Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ямашурминский детский сад «Йолдыз» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422735, Республика Татарстан, Высокогорский район, с. Ямашурма, ул. Советская д.2 а |
| Телефон: | +7(843)-653-29-67 |
| E-Mail: | ds.Yoldyz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Ямашурминский детский сад "Йолдыз" |
| Руководитель: | Гимадиева Лейля Мансуровна |
| Год основания учреждения: | 1969 |
| У нас учатся: | 70 воспитанника из них: воспитанники инвалиды - 0, воспитанники являющиеся иностранными гражданами - 2 |
| У нас учат: | 8 педагогов, язык обучения - татарский |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ямашурминский детский сад «Йолдыз» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе. - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
Кошларны өйрәнү 09.04.2021

Икенче кечкенәләр катнаш төркемендә балаларны күчмә һәм кышлаучы кошлар белән таныштыруны дәвам итеп, әңгәмә үткәрдек. Балаларда кошларга карата сакчыл караш, мәрхәмәтлелек сыйфатлары тәрбияләү, күзәтүчәнлекләрен, кызыксынучанлыкларын, чагыштыра белү күнекмәләрен үстерү, аларның үзенчәлекле яклары турындагы белемнәрен камилләштерәбез.
Во второй младшей группе детского сада дети познакомились с перелётными и зимующими птицами.
-
Кошлар турында мультфильм карыйбыз.Смотрим мультфильм про птиц. 07.04.2021

Бүген уртанчылар катнаш төркеме белән төрле кошлар турында мультфильмнар карадык. «Бу нинди кош?» дип аталган анимацион сюжетлы мультфильм. Балалар тән әгъзалары алмашынган кошларның нинди кош икәнлеген аердылар. «Күке һәм сыерчык» мультфильмында балалар сыерчык, бөркет һәм күкенең тормышы белән якыннан таныштылар.
Сегодня с детьми среднеразновозростной группы смотрели мультфильмы о разных птицах. «Что это за птица?""- мультфильм с анимационным сюжетом. Дети различали птиц, у которых менялись части тела. В мультфильме «Кукушка и скворец " дети познакомились с жизнью скворца, Орла и кукушки. -
07.04.2021

Кошлар турында белемнәрен камилләштерү,аларга карата сакчыл караш тәрбияләү максатыннан,зурлар катнаш төркеменә йөрүче балалар кошлар турында кызыклы мультфильмнар карап ял иттеләр.
Сегодня ребята старшей разновозрастной группы посмотрели мультфильмы про птиц. После просмотра мультфильмов ребята обсудили увиденные мультфильмы и ответили на вопросы.
-
"Туган тел" 07.04.2021

Бакчабыз тәрбияләнүчесе Гыймадиев Раяз үзенең гаиләсе белән берлектә Түбән Кама шәһәрендә үткәрелгән "Туган тел" республикакүләм бәйгедә катнашты. Гыймадиевлар гаиләсе "Халык фольклоры" номинациясендә 1 нче урынга лаек булды. Раязны чын күңелдән котлыйбыз! Алга таба да зур уңышларга ирешүен телибез!
Воспитанник детского сада Гимадиев Раяз вместе со своей семьей принял участие в республиканском конкурсе "Родной язык", который проводился в Нижнекамске. Семья Гимадиевых заняла 1 место в номинации "Народный фольклор". От всей души поздравляем Раяза! Желаем дальнейших успехов!
-
Кошларны ашатабыз 05.04.2021

Кошлар - безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Кошлардан башка табигать җансыз. Аларның күңелле, моңлы тавышлары табигатьне яшәртә, күңелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти. Кошлар - табигать күрке.
Менә яз да җитте. Җылы яктан безнең дусларыбыз – кошлар кайта башлады. Беренче булып кара каргалар, сыерчыклар кайталар. Алар кайталар да чыркылдашалар, сызгыралар, сайрыйлар, күңелле җырлар җырлыйлар, тырыша-тырыша оя ясыйлар, бала чыгаралар.
Икенче кече яшьтәгеләр төркеме балалары яз көне кошларга үзләренә җим табырга авыр икәнлеген аңлап, кул чукларын үстереп, әвәләү шөгелендә кошларга җим әзерләделәр. Алар өчен симәнке, ярмалар әвәләп салдылар.
Птицы - наши друзья. Наступила весна. Из тёплых краёв прилетели наши любимые птицы. Первыми прилетают грачи, скворцы. Как только они прилетают, они начинают петь свои песенки и чинить свои гнёздышки.
Дети первой младшей группы узнали, что весной птицам тяжело найти себе еду. Поэтому они слепили им корм. Слепили семечки, крупы и положили их на кормушки и повесили на дерево.
-
"Әти белән бергә" 05.04.2021

Бакчабыз тәрбияләнүчесе Мифтахов Азамат әтисе Руслан белән берлектә Республика күләмендә оештырылган "Әти белән бергә" исемле иҗади бәйгедә катнашып, 3 нче урынга лаек булды. Азаматны зур уңышы белән чын күңелдән котлыйбыз һәм Мифтаховлар гаиләсенә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!
Воспитанник детского сада Мифтахов Азамат вместе со своим отцом Русланом принял участие в республиканском творческом конкурсе "Вместе с отцом" и занял 3 место. От всей души поздравляем Азамата с большим успехом и выражаем семье Мифтаховых огромную благодарность!
-
"Әти белән бергә" /"Вместе с папой" 05.04.2021

Бакчабыз тәрбияләнүчесе Мухин Хәким , әтисе Илназ белән берлектә Республика күләмендә оештырылган "әти белән бергә" исемле иҗади бәйгедә катнашып 2 нче урынга лаек булды. Хәкимне зур җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз һәм Мухиннар гаиләсенә рәхмәтебезне җиткерәбез!
Воспитанник детского сада Мухин Хаким вместе со своим отцом Ильназом принял участие в республиканском творческом конкурсе "Вместе с отцом" и занял почетное 2 место. От всей души поздравляем Хакима с большим успехом и выражаем семье Мухиных огромную благодарность!
-
05.04.2021

Бакчабыз тәрбияләнүчесе Сафина Айсинә Республика күләмендә оештырылган Роберт Миңнуллин фәнни - гамәли конференциядә катнашып, сертификатка ия булды. Айсинәне чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да зур уңышлар телибез!
Воспитанница детского сада Сафина Айсина приняла участие в республиканской научно - практической конференции Роберта Миннуллина и получила сертификат. От всей души поздравляем Айсину и желаем дальнейших успехов!
-
"Көлке көне" / "День смеха" 02.04.2021

Көлегез, көлегез,
Файдасы күп , белегез!
Безнең бакчабызда да, көлке көне булып узды. Көлке көнен ничек елмаеп каршы алсаң, ел буена елмаеп йөрерсең. Көлү бик файдалы. Шул уңайдан кечкенәләр катнаш төркемендә "Тылсымлы елмай" исемле бәйрәм булып узды. Балалар уеннар уйнадылар, биеделәр, җырладылар һәм үзләренә истәлеккә тозлы камырдан "Елмай" әвәләделәр.
И в нашем саду прошел День смеха. Если ты с улыбкой встречаешь День смеха, весь год будешь улыбатся. Смех очень полезен. В связи с этим в младшей разновозрастной группе прошел праздник "Волшебная улыбка". Дети играли в игры, танцевали, пели и лепели "Улыбку" из соленого теста.
-
Безнең канатлы дусларыбыз.Наши крылатые друзья 01.04.2021

Бүген уртанчылар катнаш төркемендә "Безнең канатлы дусларыбыз" дип аталган темага тематик әңгәмә үтте. Балалар белән "Рус телендә әйт", "Табышмакның җавабын тап", "Кошны төзе" дидактик уеннарын уйнадык. Аудиоязмадан кошлар тавышын тыңладык. Әңгәмәне йомгаклап, яраткан мультфильм герое Кар-карычны (карга) ясадык.
Сегодня в среднеразновозростной группе прошла тематическая беседа на тему "Наши крылатые друзья". С детьми мы играли в дидактические игры "говори по-русски", "найди ответ на загадку", "построй птицу". Из аудиозаписи мы услышали звуки птиц. В завершение беседы сделали любимого героя мультфильма Кар-карыча (ворона).





