Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ямашурминский детский сад «Йолдыз» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422735, Республика Татарстан, Высокогорский район, с. Ямашурма, ул. Советская д.2 а |
| Телефон: | +7(843)-653-29-67 |
| E-Mail: | ds.Yoldyz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Ямашурминский детский сад "Йолдыз" |
| Руководитель: | Гимадиева Лейля Мансуровна |
| Год основания учреждения: | 1969 |
| У нас учатся: | 70 воспитанника из них: воспитанники инвалиды - 0, воспитанники являющиеся иностранными гражданами - 2 |
| У нас учат: | 8 педагогов, язык обучения - татарский |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ямашурминский детский сад «Йолдыз» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе. - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
"Май чабу" бәйрәме турында/ О масленице
10.02.2021
Май чабу бәйрәме турында
Май чабу бәйрәме бик борынгыдан килә. Ул кышны озатып, язны каршы алу бәйрәме. Бүген бу бәйрәм турында уртанчылар катнаш төркем балалары белән әңгәмә оештырдык. Балаларны май чабу бәйрәме, аның тәртибен, ни рәвешле үткәнлеген презентация аша күзәттек. Әңгәмә ахырында май чабу бәйрәменең символы карачкы ясадык.
О празднике — Масленица
Масленица — традиционный древний праздник. Праздник в котором провожают зиму и встречают весну. Сегодня прошла беседа о празднике Масленица в среднеразновозростной группе. С помощью презентации познакомили детей с праздником, показали как и где проходит этот праздник. В конце беседы с детьми сделали куклу-чучилу.
-
10.02.2021
Хөрмәтле әти-әниләр!
«Салават күпере» – балалар өчен татар телендә нәшер ителә торган мультимедиа басма.
Заман таләпләренә җавап биреп, 2020 елның июль саныннан «Салават күпере» журналы да форматын үзгәртте. Ул үзенчәлекле киселештә, яңа дизайнда дөнья күрә башлады. Журнал битләрендә үзенчәлекле QR кодлар урын алды. Телефонга бушлай йөкләтелә торган кушымта ярдәмендә бу кодлардан журналның YouTube каналына кереп була. YouTube
«Бәби сүз» проекты нәниләргә тәкъдим ителә. Ул балалар бакчаларында кулланыла торган уку-методик комплексы программасына нигезләнеп ясалган һәм бала үсеш дәверендә белергә тиешле сүзләрне үз эченә алган.
«Беләсем килә» сәхифәсендә баланы әйләндереп алган предметларга, хайваннар һәм кошлар, табигать күренешләренә, алар турындагы кызыклы фактларга багышланган видеолар тәкъдим ителә. «Салават күпере» журналының YouTube каналында дөнья күргән видеолар – сабыйлар өчен генә түгел, аларның әти-әниләре һәм тәрбиячеләре өчен дә уңайлы һәм файдалы әсбап.
«Күңелле әлифба» проектында Зөбәйдә исемле нәни кыз әтисе белән хәрефләр дөньясында сәяхәт итә. Алар югалган яисә качып киткән хәрефләрне коткарырга тиеш! Видеоларда һәр хәреф, анимацияләнгән, ул сөйләшә, елмая, күңелсезләнә ала. Әлеге проект хәрефләрне күңелле итеп өйрәнергә ярдәм итә.
-
Өстәл уеннары/Настольные игры 10.02.2021

Зурлар катнаш яшьтәге балалар төркеме белән “Өстәл уеннары: “ Читекне бизә”, “ Малай һәм кызны милли киемгә киендер” исемле уеннарны бик теләп уйнадылар. Өстәл уеннары аша балаларда татар милли киемнәренә кызыксыну уятуны,татар милли киемендәге бизәкләр турында балаларның күзаллауларын тирәнәйттүне дәвам итек.
В средне-разновозростной группе с удовольствием играли в настольные игры: “Өстәл уеннары: “ Читекне бизә”, “ Малай һәм кызны милли киемгә киендер”. Через настольные игры мы продолжим развивать у детей интерес к татарским национальным костюмам,углублять представления детей об украшениях татарского национального костюма. -
Дидактик уен: "Кыз һәм малайны милли киемгә киендер"/ Дидактическая игра: "Одень девочку и мальчика в национальный костюм" 09.02.2021

9 нчы февраль көнне кечкенәләр катнаш төркемендә татар һәм рус милли киеме, бизәлеше турында белемнәрне ныгыту исәбеннән балалар белән "Кыз һәм малайны милли киемгә киендер" дигән дидактик уен уйналды. Һәр милләтнең киеме үзенчәлекле һәм матур булуы балаларда соклану хисе тудыра.
Ак алъяпкыч челтэрле
Кукрэкчэсе бизэкле.
Каплавычы бизэкле,
Кырыйлатып чигуле
Чигулэре бик ямьле.9 го февраля с целью закрепления знаний про национальный костюм в младшей разновозрастной группе сыграли дидактическую игру "
Одень девочку и мальчика в национальный костюм. Дети с удовольствием находят сходство и отличие национального костюма с другой национальной одеждой. -
Бишек җырлары/ Колыбельные песни 09.02.2021

9 нчы февраль көнне музыка җитәкчесе Эльвира Фердинантовна уртанчылар катнаш төркеме белән бишек җырлары турында әңгәмә алып барды. Балаларны рус һәм татар телендәге бишек җырлары һәм бишек белән таныштырды.
Колыбельные песни.
9 ого февраля музыкальный руководитель Эльвира Фердинантовна провила беседу в средне-разновозростной группе на тему колыбельные песни. Знакомила детей с русскими и татарскими колыбельными песнями. -
Әбиемнең күңел сандыгы 09.02.2021

Әбиемнең күңел сандыгы
Кызыктыра инде күптәннән.
Ач, әбием, безгә күңелеңне,
Яшь буынга мирас булып калсын,
Бер хәзинә калсын үткәннән.
Ядкәрь ул - ерак әби-бабайлардан калып, гаиләбезнең, нәселебезнең якты хатирәсе булган әйбер. Бүгенге көндә дә әбиләребез безгә “Нәселе барның – исеме бар”, дип әйтеп киләләр. Дөрес, әгәрдә үткәнебез булмаса, киләчәгебез дә юк дигән сүз. Ядкәрьләр дә, истәлекләр дә төрле була: озын кышкы кичләрдә бәйләгән бияләй - оекбашлар, шәлләр, сөлге – алъяпкычлар, кара - аклы фотосурәтләр, агачтан ясалган бишек яисә уенчык - болар барысы да нәсел хатирәсе...
Элек-электән әби-бабаларыбыз матурлыкка омтылганнар. Аларның матурлап, бизәп эшләнгән бишекләре, сандыклары, күңел нурын сибеп чиккән алъяпкыч-сөлгеләре, бизәкләп тукыган ашъяулыклары, кулъяулыклары моны исбатлый. Бу күңел бизәкләре бүгенге көндә дә тиңсез хәзинә һәм алар белән якыннан танышу, милли сәнгатькә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү бүгенге көндә бик актуаль. Шуны истә тотып, гаиләбезнең кадерле ядкәрьләре белән танышуны без мөһим дип саныйбыз. Икенче кече яшьтәгеләр төркеме балалары да әбиләренең күңел сандыкларына күз салдылар. Сандыкларында булган ядкәрьләр белән таныштылар.
Предметы быта татарского, русского народа – это неотъемлемая часть культуры, истории, дошедшая до нас через сотни лет. Жаль, что вещи не могут говорить. Иначе, они бы поведали нам историю наших предков, такую теплую и близкую. Каждая вещь хранит тепло прикосновения человеческих рук, энергетику хозяина, некую тайну. Для чего же сундук был нужен нашим предкам? Что в нем хранилось? Вот об этом и узнали дети первой младшей группы от своих бабушек. Оказывается в сундуке лежит самое ценное для наших бабушек – это история.
-
Милли изүлек 09.02.2021

Зурлар катнаш төркеменә йөрүче балалар режим моментында татар хатын-кызларының бизәнү әйберләренең берсе- изү белән таныштылар һәм әниләр бәйрәменә бүләк итеп эшләргә теләк белдерделәр. Аның өчен кечкенә генә мастер- класс карап киттеләр. Эшләр өчен кирәк булган әсбаплар: фетр, тасма, татар орнаментлары, ябыштырыр өчен төсле мәрҗәннәр, җилем һәм салфеткалар кирәклеген белделәр. Беренче эш итеп фетрга изү рәсемен төшереп кистеләр. Әниләргә бүләк ясау бик зур тырышлык, чисталык, игътибарлык таләп иткәнен аңладылар. Балалар эшләрен режим моментларында дәвам итәләр һәм үзләренең кул эшләрен яраткан әниләренә бүләк итәрләр.
Дети старшей разновозрастной группы пожелали сделать подарок на мамин праздник. Они выбрали украшение татарских женщин- изю . Для этого был организован небольшой мастер-класс. В ходе мастер –класса ребята узнали, необходимые принадлежности для работы: фетр, лента, татарские орнаменты, бусинки для наклеивания, клей и салфетки. Первым делом вырезали на фетре шабло.. Дети продолжат свои работы в режимных моментах и подарят своим любимым мамам.
-
“Милли бизәк-күңел көзгесе” 08.02.2021

Зурлар катнаш төркемендә татар халкының милли бизәкләре темасын дәвам итеп, “Милли бизәк-күңел көзгесе” дигән темага әңгәмә булып узды. Әңгәмә Л.Леронның “Татар баласы” шигыре һәм милли киемнәр турында табышмаклар белән башланып китте. “Бу нинди бизәк?”кисмә рәсемнәрне җыеп лалә, өчьяфрак,канәфер чәчәге турында белемнәрен киңәйттеләр. “Түбәтәй һәм алъяпкычны татар орнаментлары белән бизә” дидактик уеннары балаларга алган белемнәрен камилләштерергә булышты. Ахырдан татар орнаментлары кулланып кул эше эшләнде.
Продолжая тему национальных узоров татарского народа в старшей разновозрастной группе прошла беседа на тему “Национальный узор-зеркало души”. Беседа началась со стихотворения Л. Лерона “Татар баласы” и загадок о национальных костюмах. Играя в настольную игру “Собери орнамент?” они расширили свои знания о татарских орнаментах, таках как:тюльпан, трех листьях, цветке гвоздики. Дидактические игра ” Украсим тюбетейку и фартук татарскими орнаментами " помогли детям усовершенствовать полученные знания. В конце ребята сделали апликацию использованием татарских орнаментов.
-
"Әкияттә кунакта"/"В гостях у сказки" 08.02.2021

Бүген кечкенәләр катнаш төркеме белән рус халык әкияте "Төлке, Куян һәм Әтәч" әкиятен искә төшердек. Балалар әкият геройларын атап, тагын нинди әкиятләрдә бу геройларны очратканнары бар икәнен сөйләделәр. Куян персонажын күрешкә А. Алишның "Куян кызы" әкиятен искә төшерделәр. Кышкы чорда куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатладылар.
Дети младшей разновозрастной группы сегодня вспомнили сказку "Лиса, Заяц и Петух". А еще рассказали в каких еще сказках они встречались с этими героями. Дети очень любят сказки, ведь сказки учать быть добрыми, дружелюбными.
-
08.02.2021
Балаларны татар халкының милли ризыклары белән таныштыру максатыннан, 8 нче февраль көнне икенче кече яшьтәгеләр төркеме балалары белән әңгәмә үткәрдек. Балалар презентация карау дәверендә татар халкының милли ризыклары белән танышуны дәвам иттеләр. Тәрбияче балаларны өчпочмак, кош теле, гөбәдия, чәк-чәк, вак бәлеш кебек милли ризыклар һәм аларны ничек пешерү серләре белән танышып үтте. Балаларның сөйләм телен үстерү һәм ризыкларның исемнәрен истә калдыру максатыннан, “Парлашып калу” диеп аталган музыкаль хәрәкәтле уен уйнадылар. Көй уйнаганда балалар таралып, иркенләп биеп йөрделәр; ә көй туктагач, парлашып калдылар. Кем парсыз калды – ул бала берәр татар халык ризыгын атарга тиеш иде. Балалар бу җәзаны бик җиңел генә башкарып чыктылар.
8 февраля дети первой младшей группы продолжили изучать традиционные татарские блюда. Просмотрев презентацию дети познакомились с такими блюдами как перемяч, триугольник, губадия. В целях укрепления словарного запаса у детей, организовали музыкальную игру под названием «Объединитесь в пары». Пока играла музыка дети танцевали, а когда музыка закончилась дети объединились в пары. Кто остался без пары называл традиционную татарскую блюду. Дети с лёгкостью справились с этим заданием.





