гимназия командасына 2:0 исәбе белән оттырды, ә 36 нчы гимназия командасын 3:2 исәбе белән җиңүгә иреште. Укучы егетләребезгә киләсе уеннарда уңышлар теләп калабыз.
-
Бездә шигырь бәйгесе үтте 13.12.2021

Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышлап, гимназиядә шигырь сөйләү бәйгесе үтте. Укучылар күренекле рус һәм татар шагыйрьләренең туган илгә багышланган шигырьләрен укыдылар.
-
Нәрсә ул игелек? 10.12.2021

Гимназиянең 4Б сыйныфында игелек дәресе үтте. Дәрес барышында укучылар изгелек, мәрхәмәтлелек турында фикер алыштылар. Дәрес ахырында бергәләшеп, кул эшләнмәләре ясадылар.
-
Кеше хокуклары буенча бердәм дәресләр дәвам итә 07.12.2021

Үз хокукларыңны белү - уңышлы киләчәкнең нигезе ул. Бу көннәрдә гимназиядә кеше хокуклары буенча Бөтенроссия бердәм дәресләре үтә. Бүген бердәм дәрес 8Б сыйныфында үтте. Дәрес барышында укучылар үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап ала алдылар.
-
Бөтенроссия хокукый диктантка без дә кушылдык 06.12.2021

Шушы көннәрдә гимназиянең 10 нчы сыйныфында Бөтенроссия хокукый диктант үтте. Алар хокук буенча һәм РФ Конституциясеннән алынган сорауларга җавап бирделәр. Әлеге диктант хокукны өйрәнү дәрәҗәсен арттыру максатыннан үткәрелә.
-
"Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест" акциясендә безнең укучылар да катнашты 03.12.2021

«Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест» Халыкара белем бирү акциясе укучыларның Бөек Ватан сугышы турында тарихи грамоталылык дәрәҗәсен бәяләү, Бөек Ватан сугышы турында белем алуга игътибар җәлеп итү максатыннан үткәрелә. Быел ул Билгесез солдат көнендә үтте. Безнең гимназия укучылары да әлеге акциядә катнашты.
-
"Гимназия хәбәрләре"нең яңа номеры 03.12.2021

“Гимназия хәбәрләре” электрон газетаның яңа саны дөнья күрде. Бу сан, күбесенчә, барыбызга да якын булган Әниләр көненә багышланган. Газетаның ноябрь саны белән https://gazeta.tgim1.ru/89/ сылтамасы аша таныша аласыз.
-
Бүген Билгесез солдат көне билгеләп үтелде 03.12.2021

3 нче декабрь көне Билгесез солдат көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле көннең мәгънәсе – сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган сугышчыларның сугышчан һәм үлемсез батырлыкларын мәңгеләштерү. Безнең гимназиядә бүген Билгесез солдат көненә багышланган радиоэфир үтте. Укучылар әлеге истәлекле көннең тарихы белән таныштырдылар һәм сугыш кырларында ятып калган ватандашларыбызга багышлап шигырьләр укыдылар.
-
Дуслык дәресе бик кызыклы үтте 03.12.2021

3 нче декабрь көне 5А сыйныфында “Син дус була беләсеңме?” дип аталган сыйныф сәгате үтте. Укучылар яхшы дус булуның серләренә төшенделәр, дуслык кагыйдәләрен укыдылар. Шулай ук тормыштан алынган төрле хәлләрне тикшереп, үзләренең нинди дус булуларын ачыкладылар.













