Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 561 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
-
Урта сыйныф укучылары өчен бәйрәм кичәсе үтте 27.12.2021

Бүген гимназия янәдән җыр-моңга күмелде, чөнки бездә урта сыйныф укучылары өчен бәйрәм кичәсе үтте. Укучылар берсеннән-берсе кызыклы һәм эчтәлекле номерлар тәкъдим иттеләр. Күңелле җыр-биюләр, уеннар белән бәйрәмнең үткәне сизелми дә калды.
-
“Яхшыларга җирдә яшәү күңеллерәк” дип аталган сыйныф сәгате үтте 24.12.2021

Асоциаль күренешләрне кисәтү максатыннан, 8 нче сыйныфта “Яхшыларга җирдә яшәү күңеллерәк” дип аталган сыйныф сәгате үтте. Сыйныф сәгате барышында укучылар "яхшылык" төшенчәсенең асылына төшенделәр, кеше тормышында аның ролен һәм әһәмиятен билгеләделәр.
-
5 нче сыйныф укучысы "Шәвәли премия"сенә лаек булды 24.12.2021

24 декабрьдә “Татмедиа” бинасында “Сабантуй” журналы редакциясе уздырган “Шәвәли премиясе”ндә җиңү яулаган балаларны котладылар. Хикәя, әкият һәм шигырь номинацияләрендә катнашкан укучыларга акчалата бүләк һәм диплом тапшырдылар. 5 “б” сыйныфы укучысы Муллагалиева Зилә шигырь номинациясендә 3 урынга лаек булды.
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 24.12.2021

Бүген гимназиядә башлангыч сыйныфлар өчен Яңа ел бәйрәме гөрләп узды. Бәйрәм дәртле җыр-биюләр, матур шигырьләр, күңелле уеннар белән үрелеп барды. Кыш бабай белән Кар Кызы укучыларны тәмле бүләкләр белән сөендерделәр. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
“Социаль челтәрләр: виртуаль дуслар белән куркынычсыз аралашу” темасына сыйныф сәгате үтте 24.12.2021

Бүген, югары санлы технологияләр заманында, социаль челтәрләр төп аралашу чарасы булып тора. Тик виртуаль дуслар белән аралашу вакытында да куркынычлар килеп туарга мөмкин икәнен һәрвакыт истә тотарга кирәк. Бүген урта сыйныфларда “Социаль челтәрләр: виртуаль дуслар белән куркынычсыз аралашу” темасына багышланган сыйныф сәгате үтте. Сыйныф сәгате барышында укучылар дуслар белән реаль һәм виртуаль аралашуның аермалары турында фикер алыштылар. Шулай ук виртуаль аралашуга бәйлелек билгеләр һәм шәхси тормышны социаль челтәрләрдә күрсәтү кирәкме икәнен ачыкладылар.
-
Ата-аналар җыелышы узды
23.12.2021
Бүген гимназиядә ата-аналар җыелышы узды. Чара “Гаиләнең әхлакый кыйммәтләре” дигән темага һәм уку елының беренче яртыеллыгына нәтиҗә ясауга багышланды.
-
"Иң матур Яңа ел открыткасы" бәйгесенә нәтиҗә ясалды 23.12.2021

Урта сыйныф укучылары арасында "Иң яхшы Яңа ел открыткасы" бәйгесе үтте. Барлык сыйныфлар да бәйгедә актив катнаштылар. Матур рәсемнәр төшерелгән котлау открыткалары һәркемнең күңеленә хуш килде.
-
Яшел чыршы бәйрәм түрендә 23.12.2021

Матур бәйрәм залында бүген Яңа ел бәйрәменең төп бизәге – яшел чыршы үз урынын алды. Гимназия үзидарәсе әгъзалары бәйрәм залын һәм чыршы бизәүдә актив катнаштылар.
-
Мәгълүмати куркынычсызлык беренче урында... 23.12.2021

Балаларның интернет челтәрендә куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм әлеге эшкә карата ата-аналарның игътибарын арттыру максатыннан, ата-аналар өчен белешмәлекләр әзерләнде һәм таратылды.
-
Бездә "Кышкы фантазия" бәйгесе үтте 22.12.2021

Башлангыч сыйныфлар арасында кыш һәм Яңа ел темасына багышланган кул эшләнмәләре бәйгесе үтте. Аларның һәрберсе үзенчәлекле, зәвык белән эшләнгән. Әлеге кул эшләреннән күргәзмә оештырылды.













