Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ямашурминский детский сад «Йолдыз» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422735, Республика Татарстан, Высокогорский район, с. Ямашурма, ул. Советская д.2 а |
| Телефон: | +7(843)-653-29-67 |
| E-Mail: | ds.Yoldyz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Ямашурминский детский сад "Йолдыз" |
| Руководитель: | Гимадиева Лейля Мансуровна |
| Год основания учреждения: | 1969 |
| У нас учатся: | 70 воспитанника из них: воспитанники инвалиды - 0, воспитанники являющиеся иностранными гражданами - 2 |
| У нас учат: | 8 педагогов, язык обучения - татарский |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ямашурминский детский сад «Йолдыз» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе. - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
Милли изүлек 09.02.2021

Зурлар катнаш төркеменә йөрүче балалар режим моментында татар хатын-кызларының бизәнү әйберләренең берсе- изү белән таныштылар һәм әниләр бәйрәменә бүләк итеп эшләргә теләк белдерделәр. Аның өчен кечкенә генә мастер- класс карап киттеләр. Эшләр өчен кирәк булган әсбаплар: фетр, тасма, татар орнаментлары, ябыштырыр өчен төсле мәрҗәннәр, җилем һәм салфеткалар кирәклеген белделәр. Беренче эш итеп фетрга изү рәсемен төшереп кистеләр. Әниләргә бүләк ясау бик зур тырышлык, чисталык, игътибарлык таләп иткәнен аңладылар. Балалар эшләрен режим моментларында дәвам итәләр һәм үзләренең кул эшләрен яраткан әниләренә бүләк итәрләр.
Дети старшей разновозрастной группы пожелали сделать подарок на мамин праздник. Они выбрали украшение татарских женщин- изю . Для этого был организован небольшой мастер-класс. В ходе мастер –класса ребята узнали, необходимые принадлежности для работы: фетр, лента, татарские орнаменты, бусинки для наклеивания, клей и салфетки. Первым делом вырезали на фетре шабло.. Дети продолжат свои работы в режимных моментах и подарят своим любимым мамам.
-
“Милли бизәк-күңел көзгесе” 08.02.2021

Зурлар катнаш төркемендә татар халкының милли бизәкләре темасын дәвам итеп, “Милли бизәк-күңел көзгесе” дигән темага әңгәмә булып узды. Әңгәмә Л.Леронның “Татар баласы” шигыре һәм милли киемнәр турында табышмаклар белән башланып китте. “Бу нинди бизәк?”кисмә рәсемнәрне җыеп лалә, өчьяфрак,канәфер чәчәге турында белемнәрен киңәйттеләр. “Түбәтәй һәм алъяпкычны татар орнаментлары белән бизә” дидактик уеннары балаларга алган белемнәрен камилләштерергә булышты. Ахырдан татар орнаментлары кулланып кул эше эшләнде.
Продолжая тему национальных узоров татарского народа в старшей разновозрастной группе прошла беседа на тему “Национальный узор-зеркало души”. Беседа началась со стихотворения Л. Лерона “Татар баласы” и загадок о национальных костюмах. Играя в настольную игру “Собери орнамент?” они расширили свои знания о татарских орнаментах, таках как:тюльпан, трех листьях, цветке гвоздики. Дидактические игра ” Украсим тюбетейку и фартук татарскими орнаментами " помогли детям усовершенствовать полученные знания. В конце ребята сделали апликацию использованием татарских орнаментов.
-
"Әкияттә кунакта"/"В гостях у сказки" 08.02.2021

Бүген кечкенәләр катнаш төркеме белән рус халык әкияте "Төлке, Куян һәм Әтәч" әкиятен искә төшердек. Балалар әкият геройларын атап, тагын нинди әкиятләрдә бу геройларны очратканнары бар икәнен сөйләделәр. Куян персонажын күрешкә А. Алишның "Куян кызы" әкиятен искә төшерделәр. Кышкы чорда куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатладылар.
Дети младшей разновозрастной группы сегодня вспомнили сказку "Лиса, Заяц и Петух". А еще рассказали в каких еще сказках они встречались с этими героями. Дети очень любят сказки, ведь сказки учать быть добрыми, дружелюбными.
-
08.02.2021
Балаларны татар халкының милли ризыклары белән таныштыру максатыннан, 8 нче февраль көнне икенче кече яшьтәгеләр төркеме балалары белән әңгәмә үткәрдек. Балалар презентация карау дәверендә татар халкының милли ризыклары белән танышуны дәвам иттеләр. Тәрбияче балаларны өчпочмак, кош теле, гөбәдия, чәк-чәк, вак бәлеш кебек милли ризыклар һәм аларны ничек пешерү серләре белән танышып үтте. Балаларның сөйләм телен үстерү һәм ризыкларның исемнәрен истә калдыру максатыннан, “Парлашып калу” диеп аталган музыкаль хәрәкәтле уен уйнадылар. Көй уйнаганда балалар таралып, иркенләп биеп йөрделәр; ә көй туктагач, парлашып калдылар. Кем парсыз калды – ул бала берәр татар халык ризыгын атарга тиеш иде. Балалар бу җәзаны бик җиңел генә башкарып чыктылар.
8 февраля дети первой младшей группы продолжили изучать традиционные татарские блюда. Просмотрев презентацию дети познакомились с такими блюдами как перемяч, триугольник, губадия. В целях укрепления словарного запаса у детей, организовали музыкальную игру под названием «Объединитесь в пары». Пока играла музыка дети танцевали, а когда музыка закончилась дети объединились в пары. Кто остался без пары называл традиционную татарскую блюду. Дети с лёгкостью справились с этим заданием.
-
Милли бизәк халкым горурлыгы|Национальные украшения гордость народа 08.02.2021

Балаларга эстетик тәрбия бирү, татар милли сәнгатенә мәхәббәт, һәм ихтирам тәрбияләү максатыннан, уртанчылар катнаш төркемендә «Милли бизәк халкым горурлыгы» дип аталган темага әңгәмә оештырдык. Презентация ярдәмендә балаларны татар халкының милли киемнәре, милли орнаментлар белән таныштырдык. Бу балаларда кызыксыну уятты. Әңгәмә барышында күргәннәрне ныгыту өчен, татар халкының милли киеме алъяпкычка милли бизәкләр төшереп ябыштырдык. Балалар лалә, яфрак, кыңгырау, канәфер чәчәге, өч яфрак белән таныштылар.
В среднеразновозростной группе прошла беседа на тему: «Национальные украшения гордость народа». В ходе беседы были поставлены цели такие, как развивать творческие способности дошкольников, навыки работы с цветом и умение видеть прекрасное, воспитывать у детей любовь к обычаям и традициям своего народа, познакомить детей с разновидностями татарского орнамента и его особенностями. С помощью презентации дети познакомились с татарскими народными одеждами, татарскими народными орнаментами. Для закрепление украсили фартук с народными орнаментами. Дети познакомились с орнаментами: тюльпан, лист, колокольчик, гвоздика, трилистник.
-
Музейга сәяхәт/Экскурсия в музей 05.02.2021

Татар милләте тормышын күзаллау, гореф-гадәтләрне саклау, балаларның күзаллауларын , сүз байлыгын үстерү максатыннан бакчабызда " Милли хәзинәләр" музее эшләп килә. Музейда сакланган көнкүреш әйберләре нигезендә, балаларга үзләрен татар милләтеннән икәнлеген аңларга ярдәм итәбез, аларны милли гореф-гадәтләр буенча тәрбиялибез. Бүген зурлар катнаш төркеменә йөрүче балалар тәрбияче Гыйләҗиева Энҗе Рәшит кызы белән берлектә музейга экскурсиягә килделәр. Каба артында утыру, бишектә курчак тирбәтү, самовардан чәй эчү, кул эше белән шөгыльләнү кебек күренешләрне карап, татар халкының көнкүрешендә кулланылган җиһазлар белән таныштылар.
В целях формирования у детей представления о жизни татарского народа, сохранения традиций, развития их представлений и словарного запаса в нашем саду работает музей. На основе предметов быта, хранящихся в музее, мы помогаем детям понять, что они татарской национальности, воспитываем их в соответствии с национальными традициями. Сегодня дети старшей разновозрастной группы совместно с воспитателем Гилязиевой Энже Рашитовной посетили . В ходе беседы участники ознакомились с оборудованием, используемым в быту татарского народа, посмотрели на такие явления, как сидение за столом, качание кукол в колыбели, чаепитие из самовара, занятия рукоделием.
-
Музейга юлны онытмыйк / Не забываем дорогу в музей 05.02.2021

Бүген без балалар бакчасындагы “Милли хәзинәләр” музеена сәяхәт оештырдык. Сәяхәткә чыкканчы кагыйдәләрне искә төшердек. Без чал тарихыбыз булу белән бәхетле. Балалар күңелендә әби - бабаларыбызның үткәненә кызыксыну уяту максатыннан, бакчабызда борынгы татар – рус халкының тормышын күрсәткән мини-музей бар.
Музей ул безнең элеккеге әби-бабайларның борынгы көнкүреш әйберләре, җиһазлары, беләзекләре, төрле олы мич, чүлмәк, табагач, ипи пешерү җиһазлары, чиккән сөлгеләр, урын-җирләр, сандык, сандык эчендә ирләр һәм хатын-кызларның милли киемнәре һ.б. Балаларны шул әйберләр белән таныштырабыз, алар бик кызыксынып һәр әйберне игътибар белән карыйлар. Милли почмак аша балалар күңелендә зәвык, матурлыкны күрә белү сәләтен тәрбиялибез. Музейда алар бик күп еллар саклана.
Балаларны туган ягыбыз тарихы үткәне, гореф-гадәтләре, йола-бәйрәмнәре белән таныштдык. Балаларда туган илгә, туган телгә мәхәббәт, әдәплелек, инсафлылык, кешелеклелек һәм башка әхлакый сыйфатлар тәрбияләүне дәвам иттек.
Сегодня мы организовали экскурсию в музей “Милли хәзинәләр” в детском саду. Прежде чем отправиться в путешествие, вспомнили правила. Мы счастливы быть настоящими. В целях формирования у детей интереса к прошлому наших бабушек и дедушек в нашем саду есть мини - музей, показывающий жизнь старинного татаро – русского народа. В музее представлены старинные предметы быта наших предков, мебель, браслеты, различные печи, горшки, вышитые полотенца, постельное белье, сундуки, национальная одежда мужчин и женщин и др. В музее они хранятся много лет. Через национальный уголок мы воспитываем в детях умение видеть красоту. Ознакомили детей с историей родного края, его традициями, обычаями и праздниками. Воспитывали у детей любовь к Родине, родному языку, порядочность, порядочность, гуманность и другие нравственные качества. -
05.02.2021

Бүген 5 февраль көнне икенче кечкенәләр катнаш төркеме балалары белән татар орнаментлары сурәтләнгән "Күңелле домино" уенын уйнадык. Уен игътибарлылыкны,күзэтүчәнлекне,фикерләүне камилләштерә.
Сегодня 5 февраля дети разновозрастной группой продолжили тему татарские орнаменты и предложили им сыграть игру "Веселая домино".Игра совершенствует внимание,наблюдательность и логическое мышление.
-
05.02.2021
Халкыбызның гореф-гадәтләрен яшь буыннарга өйрәтүдә төп вазифаны гаилә башкара. Кош, оясында нәрсә күрсә, очканда шуны эшли, ди халык. Гаилә милли традицияләргә уңай карашта булса, татар милләтенең үзенчәлекләрен исәпкә алып яшәсә,балалар дә шулай яшәргә күнегәләр. Әниләр милли ашларны хәзерләү традицияләрен яшь буынга турыдан – туры тапшыру вазифасын башкарсалар, алар үз осталыкларын кызларына тапшырып кына калмыйча, бу эшчәнлекне бергәләп тагын да камилләштерсәләр –халкының киләчәгедә дә матур булыр.Татар халкының милли ризыклары белән танышуны без балалар бакчасында дәвам итәбез. Бүген 5 нче февраль көнне икенче кече яшьтәгеләр төркеме балалары кунак өстәле әзерләделәр. Өстәл уртасына самовар куйдылар. Өстәлне татар халык ризыклары белән тулыландырдылар. Кунак- кунак уйнау дәверендә балалар өчпочмак, гөбәдия, кош теле, чәк-чәк кебек милли ризыклар белән таныштылар.
5 февраля дети первой младшей группы приготовили праздничный стол. В средину стола поставили самовар, а вокруг самовара вкусные пироги. Во время чаепития дети познакомились с традиционными татарскими блюдами. Такими как триугольник, губадия, чак-чак, перемяч, самса. Дети остались довольны чаепитием. И очень многое узнали в этом занятии. -
Милли бизәкле бәйрәм 04.02.2021

Балаларны татар халкының милли киемнәре, аларда төшерлгән милли орнаментлар белән якыннанрак таныштыру, татар халкының тарихына һәм аның гореф-гадәтләренә карата кызыксыну тәрбияләү максатыннан, зурлар катнаш төркемендә “Милли бизәк халкым горурлыгы”исеме астында музыкаль бәйрәм булып узды. Бәйрәмгә кунак булып килгән татар кызы, балаларга әбисенең истәлеге итеп саклаган серле сандыкны күрсәтте. Анда түбәтәй, калфак, читек, чүәк, алъяпкыч һәм башка милли бизәкләр чигеп эшләнгән кул эшләре бар иде. Бәйрәм барышында балалар “Дулкын”,”Лалә”, “Гөлҗимеш”,”Өч яфрак” кебек орнаментлар төшерелгән кисмә рәсемнәрне җыйдылар , “Алъяпкычны бизә” дидактик уенын уйнадылар. Кызлар кулдан эшләнгән муенса ,изү, алкаларны игътибар белән күзәттеләр. "Түбәтәй”, “Ал кирәк-гөл кирәк...”,”Йөзек салыш" кебек татар халкының милли җырлы-биюле уеннары белән бәйрәмебез дәвам итте. Балалар әби-бабаларыбызның гореф- гадәтләрен искә алып, күңелле ял иттеләр.
В целях ознакомления детей с национальными костюмами татарского народа, с изображенными на них национальными орнаментами,в старшей разновозрастной группе прошёл праздник“Милли бизәк халкым горурлыгы”. В ходе праздника дети закрепили знания о татарских народных костюмах, орнаментах ,пели и танцевали. Играли в настольные игры: «Укрась фартук», «Собери орнамент». «Дети с удовольствием отдохнули, вспоминая традиции своих дедушек и бабушек.





