Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ямашурминский детский сад «Йолдыз» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422735, Республика Татарстан, Высокогорский район, с. Ямашурма, ул. Советская д.2 а |
| Телефон: | +7(843)-653-29-67 |
| E-Mail: | ds.Yoldyz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Ямашурминский детский сад "Йолдыз" |
| Руководитель: | Гимадиева Лейля Мансуровна |
| Год основания учреждения: | 1969 |
| У нас учатся: | 70 воспитанника из них: воспитанники инвалиды - 0, воспитанники являющиеся иностранными гражданами - 2 |
| У нас учат: | 8 педагогов, язык обучения - татарский |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ямашурминский детский сад «Йолдыз» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе. - новости
Страницы: << 61 62 ( 63 ) 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
“Татар халык уеннары аша балаларга милли тәрбия бирү”/Национальное воспитание через татарские народные игры 12.02.2021

Онытылган гореф гадәтләрне
Яңартабыз хәзер көннән-көн.
Уен йолалары, җыр биюе
Һәр киләчәк көнне бизәсен
Балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия бирүдә татар халык уеннары- балаларга телебезнең матурлыгын, байлыгын, тел хәзинәсен аңларга, сиземләргә өйрәтә.Зурлар катнаш төркеменә йөрүче балалар көндәлек чараларда татар халык уеннарын өйрәнеп , аны бәйрәмнәрдә күрсәтәләр. “Зәңгәр чәчәк”, “Капкалы”, “Түбәтәй”,”Йөзек салыш” һ.б. уеннар вакытында балаларның иҗат мөмкинлекләрен ачыла, мөстәкыйллекләре арта, оештыру сәләтләре үсә.
Татарские народные игры в детском саду - обучают детей понимать, чувствовать красоту, богатство, сокровища нашего языка. Дети старшей разновозрастной группы изучают татарские народные игры на ежедневных мероприятиях и демонстрируют ее на праздниках. Во время народных игр: “Зәңгәр чәчәк”, “Капкалы”, “Түбәтәй”,”Йөзек салыш” раскрываются творческие возможности детей, растет их самостоятельность, организаторские способности.
-
Саф һавада чаңгы шуу, ничек күңелле/ Как весело кататься на лыжах на свежем воздухе 12.02.2021

Бакчабызда балаларның сәламәтлеген ныгыту буенча актив эш алып барыла. Кышкы чорда чаңгы шуу күнекмәләрен өйрәтүгә зур игътибар бирелә. Зурлар катнаш төркеменә йөрүче балаларга физик ял сәгатендә чаңгы шуу бик охшый. Саф һавада шөгыльләнү балаларның сәламәтлеген ныгыта һәм хәрәкәт активлыгын үстерә.
В нашем детском саду ведется активная работа по укреплению здоровья детей. В зимний период большое внимание уделяется обучению навыкам катания на лыжах. Детям старшей разновозрастной группы очень нравится кататься на лыжах. Занятия на свежем воздухе укрепляют здоровье детей и развивают двигательную активность.
-
"Мультязмалар белән берлектә"/"Вместе с мультфильмами" 12.02.2021

Туган тел, татар теле диюгә күз алдына бөек шагыйрь Габдулла Тукай килеп баса. Балаларны туган телне яратырга, туган телдә аралашырга өндәүдә бик зур ярдәмлек булып Г. Тукай шигырьләренә ясалган мультязмалар тора. Бүген кечкенәләр катнаш төркемендә туган телдә мультязмалар карау көне буларак үтте. "Шаян песи", "Кышкы кич" мультязмаларыр балалар бик җылы кабул итте.
Сегодня в младшей разновозрастной группе смотрели мультфильмы по произведениям Г. Тукая "Шаян песи", "Кышкы кич". Все произведения Г. Тукая являются отличным пособием помогающим развивать родной язык.
-
Муса Җәлил/ Муса Джалиль 11.02.2021

Тиздән бөек татар язучысы М. Җәлилнең туган көне җитә, шул уңайдан кечкенәләр катнаш төркеме белән язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән якынрак таныша башладык. "Маэмай", "Карак песи" шигырьләрен, "Әтәч" шигыренә язылган җырны искә төшереп кабатладык. Мондый чаралар татар язучыларына һәм матур әдәбиятына балаларда кызыксыну тәрбияли.
Скоро день рождения великого татарского писателя Мусы Джалиля. Мы с детьми младшей разновозрастной группы начали ближе знакомиться с его биографией и творчеством. Вспомнили стихи поэта "Маэмай", "Карак песи". Спели песню написанную на стих М. Джалиля "Әтәч". Это воспитывает интерес к писателям и их творчеству.
-
Муса Җәлил — патриот шагыйрь/Муса Джалиль - поэт-потриот 11.02.2021

Бүген уртанчылар катнаш төркем балалары белән Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштык. Аның әсәрләренә, шигъриятенә карата кызыксыну тәрбияләдек. Шөгыль әңгәмә рәвешендә үтте һәм презентациядән слайдлар карау белән үрелеп барды. Муса Җәлилнең «Кызыл ромашка» шигыре телдән укылды. Балалар белән бергә анализланды. Шөгыль дәвамында балалар «Ромашканы төзе» дидактик уенын уйнадылар. Кулдан ромашка чәчәге ясадылар.
Сегодня с детьми среднеразновозростной группы знакомились с биографией и творчеством Мусы Джалиля. Главной целью было: заинтересовать детей с его стихами, творчеством. Занятие прошло с методом беседы и дети с помощью слайдов близко узнали жизнь Мусы Джалиля. Прочитали стихотворение «Кызыл ромашка». Дети сыграли в дидактическую игру «Собери ромашку». В конце беседы все вместе сделали ромашку своими руками.
-
Бишек җырлары/ Колыбельные песни 11.02.2021

Бишек җырлары — кеше күңеленең иң нечкә кыллары. Шуңа да аларның һәркайсыбыз сабый чакның якты истәлеге итеп гомер буе күңел түрендә саклый. Ул җырлар газиз ана, туган ил, туган тел кебек изге төшенчәләр белән бергә йөри. Музыка җитәчесе Эльвира Фердинант кызы зурлар катнаш төркеменә йөрүче балалар белән шул хакта әңгәмә алып барды, бишек җырлары көйләде.
Колыбельные песни-самые тонкие струны человеческой души. Поэтому каждый из них всю жизнь хранит в душе светлую память о детстве. Эти песни сопровождаются такими священными понятиями, как Мать, Родина, родной язык. Сегодня музыкальный руководитель Эльвира Фердинантовна с детьми старшей разновозрастной группы провела беседу о колыбельных песнях и спела несколько знакомых детям песни.
-
11.02.2021

Бүген зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеменә авылыбыз китапханәсеннән Фәридә Әнвәр кызы кунакка килде . Ул безнең тәрбияләнүчеләребезне Америка халык әкияте "Җырчы казлар" белән таныштырды. Балалар Фәридә Әнвәр кызын зур кызыксыну белән тыңладылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Фәридә Әнвәр кызына рәхмәтебезне җиткерәбез.
Сегодня у нас была в гостях библиотекарь Фарида Анваровна. Она познакомила детей со сказками " Певчие гуси" . Дети с интересом послушали ее и получили ответы на все интересующие их вопросы.
-
Муса Җәлил — патриот шагыйрь/Муса Джалиль - поэт-потриот 11.02.2021

11 февраль көнне икенче кече яшьтәгеләр төркеме балалары белән танылган шагыйрь Муса Җэлил иҗаты белән таныштык."Әтэч"шигырен укыдык.Балалар бик кызыксынып игътибар белән тыңладылар.
11февраля во второй младшей группы дети познакомились с известным писателем Муса Джалилем.Прочитали стихотворение "Петух".Дети очень внимательно слушали о чем говорится в стихотворении.
-
"Туган телем"/"Родной язык" 11.02.2021

Тиздән Халыкара туган тел көне җитү уңаеннан кечкенәләр катнаш төркеме балалары белән 11 нче февраль көнне бу көн белән таныштыру, туган тел белән горурлану хисе тәрбияләү максатыннан презентация ярдәмендә әңгәмә үткәрелде. Туган телне саклауны һәм үстерүне кече яшьтән өйрәтә башларга кирәк!
Совсем скоро Международный день родного языка. В связи с этим 11 февраля мы с детьми младшей разновозрастной группы начали знакомиться с этим днем с помощью презентации и провели беседу. Дети с малых лет должны гордиться, научиться беречь и развивать свой родной язык.
-
Татар халык уены "Нардуган"/ Татарская национальная игра "Нардуган" 10.02.2021

Син уртада, без кырыйда,
Әйләнәбез Нардуган.
Ни эшләсән, ни кылансан,
Мин дә шуны булдырам.Бүген кечкенәләр катнаш төркемендә татар халык уеннары белән танышуны дәвам итеп "Нардуган" уенын уйнадык. Уен ярдәмендә балаларның кулга-кул тотынып түгәрәктә хәрәкәт итүләрен ныгыттык, милли уеннарга кызыксыну тәрбияләдек, иптәшләре күрсәткән эш-гамәлләрне төгәл кабатларга өйрәндек.
Сегодня с детьми младшей разновозрастной группы продолжили знакомиться с национальными играми и выучили правила игры "Нардуган". Играя в национальные игры у детей проявляется все больший интерес к своей национальности





